Шәһри Казан

Банан аша да наклейкасын миңа бир

Сез, коллекционер булыр өчен акча янчыгың калын булырга тиеш, дигән фикер белән килешәсезме? Мөгаен, юктыр. Үзеңдә теге яки бу коллекцияне булдырыр өчен, кыйммәтле кул сәгатьләре дә, автомобильләр йә булмаса атаклы рәссамнарның картиналарын җыю да мәҗбүри түгел. Моның өчен бананга ябыштырылган наклейка яки диңгез ярларында табылган табылдыклар да җитә. Алар өчен...

Реклама

Сез, коллекционер булыр өчен акча янчыгың калын булырга тиеш, дигән фикер белән килешәсезме? Мөгаен, юктыр. Үзеңдә теге яки бу коллекцияне булдырыр өчен, кыйммәтле кул сәгатьләре дә, автомобильләр йә булмаса атаклы рәссамнарның картиналарын җыю да мәҗбүри түгел. Моның өчен бананга ябыштырылган наклейка яки диңгез ярларында табылган табылдыклар да җитә. Алар өчен бер тиен дә түләргә кирәкми.
Әйтик, Норвегиядә яшәүче Кари Хансен инде 20 ел буена диңгез дулкыннары ярга чыгарып ташлаган нәрсәләрне җыя. Табылдыклар арасында иң кыйммәтлесе - 2500 ел элек эшләнгән бакыр муенса.
Ә менә Праганың элеккеге хоккей судьясы П.Гайни җанатарларның уен кырына ташлаган әйберләрен туплап барган. Алар арасында ачкыч та, уткабызгыч та, хәтта туфли дә бар.
Бельгияле Ги Ван Кеерда 130лап илнең кулланылу вакыты чыккан паспорт һәм юл йөрү таныклыклары бар. Аның кулында барлыгы 4 000 документ. Израильдән Яков Есипов исә автобус билетлары җыя.
Польшадан Шайновскийлар гаиләсе 30лап илдән 260 төрдәге әлифба китабын туплаган.
Америкадан Бекки Мартс бананга ябыштырылган наклейкаларны җыеп бара. Аңарда барлыгы 7000 данә наклейка бар.
Ангелика Унфергау 137 илнең 168700 авторучкасына ия булган. Ә Том Холмсның өендә 70 ел дәвамында җыелган 11000 галстук саклана.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: