Шәһри Казан

Бриллиант җыярга барасызмы?

Чүп-чар оясына сәяхәткә барасыгыз киләме? Шул гына җитмәгән иде, дияргә ашыкмагыз. Тиздән чүп оясына сәяхәткә барырга атлыгып торучылар да бихисап булачак. Чүп утравына көненә 11 мең турист сәяхәт итәр дип фаразлана.

Венеция янындагы Сан-Бьяджо утравы 40 ел дәвамында тау-тау чүп астында калып күмелгән. Бер эшмә­кәрнең башына шул чүптән акча эшләү фикере килгән бит. Ул биредә бик зур күңел ачу урыны ясап, акча сугарга җыена. Дөнья күләмендә, шул исәптән Россиядә һәм Төньяк Кореяда күп кенә үзенчәлекле паркларны тудыруга өлеш керткән эш­мә­кәр Альберто Замперла Сан-Бьяджоны чүп-чардан бераз чистартып, биредә күзәтү тәгәрмәче, аттракционнар куярга уйлый икән. Әмма күңел ачу белән генә әллә ни майтара алмыйсың, паркны төзүчеләр туристларны мәдәни яктан агарту чарасын да күрмәкче. Бирегә килүчеләр Венециянең, аның искиткеч карнаваллары тарихын да яттан өй­рә­неп китәргә тиеш булачаклар. Замперла, бу проектны башкарып чыгар өчен ике ел вакыт китәчәк, дип белдерә. Шәһәр советы да бу идеяне хуплый - шәһәргә терәлеп торган чүп оясын чистартырга кирәк. Әмма проектка аяк чалырга маташучылар да юк түгел. Венеция болай да туристлар агымыннан буыла бит инде, аларның артуы бер тиенгә дә кирәкми, диләр алар.
Парклар дигәннән, АКШ­та аяк астында чәчелеп яткан бриллиантларга сөртенеп йөри торганы да бар аның. Бусы инде чүп оясы гына түгел... АКШның Арканзас штатындагы паркта аяк астында чәчелеп гаять күп сандагы бриллиантлар ята. Әле күптән түгел генә биредә яшүсмер кыз бала 3,85 каратлы сары төстәге бриллиант тапкан. Аның бәясе 60 мең доллар тирәсе. Crater of Diamonds паркы ачылган вакыттан бирле, ягъни 1972 елдан биредә 30 меңләп кыйммәтле таш табылган инде. Быел гына да 400 бриллиантка юлыкканнар, узган ел 530ны тапканнар. Американың Том дәдәй дип аталган иң зур бриллианты да 1924 елда шушы парк биләмәсендә табылган булган. Кыйммәтле таш 40,23 каратлы.
Crater of Diamonds - АКШ биләмәсендәге кешеләр өчен ачык булган бердәнбер бриллиант чыгару урыны. Паркка керү бәясе дә тешләми, шуңа да, бирегә килүчеләрнең бетеп торасы юк. Кыйммәтле ташларны эзләр өчен ниндидер корал кирәк булса, рәхим ит - аны бер кызганмый арендага биреп торачаклар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: