Шәһри Казан

Чатыртау җыенына килүчеләр: «Китәсебез килеп китмибез» (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Фестивальчеләр генә түгел, «АзФлай» клубына йөрүче парапланчы егетләр-кызлар да иртәләгән иде ул көнне. Җил иркенә бирелгән хәлдә, «канатларны» колачлап очуның тәмен, бу биеклекнең кадерен (диңгез өсте тигезлегеннән - 321,7 метр), Чатыртау җиленең көен, кодрәтен белә алар. Татарстанның иң биек ноктасы - Чатыр тавы азнакайлыларга гына түгел, республиканың парапланчыларына да, фольклор...

Чатыртау җыены дип аталган төрки халыклар иҗаты фестиваленә олы кунак булып килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да сокланып күзәтте аларны. Азнакай районының визит карточкасына әверелгән Чатыр тавына соңгы җиде елда әлеге фестивальгә дип атап килүчеләрнең инде төгәл генә исәбе дә юктыр. Болытларны терәп торган бу тауга кемнәр генә күтәрелмәгән дә, кемнәр генә сокланмаган.

«Шушы кадәр дә матурлыктан күңелләр тулды, утырып еладык бер рәхәтләнеп», - диючеләрне дә беренче генә ишетмибез җыенга килүчеләрдән. Һәркайсы «үз биләмәләрендә» сукмак салырга өлгергән байбаклары гына да ни тора бит аның!

«Сезнеке генә түгел!»

Прологның тарихи вакыйгалар - Җәмилҗан Пугачев фетнәләре, Канкай улы Бәхтияр, Симон Паллас кебек шәхесләр белән үрелеп баруына да инде ияләнеп киләбез. Шунда да ниндидер детальләр табыла торып, Чатыр тавы тирәсендә булган вакыйгаларга яңа төсмерләр өстәлә бара.

Тагын бер нәрсәгә игътибар итәсең - «ишегаллары» бик бай (казах, рус, чуваш һ.б.). Авыл клублары мөдирләре, китапханәчеләре бик тырышкан. Һәркайсы диярлек бер милләтнең кухнясын, гореф-гадәтләрен, уеннарын махсус өйрәнгән.

Прологтан соң кунакларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде, килгән коллективларга рәхмәтен җиткерде. Аннан сүз Фәрит Мөхәммәтшинга бирелде. Парламент рәисе, үз чиратында, бәйрәм халкын республика җитәкчелеге, парламентарийлар һәм Татарстан халыклары ассамблеясы исеменнән котлап, күпмилләтле республикабызда милли мәдәниятләрне үстерүгә зур әһәмият бирелүен белдерде һәм хөкүмәт исеменнән тарихи җыенны Чатыртау итәгенә кабат кайтарып, халыкны шатландырган өчен, район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Чатыртауның ниндидер бер хикмәте, хәйләсе булуын ул бу төбәкнең республикага күп кенә таныклы язучылар, артистлар, режиссерлар бирүе белән бәйләде һәм, шушы җирдә бөреләнгән фестивальне хуплап, аның дәрәҗәсен тагын да күтәрергә җыенулары турындагы сөенечле хәбәрне җиткерде.

- Мин иртәгәдән үк бу мәсьәләне халыкара ассамблея утырышына куям. Матди яктан да ярдәм итәрбез. Без аның чыгымнарын, бәлки, республика бюджеты хисабына кертербез. Ә рухына, эчтәлегенә килгәндә, ул инде бар, анысын да тагын да ныгытырбыз! - Фәрит Мөхәммәтшинның бу сүзләрен халык, дәррәү килеп, алкышларга күмде. - Бу сезнең генә тау түгел, бу бит республика тавы, юкса сез монда ел да үзегез генә бәйрәм итәсез, - дип шаяртып та алды Дәүләт Советы рәисе.

Димәк, моңа кадәр Азнакай районы үз җилкәсендә күтәргән һәм республика гранты бәрабәренә уздырылып килгән фестиваль яңа сулыш алачак дигән сүз. Менә бит ничек: моның өчен җиде кат сыналуы һәм сынмавы кирәк булган икән! Җыенның кирәклеге көн кебек ачык. Борын-борыннан тирә-юньнең зыялылары иң мөһим мәсьәләләрне җыелып сөйләшә торган урын булган бит Чатыр тавы. Кунакларның кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, фестивальнең мөһимлегенә басым ясый һәм, әлбәттә, Чатыр тавының матурлыгына соклана. Бу гаҗәп тә түгел, җилендә үк җиләк исе аңкып торган тау ник ошамаска тиеш соң әле ул?!

Җитмәсә, соңгы өч елда Чатыртау җыены фестивале, тагын да колачлырак итеп, халыкара дәрәҗәдәге фестиваль буларак уза. Анда килгән коллективлар гына түгел, катнашучы милләтләр саны да елдан-ел арта бара. Район мәдәният идарәсе башлыгы, әлеге проектның авторы Гөлсинә Хафизова әйтүенә караганда, быел 25 районнан 35 заявка килгән булган. Төрек, таҗик, үзбәк, әзәрбайҗан, әрмән диаспоралары башка елларда күргәзмәләрдә генә катнашып килгән булсалар, быел, фольклор коллективларын да алып чыкты. Бу, берсүзсез, бәйрәмне тагын да баетып, тулыландырып җибәрде. Җыенның быелгы төп үзенчәлеге дә, мөгаен, шул булгандыр. Һәркем үзенекен тартырга тырышкан, әйтик, үзбәкләр Лениногорск шәһәреннән килсә, төрекләр үзләренең диаспора вәкилләрен Казаннан ук чакырганнар. Аяз Гыйләҗев әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән Казанда яшәүче Фатыйх Котлы да шунда. Күр, ничек үз тирәсенә туплый фестиваль!

Реклама

- 1987 елдан бирле Азнакайда яшим. Мәдәният йорты каршында эшләп килгән «Җанашым» фольклор ансамблендә (җитәкчесе - Гөлфия Әхмәтҗанова) җырлый башлавыма да - 25 ел. Монда бөтен халыклар бер сәхнәдә чыгыш ясый, һәркайсы үзенең мәдәниятен күрсәтә. Халыклар дуслыгының чагылышы бу. Мин исә үзбәк мәдәниятен күрсәтә алуым белән горурланам! - ди татар эстрадасының танылган артисты Данир Сабировның әтисе Исламбай әфәнде.
Чатыртау җыены халык иҗаты фестивален быел рәссамнар да күтәреп алды. «Күчеп йөрүче ярлыклар» халыкара проекты кысаларында Төркия, Төрекмәнстан, Башкортстан, Кыргызстан, Казахстан, Венгрия, Болгария, Мари Эл рәссамнары тарафыннан башкарылган ярлыклардан тау итәгенә «Чатыртау» дип язып куйдык. Әлеге халыкара проектны рәссам Хәмзә Шәрипов белән икәү тәкъдим иттек. Миңа калса, 70кә якын эштән оештырып язган язу шулай ук бәйрәмнең матур бер бизәге булды.

«Ничек кенә ошый әле!»

Лениногорск районының Кирлегәч авылыннан килгән «Ихлас» төркеме солистлары белән фестивальнең ошау-ошамавы турында сөйләшеп торганда, 79 яшьлек Мәдинә апа Мукимова әнә шулай диде. Хәзерге вакытта коллективны Тәлгать Шиһапов җитәкләсә дә, заманында аны Мәдинә апа оештырып җибәргән икән. Клуб хезмәткәредер инде, дисәм, «Иркәм, мин 40 ел фермада эшләдем», - ди Мәдинә апа, ни уйлаганымны белгәндәй. Әле шуның өстенә, ветераннар советы рәисе дә икән.

«Ансамбль белән бармаган, йөрмәгән җиребез калмады, «Аулак өй»ләргә кадәр барып беттек инде», - дип күтәреп ала аны чордашы Сәлимә Напаева. Азнакай фестиваленә дә беренче генә килүләре түгел.

Башкортстанның Шаран районы, Чалмалы авылыннан килгән «Ак чишмә» фольклор коллективы төркеме дә шунда. Аның белән 27 ел буе (тиздән 87 яшен тутырачак!) Әфидә апа Гыйниятова җитәкчелек итә. Ул да мәдәният хезмәткәре түгел, 41 ел география укыткан, Башкортстанның атказанган укытучысы. Хәер, кемгә карасаң да, монда барысы да әнә шулай җырлап-биеп яшәүчеләр җыелган икән дисең. Баскан урыннарында биеп торалар. «Талир тәңкә» фольклор халык ансамбленнән (Түбән Кама) 79 яшьлек Зәмзәмия апа Галиева да 1968 елдан бирле сәхнәдә. Ул да: «Бәбкәем, мин туганда ук җырлап-биеп туганмын. Җыр-биюне бик яратам, шуның белән яшим дә», - ди.

- Мондагы һәр чыгышны үзебезгә үрнәк итеп алабыз, ошатып китәбез. Бик күп коллективларны күрдек. Икенче елга тагын да ныграк әзерләнеп килергә дигән ният белән китәбез, - ди алар.

Бу, чыннан да, үрнәк алырлык җир. Әйтик, әнә бәйрәмгә кунак буларак чакырылган, оешканнан бирле милли йолаларны торгызу өстендә эшләп килгән, бүгенге көндә шуларның бик күбесен сәхнәгә алып менгән «Сорнай» ансамбле (җитәкчесе - Ринат Гыйләҗев) чыгышын карау үзе бер дәрескә тиң. Алар, татар халкының бик борынгы - VII-VIII гасырга караган катламын күрсәтеп, «Мәңгелек күк» әсәре белән чыгыш ясады.

- Без бүген беренче тапкыр шаман барабаннарын күрсәттек. Тамак төбе белән көйләргә дә (горловое пение) акрынлап өйрәнеп киләбез. Күптән түгел Тывада булып, дәресләр дә алып кайттык. Бүген сәхнәгә җәяне алып чыктык. Аны бездә ату коралы дип кенә беләләр. Ә бит ул бер үк вакытта музыка уен коралы буларак та бик кызыклы. Аны ике төрле планда: йөртеп тә, сызгыч белән дә уйнадык. Әгәр дә бу борынгы катламнарны нәкъ элеккечә итеп кенә күрсәтәбез икән, ул бик гади булып тоелыр иде. Шуңа да сәхнәләштереп, бүгенге яшьләргә аңлаешлы итеп, заманчалаштырып бирергә тырышабыз, - ди Ринат әфәнде.



«Сорнай» җитәкчесе бер үк вакытта фестивальгә карата үз фикерен дә белдерде. Аныңча, кайбер җирләрдә, исеме, җисеме булмаса да, әллә нинди исемнәр уйлап чыгарып, фестивальләр уздыралар. Ә Чатыртау җыенының исеме дә, җисеме дә бар.

- Шулай дәвам итсә, бик акыллы фестиваль. Чын-чынлап халыкара дәрәҗәгә күтәрелсә, моның нәтиҗәсе искиткеч булачак. Фольклор ул - безнең мирасыбыз, аны торгызырга кирәк, - ди ул.
Монда шул фидакярләр җыелган да инде. Татарстан Республикасы башкортлар корылтае рәисе Гали Хәсәновны да (Түбән Кама) биредә беренче генә очратуыбыз түгел. Елның елында, тирмәләр корып килгән бер кешене кунакка дәшәләр, башкортларның җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен алып килеп, кубыз, курай, баян белән матур итеп чыгышлар ясыйлар.



Көне буена җыр-моң бер минутка да туктап тормады. Җәмгысы 500ләп кеше сәхнә тотты ул көнне. Киләсе елга тагын очрашырга сүз куешып аерылышты үзешчән артистлар. «Китәсебез килеп китми», - диде алар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: