Шәһри Казан

Аюларны атма – башыңа бәла алма...

Яшел Үзән территориясенә кергән урманнарда кешеләрнең аюлар белән очрашу очраклары ешайган.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче туганым да сөйләгән иде: "Быел гөмбә җыючы ир-ат урманда ике аю баласы күргән. Куркуыннан кычкырган гөмбәче каршына ана аю үзе килеп чыккан. Һөҗүм итәргә теләгән аюдан ир-ат көчкә-чак качып котылган". Чынлап та аюлар саны артканмы, нигә алар кинәт үрчи башлаганнар? Бу хакта Татарстанда балыкчылар һәм аучыларны туплаган иң зур учреждениеләрнең берсе - «Татохотрыболовобщество» иҗтимагый оешмасына мөрәҗәгать иттем.

Оешма рәисе Илһам Садыйков әйтүенчә, Яшел Үзән аучылык хуҗалыгында аюларның артуы имеш-мимеш кенә түгел. Бүген урманчылар исәпләвенчә, Яшел Үзән хуҗалыгына кергән территориядә 6-7ләп аю санала икән. Безнең урманнарда аюлар үрчер өчен уңай шартлар тудырылган, шуңа да аюлар саны ел саен 1,5 тапкырга артырга мөмкин, һәм 2018 елга 27гә дә җитәргә мөмкин, диде.

Реклама

Илһам Садыйков:

- Аюлар Кызыл китапка кертелгәннәр, шуңа да аларны аулау катгый тыелган. Соңгы елларда Удмуртиядә складлар шатлау, Мари урманнары яну нәтиҗәсендә аюлар Татарстан урманнарына күчә башладылар. Безнең урманнар аларга ошады күрәсең.Татарстан урманнарында азык җитәрлек, кышын кар катламы җылы оялар ясарга мөмкинлек бирә. Бу җәйдә кешеләрнең аюлар белән очрашу очраклары ешайды. Әйтик, быел Мари Эл белән Яшел Үзән чигендәге урманда бер хатынга аю һөҗүм иткән иде. Хатын- кыз тән җәрәхәтләре алып Волжск хастаханәсендә дәваланып чыкты.

- Аю күргән кешегә нишләргә?
- Нишлисең инде, күрә торып аюга каршы йөгерми кеше, качу җаен карый. Аю белән очрашу гадәттә, көтмәгәндә була, аларны ауларга ярамагач, аюлар кешедән курыкмый башлады. Ләкин зыян салмасаң, ул да сиңа ташланмый инде. Ана аю балаларын саклау максатыннан һөҗүм итәргә мөмкин, анысы. Тиздән урманчылар урман читләренә "Сак булыгыз! Аюлар бар, урманда йөрергә куркыныч!" дигән элмә такталар урнаштырачаклар.

- Аюны атсаң, штрафы зурмы?
- Ау мылтыгыңны, транспорт чараңны алырга, миллионлаган штраф салырга мөмкиннәр. Җинаять җаваплыгы да каралган. "Кызыл китап"ка кертелгән хайван бит.

- Ә һөҗүм итсә, үзеңне яклау максатыннан аюга зыян салу рөхсәт ителәдер бит?
- Әгәр аюның сиңа зыян салганын дәлилли алсаң, ярый. Ә моның өчен ул сине яртылаш ашаган булырга тиеш бит инде, шул чакта гына аучыларны чакыртырга була...

Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта республикада барлыгы 100гә якын аю санала. Аларның күбесе Яшел Үзән, Мамадыш, Саба, Кукмара, Балык-Бистәсе урманнарында очрый. «Татохотрыболовобщество» иҗтимагый оешмасы белгечләре бу төр хайваннарны "Кызыл китап"тан чыгарырга вакыт җиткәндер дип тә саный. Аюларны кабат аулый башласалар, алар кешедән дә курка башларлар иде, үрчү дәрәҗәсе дә нормада торыр иде. «Татохотрыболовобщество» оешмасы әлеге фикерне дәүләт җитәкчелегенә дә ирештергән, әмма Кызыл китапка бер кергән әйберне алай тиз генә чыгарып булмый икән шул,бу шактый вакыт таләп итә, шуңа да әлегә бу сорау ачык кала бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: