Шәһри Казан

Балчыкта коенасыңмы, буяудамы?

Авыл урамы буйлап барганда, капка ачылып китә дә әллә кайдан гына өстеңә бер чиләк су килеп төшә. Нәрсә булганын аңышмый да каласың. Мөгаен, күпләрнең шундый «су сугышы»нда катнашканы булгандыр. Мәҗүси заманнардан ук килгән яңгыр чакыру йоласы белән бәйле бу.

Реклама

Бүген дә кайбер авылларда әлеге гадәт сакланып калган. Исеме дә бер дигән - Яңгыр боткасы. Озак вакыт яңгыр яумый торса, корылыкка китсә, бала-чагасы да, аларга ияреп, хәле булган олылар да урамга чыгалар, үткән-барганга чиләк-савыт белән су ыргыталар. Нәрсә булганын аңышмаучыларга да, машиналарга да эләгә. Шулай итеп, имеш, яңгыр чакыралар.
Бездә шулай су белән коендырсалар, кайбер илләрдә бер дә жәлләп тормыйлар икән. Һиндстанда ел саен һинд халкының традицион бәйрәме - буяу фестивале уза. Әлеге бәйрәм тулган айлы көндә үткәрелә. Буяу фестивале төрки халыкларның Нәүрүзе белән аваздаш - икесе дә яз килү хөрмәтенә оештырыла. Легендалардан күренгәнчә, һинд халкы бу көнне Холика атлы явыз рухтан котылган. Буяу фестивалендә, исеменнән үк аңлашылганча, халык бер-берсен төрле төстәге буяулар кушылган су белән коендыра. Йөз-тәннәре, киемнәре салават күперенең барлык төсләре белән чуарланып беткән кешеләр шулай явызлыкны кууны, яңа тормыш башлануын билгеләп үтәләр. Бер-береңне буяуга манчудан кала, бу көнне Холика карачкысын яндыралар, шул учакка ашлык, кокос ыргыталар. Шулай итеп, киләсе елның уңышка бай булуын телиләр.
Американың Джорджия штатында яшәүчеләр балчык яңгырын көтеп алалар. Аллаһ америкалыларны гына аерып, аларда гына балчык яудыра икән, дип уйламагыз тагын. Ел саен үткәрелә торган «The Summer Redneck Games» фестивалендә теләгән бөтен кеше рәхәтләнеп су кушып җебетелгән балчыкта ауный ала. «Күл»гә керергә курыкмаучылар балчык яңгыры астында кала - махсус җайланмалардан аларны җебетелгән балчык белән коендыралар.
Суы да, балчыгы да табигать хәзинәләре инде. Курыкмыйча коенырга була кебек. Ә менә испанлылар барысын да уздырган. Аларның Томатина дип аталучы «помидор сугышы»н белмәүчеләр сирәктер. Тамашаның ел саен оештырыла торган махсус урыны да бар - Буньоль авылы. Алдан әзерләнгән йөк машиналарында «сугыш» урынына «корал» китерәләр - 100 тоннага якын помидор. «Бәрелеш»нең кагыйдәләре бик гади: кешеләрне рәхәтләнеп помидор белән манчырга! Тән җәрәхәтләре булдырмау өчен, помидорны кулда изәргә, аннан соң гына «дошман»га атарга кирәк. Никадәр генә кызып китеп уйнасаң да, киемнәрне ертырга, помидор урынына башка «корал» кулланырга ярамый. Помидор «боламыгы»нда аунап аргач, катнашучылар махсус душ кабинкаларында яисә якындагы елгада коенып чыгалар. Мәгълүматларга ышансаң, әлеге чарада ел саен 36 меңгә якын кеше катнаша. Шунысы кызык: берничә сәгать буена помидор «күле»ндә йөзгәч, йөзгә-биткә помидор белән бәрә торгач, кыскасы, үзең дә томатка әйләнеп бетә язгач, әлеге яшелчә турында нинди фикер кала икән?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: