Шәһри Казан

«Болгар» радиосы алып баручысы Айсылу Хаҗиева: "Ремарк әле дә минем өчен сер булып кала бирә"

- Китапның соңгы битен япканнан соң, озак кына уйланып йөрим, тиз арада күңелгә якын башка китапны эзләп таба алмыйм икән, димәк, ул яхшы китаплар рәтеннән.

Шундыйлардан Ли Кероллның «Путешествие домой» романы. Анда җиде йорт тасвирлана, төп герой һәр йортта нәрсәгә дә булса өйрәнә, тормышның нечкәлекләрен аңларга тырыша. Җиденче йорт дәресен үзләштергәннән соң, «өйгә» кайта. Нинди «өй» турында белергә телисез икән, китапны укып чыгыгыз.

Соңгы арада фантастика белән мавыгып киттем. Чак Паланикның «Невидимки», «Бойцовский клуб», «Проклятые» романнары шактый авыр язылган. Сарказм, ирония, цинизм - менә шулай өч сүз белән тасвирлар идем аларны.

Реклама

Чит ил классикасын яратам: Джек Лондон, Антуан де Сент-Экзюпери, Эрих Мария Ремарк. Соңгысына аерым тукталасым килә. «Триумфальная арка», «Три товарища» романнарын мин «кабып кына йоттым», ләкин өченче романын укыганнан соң, «Ни өчен Ремарк шундый депрессив язучы, нишләп һәр романы күңелсез тамамлана?» дип, сугышка кадәр язылган «Гем» исемле романын алдым. Беренче бөтендөнья сугышына кадәр Ремарк шактый җиңел әсәрләр иҗат иткән. Әйтерсең лә бөтенләй башка язучы китаплары. Ремарк әле дә минем өчен сер булып кала бирә.

Флүс Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет», Ринат Мөхәммә­диевнең «Үз кешеләр» дигән китапларын укып чыктым. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен яңадан укый башладым. Аны «ТНВ» каналында баручы «Ак чәчәкләр» фильмы белән чагыштырып бардым.

Мин татар шигъриятен аеруча якын күрәм. Шигърият мине гаҗәпләндерә, таң калдыра. Шагыйрьләр бер-ике җөмлә эченә тулы бер текстны сыйдыра ала! - ди Айсылу Хаҗиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: