Шәһри Казан

«Багучыга барма» дисәләр дә барабыз шул...

Багучыга барма, башыңа бәла алма, дигән мәкаль бар татарда. Ул им-томчы, күрәзәче кебек икеле-микеле сәләт ияләре янына йөреп, нидер белергә теләүнең файдасыз булуын искәртә шикелле.

Миңа көтелмәгән язмыш сынавын узарга язган булып чыкты: сәламәтлегем какшап китеп, хастаханә юлын таптарга туры килде. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый шул. Элеккеге кебек тулы канлы тормыш белән яшим дисәң, иң яхшы табибларны эзләргә туры килә. Ә тиз генә савыгып булмаса, куркуга калдыра.
Дәва эзләп, Уфага ук барып чыктык. Дусларыбызда кунып, иртәгесе көнне клиникага операциягә ятарга тиеш идем. Әмма дуслар миңа үзенчәлекле сюрприз ясаган булып чыкты. Йортларының бусагасын да атлап керергә өлгермәдем, «Дәвачыларга һәм күрәзәчеләргә йөрүгә ничек карыйсың?» - дигән сорау ишек катында туктап калырга мәҗбүр итте. Озак уйланырга ирек бирмәделәр: машинага утырттылар да алып киттеләр. Дингә артык бирелмәгән булсам да, Аллага ышанам һәм багучыларга йөрергә ярамаганын да беләм үзе. Үз эчемнән генә, бу гаҗәеп сәләт иясен фаш итәчәкмен, дигән карарга килдем.
Килеп җиттек. Гап-гади авыл, кызыл кирпечтән салынган йорт. «Авырулар»ны кабул итү өчен аерым янкорма төзеп куелган. «танылган» теге белгеч менә шушында «кабул итә» икән.

Доганың дәвалау көче барлыгын бөтен кеше дә беләдер инде. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Мин сезгә җибәргән догаларны укыгыз һәм сез авырулардан дәва табарсыз». Хәтерлим, балачакта әби безне күз тиюдән дога укып өшкерә иде. Әбинең Коръән аятьләре укыган йомшак бәрхет тавышына йокыга китәсең дә иртән сау-сәламәт булып уянасың. Кичтән авырткан эч турында искә дә төшермисең.

Догалар укып дәвалау бер нәрсә, ә менә битеңә Коръән китабы куйган килеш диванда ятып дәвалану - монысы инде бер кысага да сыймый кебек. Әле син шуның өчен акча да түлисең. Элек өшкереп дәвалый торган абыстай әбиләр беркайчан да акча сорамыйлар иде. Биргән акчаңны да хәер дип кабул итеп, күпме бирсәң, шуңа канәгать була торганнар иде. Дәвалау өчен акча сораганда, савыгу тиз генә килми дип ишеткәнем бар.

Үзен «танылган күрәзәче» дип атаган бу ханымны күрүгә, кәефем күтәрелеп китте. Аның кыяфәтеннән дә эчне тотып көләрлек. Бу югары дәрәҗәдә алдау иде - йөзенә язылган, кыяфәтенә чыккан. Әлфия ханым клиентларын вак чәчәкләр төшерелгән җиңсез һәм тезләрен дә кап­ламаган кыска күлмәктән каршылый. Үзе 50дән узган тулы гәүдәле, аппетитлы фигуралы хатын. Өй тирәсендә тегесен-монысын эшләгән арада, авыруларны да кабул итә. Шул ук вакытта әлеге ханымның «сәләте» турында Уфаның үзендә үк шаккатып сөйлиләр. Ул бит авыруларны аяк­ка бастырып кына калмый икән, төрле проблемаларын да чишәргә ярдәм итә ди. Менә нинди уңган ханым! Барысын да булдыра!

Сүз дә юк, безнең арада да феноменаль сәләткә ия кешеләр бар. Алар үзләре аша кешегә уңай энергетика тапшыра алалар. Әлеге энергетика авыру кешене дә савыктырырлык көч бирә. Мисал өчен, шул ук Алтай, Себер шаманнары, Һинд брахманнары, будда монахлары бар. Әмма алар меңнәрчә еллар буе сакланып килгән гореф-гадәтләргә, йолаларга таянып эш итәләр. Алар көчне табигатьтән, Аллаһы Тәгаләдән яки Галәмнән алалар.
Күрәзәче Әлфиянең методикасы аеруча кызыклы булып чык­ты. Дәва эзләп килүче керә дә диванга ята. Аның йөзенә битләре ачылган Коръән куела. Авыру кеше ярты сәгать буе шулай берүзе, уйга чумып, йөзенә Коръән куелган килеш ятып тора. Дәвалау шул рәвешле башкарыла. Менә бит ничек!

Психология ягыннан карасак, бу бик дөрес алым. Кеше үз-үзе, уйлары белән ялгызы кала. Рациональ фикер йөртергә сәләтле баш мие шушы ярты сәгать эчендә проблемадан чыгу юлын формалаштыра яки психосоматик халәтне яхшыртырга программалаштыра. Бу хакта фәндә күптән билгеле. Аллаһы Тәгалә кешене барлыкка китергәндә үк аңа көч биргән. Әлеге көч аны коткара да, юк итә дә ала. Рухи яктан көчсезләр үз-үзләрен бетерәләр. Бу - сайлап алу законы. Көчлеләр генә исән кала, һәм бу кагыйдә физик көчкә генә кагылмый. Шуңа күрә «күрәзәче» Әлфия ханымның психология белән бераз таныш булуын бигеләп үтәргә кирәктер.

Реклама

Дөресен әйтим, янкормага кермәдем. Беседка (монысы инде дәвалау бүлмәсе түгел) янында гына вакыйгаларны күзәтеп утырдым. Миннән ике генә адымда Әлфия ханым багучылык эше белән мәшгуль иде: яшь кенә туташның киләчәген юрады.

Кыяфәтеннән үк кызны бернәрсә дә конкрет борчымавын белергә мөмкин. Әңгәмә тәмамлангач, туташ минем янга килеп утырды. Безнең тирәдә генә балалар чыр-чу килә, әти-әниләре янкормада дәвалана. Түзмәдем, туташтан: «Нишләп йөрисез монда? Борчу-хәсрәтегез бар кешегә дә охшамагансыз», - дип сорадым.

- Әйе, тормышымда барысы да яхшы. Мине бирегә егетем алып килде. Ә аны - апасы, - дип җавап бирде кызый. - Егетемнең апасы биредә дәвалана. Ә безне туй алдыннан киләчәктә барысы да яхшы булачакмы икәнен белү өчен алып килде...
Багучыга йөрер өчен бу егетнең башында нинди уйлар булырга тиеш икән? Күрәзәчеләргә, гадәттә, хатын-кызлар йөри, чөнки ул бик кызыксынучан, барысын да белергә тели.

Ул арада янкормадан егет үзе дә чыкты. Әлфия каршына утырып, киңәшләрен тыңлый башлады. Матур гына төс-кыя­фәтле, ягымлы. Шул мизгелдә үк сикереп торып, бу ике яшь йөрәкне, якаларыннан эләктереп алып, тизрәк моннан чыгарып җибәрәсем, багучыларга йөреп, бәхетегезне әрәм-шәрәм итмәгез, дип әйтәсем, сез болай да бәхетле булачаксыз, дип кычкырасым килде.
Әлбәттә, мин сикереп тормадым, әмма үз сүземне әйтергә җай таптым.
- Яшьләр, - дидем. - Сез искиткеч пар, бер-берегезгә бик туры килгәнсез, күрәзәчеләр янында йөрмәгез. Бәхетле булыгыз, сезнең барысы да яхшы булачак!
Алар шушы сүзне генә көткән иде бугай, җиңел сулап куйдылар. Рәхмәт әйтеп, тизрәк чыгып китү җаен карадылар. Ә мин яшь парга бәхетле яшәү өчен психологик этәргеч бирүемә горурланып куйдым. Бернинди багучысыз, бушка!
Сүз кеше үтерә, диләр. Бу бик дөрес. Сүз кешене терелтә дә, юк итә дә ала. Шуңа күрә багучының сүзе белән саграк булырга кирәк. Күрәзәче сүзеннән зыян күргән кешеләрне күргәнем дә бар. Им-томчылар беркайчан да төгәл сөйләмиләр. Сиңа бозым салган кешене дә ул якынча гына сурәтли. Калганын кеше үзе төгәлләштерә, уйлап бетерә һәм «дошман» роленә туры килгән кешене үзенә-үзе сайлый. Һәм аның белән көрәшергә тотына. Бәлки, безгә үзебез эчендә утырган «җенне» ачыкларга һәм аның белән көрәшергә кирәктер?

Мин Әлфиянең үзе белән дә сөйләштем. Бактырырга теләмәгәнлегемә гаҗәпләнде ул. Үзенең ничек дәвалый башлаганын да сөйләде. Бервакыт каен­атасы аңа: «Әлфия, син янымнан үтеп киткәндә яки аркама кагылганда, авыртуым беткән кебек була», - дигән. Бу сүзләргә игътибар итмичә, Әлфия элеккечә яши бирә. Әмма көннәрдән бер көнне үзе чиргә сабыша. Авыруның төгәл сәбәбе билгесез була. Шулвакыт авылга элек монда яшәгән бер карчык кайтып, Әлфиягә: «Синең дәвалау сәләтең бар, шуңа авырыйсың. Сиңа кешеләрне дәваларга кирәк», - ди. Бу карчыктан фатиха алганнан соң, Әлфия күрәзәче булып китә һәм кешеләрне дәвалый башлый.

Әмма реалист һәм материалист буларак шуны әйтәсем килә: Әлфия ханымның дәвалау методикасы - чып-чын сафсата.
Кайбер кешеләр, чыннан да, ниндидер җаннарны күрәләр, кемнәрдер шулар арасында яшиләр, икенче берәүләр шуларга азык булып яталар. Әлфия ханым, әлбәттә, үзе теләгәнчә, үзе белгәнчә эш итә. Аңа дәва эзләп килгән кешеләр үзләренә охшаган методиканы сайлыйлар. Димәк, шуңа ышаналар. Әлфиянең багучылыгы беркемгә дә зыян салмый. Шунысына да Аллага шөкер. Әгәр дә инде файда алгансыз икән, монысы Аллаһ ризалыгы белән! Аллаһның рәхмәте киң!

Багучының исеме үзгәртеп бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
  • noname
    17 января 2018 в 12:51
    Миңә концерт бик оҡшаны ,ҙур рәхмәт барыһынала .
  • noname
    16 января 2018 в 21:03
    Прокомментировал запись: Тол хатыннан ачык ХАТ
    Эйтэлэр бит: булмаса- бирэ алмый, булса- курэ алмый дип.
  • noname
    16 января 2018 в 16:34
    Луиза Янсуарнын ижаты белэн тэуге кабат бик куптэн " Комеш кынгырау" газетасында басылган шигырьлэре аша танышкан идем. Шул вакыт гажэпкэ калган идем. Мэрхум Альберт абый Яхин белэн сойлэшкэндэ ул бер жомлэ белэн " заманыннан алда туган татарны танытучы, беркемне дэ кабатламый торган шагыйрэ булачак ул безнен " , дигэн иде. Хэзер дэ бик яратып укыйм. Яшереп тормыйм, эдэбиятчы булсам да, кайбер нэрсэлэр башка барып та житми. Анлаганчы укырга тырышам. Унышлар сезгэ!
  • noname
    13 января 2018 в 19:21
    Эйе шул,сусыз тилмерэ авыл халкы.хэзер бит су кермэгэн авыллар бик сирэк,хэзерге техника заманында бигрэк тэ....бик эйбэт булыр иде ,житэкчелэр сузлэрендэ торып,халыкны сулы итсэлэр.
  • noname
    13 января 2018 в 16:40
    Спорт ареналарын тутырып торырга омтелэбез!
Интервью