Шәһри Казан

Бирегә кеше лифт күрер өчен килгән

Татарстаннан туристлар өзелми. Башкалабызда кунакларга күрсәтерлек истәлекле урыннар җитәрлек. Шундый урыннарның берсе - Александров пассажы. Казанның үзенчәлекле бу тарихи бинасы шәһәрнең үзәгендә диярлек - Кремль урамында урнашкан.

Александров пассажы 1883 елда ачылган. Шәһәребезнең бай сәүдәгәре Александров җир кишәрлеге сатып алгач, Европа стилендә заманча сәүдә үзәге төзергә карар кылган. Бина проекты төзелешенә бәйге игълан иткән. Анда Петербург сәнгать академиясе шәкертләре җиңеп чыккан. Якоб Генрих Руш җитәкчелегендә төзелеш эшләре башланып киткән. Ул вакытта төзелештә сирәк очраган материаллар - пыяла, бетон, металлны да кулланганнар.
Сәүдәгәргә бу бина табыш китермәгән һәм ул аны үзенең апасына саткан. Апасы да бу корылма белән артык мәшәкатьләнмәгән, шул рәвешле пассаж шәһәр карамагына күчкән.
Шәһәр җитәкчеләре башта әлеге бинада музей ачарга уйлаганнар. Беренче катына кайбер экспонатларны да китерткәннәр, әмма эш барып чыкмаган. Тора-бара бинаның аерым бүлмәләрен сәүдәгәрләргә, төрле кәсепчеләргә биргәннәр. Анда басмаханәләр, рестораннар урнаша, хәтта проект авторы Руш та моннан үзенә фатир алып яши башлаган. Күп тә үтми, бина ишелә башлый: түшәмендәге пыялалар уалып коела, фундамент утыра. Шул сәбәпле кешеләр бинадан күченә башлаган.
Розенберг исемле берәү бинада «Пассаж» кинозалы ачкач, башкала кешеләре тагын монда йөри башлаган. Кино күрсәтү 1917 елга кадәр дәвам итә һәм ул - бинаның иң популяр чагы. Шәһәр кешеләре бирегә электр утын, лифтны күрер өчен генә дә килә торган булган.
1908 елда Розенберг «Пассаж» исемле электротеатр ача. 1930 елда аны «Пионер» кинотеатры дип атый башлыйлар.
1977 елда пассажның кинотеатр булган урыны җимерелеп төшә һәм җир астына китә. Берничә тапкыр реставрация ясап карасалар да, файдасы булмый. Бары Польша фирмасы гына бинаны төзекләндерергә ярдәм итә ала.
Казанның төп архитектура һәйкәле сакланып калды, дип әйтергә була. Бүген дә биредә төзелеш эшләре тынмый. Киләчәктә аскы катларда ашханә, казино, фитнес-үзәк булачак. Өске катларда кунакханә һәм офис бүлмәләре урнашачак... Кем белә, бәлки ул, элеккечә, халыкның иң яратып йөри торган урынына әйләнер.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    713
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    188
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    152
    0
    0