Шәһри Казан

Чәч ни өчен яшел төскә керә?

Акылсыз законнар булган кебек, дөньяда сәер, мәгънәсез ачышлар да даими ясалып тора. Хәер, бөтенләй үк мәгънәсез түгел инде алар. Югыйсә аларны ясаучы галимнәргә дөньякүләм танылган премиянең «көндәше» - Шнобель премиясен тапшырмаслар иде.

Реклама

Нобель премиясенә пародия, ягъни Шнобель премиясе (инглизчә атамасы Ig Nobel Prize, ignoble - «оят» сүзенә охшатып ясалган) 1991 елдан тапшырыла башлаган. Баштарак көләргә, аннары уйланырга мәҗбүр итә торган тормышка ашмас ачышлар әлеге бүләккә рәхәтләнеп дәгъва кыла ала. Һәр елны, халыкара Нобель премиясен тапшырыр алдыннан, ун «сәер» галим Шнобель лауреаты исемен ала. Уйлап табучыларга «лаеклы» бүләк тә булдырганнар - галимнәрне йә фольгадан ясалган медаль, йә ачыла-ябыла торган теш казнасы белән «сөендерәләр». Шуңа өстәп, өч Нобель премиясе лауреаты кул куйган сертификат та тапшыралар.
Узган елгы Шнобель премиясе лауреатларының ачышлары берсеннән-берсе сәеррәк. Перу галимнәре Анита Ээрланд, Рольф Цваан һәм Тулио Гвадалупе, гәүдәне сул якка янтайтсаң, Эйфель манарасының кыскарак күренүен ачыклаганнар. Иохан Петтерсон Швециянең Андерслов шәһәрендә яшәүче кайбер кешеләрнең чәчләре ни өчен яшел төскә керүенә фәнни аңлатма тапкан. Бер төркем физиклар хатын-кызларның «койрык»ка җыелган чәчләрен йөргәндә хәрәкәткә китерүче көч балансын исәпләп чыгарганнар. Анатомия белән «җенләнгән» ике галим шимпанзеның икенче шимпанзены сурәттәге арт саныннан таный алуын ачкан. Акылсыз ачышлар өчен премиядән Россия дә мәхрүм калмаган. SKN компаниясе хәрби коралларны наноалмазга әйләндерү технологиясен эшләгән. Бу ачыш Шнобель премиясенә лаек дип табылган. Хәер, безнекеләр сынатмый - ел саен бер премия булса да алып киләләр. Нобельгә бик теше үтмәгән Россия, бәлки, Шнобель буенча алдырып китәр әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: