Шәһри Казан

Әбием нигезе

Җанга якын кеше беркайчан да онытылмый. Әбием арабыздан киткәнгә дә алты ел. Аның белән бәйле һәр истәлек изге.

Балачагыбыз гөрләп узган нигезенә дә хәзер уң аяктан «бисмилла» әйтеп кенә атлыйбыз. Әбиемне хәтерләткән һәр нәрсәгә бик сак кына кагылырга тырышабыз. Йортының һәр почмагы, үз кулы белән чиккән, мич кашагасына элеп калдырган сөлгеләре, мендәр япмалары аның җылысын саклый, сагындыра.
Ишенә йозак салынган бикле йортны ачып керүләре бигрәкләр дә авыр. Хуҗасыз йорт тиз таушала икән. Югыйсә, рәшәткәләрен дә яңарттык, капкаларын да буядык. Язын бакчасына бәрәңгесен, яшелчәсен утыртабыз. Ничек тә йортны җанландырырга, авылга эзне суытмаска тырышабыз. Ә менә кыш көне сирәк кайтыла. Дәү әнием исән чагында тәрәзәдән күзен алмый безне зарыгып көтсә, хәзер нигезе моңсуланып кайтучыларны күзли. Ишегалдындагы гөлҗимеш тә кар катламына түзә алмыйчамы икән, әллә хуҗасын юксынуданмы башын түбән игән. Өй каршындагы кыргый алмагач кына төп- төз утыра бирә. Тәрәзәдән төшкән бөтен яктылыкны каплап тора, җимеше дә әче була дип күпме үгетләдек дәү әнине бу агачны кисәргә. Кистермәде. «Мин исән чакта кагылмагыз, ул - бабаегыз утырткан алмагач, аның истәлеге», - дия иде. Хәзер бу алмагачны үзебез күз карасыдай саклыйбыз, бабайның гына түгел, әбиемнең дә истәлегенә әйләнде ул.
Без авылга кайткан көнне ишеп кар яуды. Дәү әнинең йортына илтә торган сукмак та күренми. Бил тиңентен кар көртен ерып, йорт ишеген чак ачтык. Авылда ялгызы гына яшәүчеләргә җиңел түгел, карын көрәүче булмаса, өеннән дә чыга алмый ята мескен карт-карчык. Шөкер, авыл халкы ялгыз яшәүченең хәлен белеп тора, яшьләр өлкәннәрне онытып бетерми. Әнә күршебездәге берүзе генә яшәүче Флюра әби, Мансура апа, Саимә апаның да ишегаллары тап такыр, трактор белән киң итеп ачтырылган. Әбиле өйләргә көнләшеп карыйм. Бу йортлардан яңа пешкән камыр исе килә, Коръән тавышлары ишетелә сыман.
Йорттагы тынлыкны бозарга куркып, эчкә узам. Гадәттәгечә, бер чатта дәү әнинең бәйли башлаган оекбашлары, йон җепләре, гөнҗәләсе, орчыклары тора. Күзе начар күрсә дә, һәр ел оныкларына, кияүләренә оекбаш бәйләп кидерә иде ул. Атна саен бәлешләрен пешереп каршы ала иде. Акшарланган мичкә күптән якын килүче юк, мич авызында буш табалар гына өелешеп тора. Җиңелчә онга буялган уклавына да инде тузан кунган. Кеше сәгате туктаган белән, вакыт тукталмый. Уклары арттарак калып йөрсә дә, зур якта сәгать текелди. "Гомер уза, вакыт уза", - дип минутларны саный диярсең. Кеше гомере санаулы, вакытның кадерен белергә кирәклеген искәртә сыман.
Кар туктарга уйламый. Ява да ява. Безнең бата чума кергән эзләр дә югала бара. Ничек кирәк алай сарайга үтеп, дәү әнинең көрәкләрен табып алдык. Кара җир чыкканчы тап-такыр итеп тирән сукмак салдык. Ишеп яуган кар да күмеп китә алмас аны, дәү әнием йортына юллар беркайчан ябылмас. Нәсел дәвамчылары - оныклары, балалары булганда, әбием нигезе мәңге сакланыр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: