Шәһри Казан

Чехиягә сәяхәт

Быелгы җәй сәяхәтләргә бай булды. Җәй уртасында йөреп кайтуыма карамастан, кулымда ачык шенген визасы булганга, август ахырында кабат Европага чыгып керергә исәпләдем. Праганың туристлар арасында популяр булуына карамастан, аңа карата кызыксыну миндә күптән түгел генә һәм кинәт туды.

Җәяүле күп күрә
Үзем булган башка Европа шәһәрләреннән аермалы буларак, Прагада ниндидер җылылык бар, күңелгә рәхәт. Шәһәрнең кунакларга күрсәтер нәрсәләре күп. Беренчедән, тарихи мирасы, готик архитектурасы булса, икенчедән, табигате гаҗәеп. Шәһәр үзәгендәге тар урамнар урта гасырларга илтә сыман. Прага буйлап йөргәндә, готика стилендәге төрле соборларга, замокларга, сарайларга, мәйданнарга, күперләргә юлыгасың. Менә шулар шәһәрнең үзенә генә хас сихри мохитен тудыра да инде.

Праганы бизәүче тагын бер күренеш - Влтава елгасы һәм аның аша узучы 9,5 метр киңлектәге, 520 метр озынлыктагы җәяүлеләр күпере. Әлеге күпер XIV гасырда Карл IV кушуы буенча төзелгән һәм аның исемен йөртә. Аны буйдан-буйга 30 скульптура бизи. Бүгенге көндә күпер рәссамнар, урам музыкантлары, сувенир сатучылар һәм туристлар белән шыгрым тулы. Аны тыныч күңел белән генә узып булмый, туктап, скрипкада уйнаучыны тыңлыйсы, кемнеңдер портретын ясатканны, Влтава елгасы агуын күзәтәсе килә.

Нинди генә шәһәр булуына карамастан, аны өйрәнеп аңлау өчен күп кенә җәяү йөрергә кирәк. Мин дә шул кагыйдәдән тайпылмадым, көненә 15‑20 чакрымлап юл үттем. Праганың минем өчен иң илһамлы урыннары Вышеград ныгытмасы һәм Петршин калкулыгы булды. Вышеградның көчле һәм биек диварларыннан шәһәргә, Влтава елгасына матур күренеш ачыла. Яшеллектән хуш китә. Ә инде Петршин калкулыгын сөйләп тә торасы юк. Диңгез өстеннән 327 метр биеклектәге урманлы калкулыкка җәяү мендек, ул шәһәр эчендә урнашкан. Аның үзәгендә Эйфель манарасына охшаган 55 метр биеклегендәге Петршин манарасы бар. Шуңа да менгәч, ни кичергәнне әйтеп торасы да юк, искиткеч шәһәр панорамасын күзәтергә генә кала. Андагы саф һавадан хәтта тын кысыла. Петршин тавыннан җәяү дә, фуникулерда да төшеп була. Мин исә соңгысын сайладым.

Урман эчендә
Прага һәм, гомумән, Чехия яшеллеккә бай. Ил урманнар эчендә утыра диярсең. Башка вакытта ничектер, әмма җәй ахырында яңгырлар еш яуды. Әмма яңгырлар кыска вакытлы булды. Аннан соң Прага табигате тагын да «терелеп» китә, агачлар һәм үләннәр тагы да яшелләнә сыман. Әлеге илнең ял йортлары белән ни өчен шундый данлыклы булуын бер мизгелдә аңлыйсың. Чехиянең һавасы шифалы, тәнне генә түгел, җанны да дәвалый.

Прагада үзеңне өйдәге кебек хис итәсең. Теле, мәдәнияте русныкына охшаганга күрәсеңдер инде. Аннары урам буйлап йөргән трамвайлар да миңа Совет чорындагыларны хәтерләтә. Романтика, тылсым, сихер - бу сүзләр нәкъ әлеге шәһәр турында.

Чех кухнясында төп урынны дуңгыз ите ала, шуңа да миңа, мөселман буларак, бу мәсьәләдә кыенрак иде, вегетариан булып алырга туры килде. Ләкин бу мөселманнарга ит ашарлык урын юк дигән сүз түгел. Хәләл ризыклы кафеларны очрату ихтималы бар. Аларны күбрәк Азия халкы тота. Прагада халык егылып китеп сыра эчә. Миңа шулай тоелды. Чехлар гына түгел, килгән сәяхәтчеләр (ә алар арасында руслар да күп) Прагага килеп тә сыра эчеп карамауны Чехиягә бөтенләй килмәүгә тиңлиләр. Урамнарда иң еш очраган нәрсә, барлык халык яраткан «пивнице»лар инде. Чехлар кичләрен өйгә ашыкмый, күрәсең, юкса адым саен булган әлеге «пивнице»ларда халык шыгрым тулып ятмас иде. Шулай күңел ачканнан соң, урамда шаулашып, җырлап та алалар. Чехия итле ризык белән генә түгел, десертлары белән дә данлыклы. Ачык утта кыздырылган трдельник (күмәч) һәркемнең күңеленә хуш килер.

Транспорт бушка, бәдрәф түләүле?
Чехиядә транспорт системасы яхшы көйләнгән. Прагада җәмәгать транспорты тәүлек буе эшли. Шәһәрдә иң мөһиме - маршрут та, транспорт төре дә түгел, иң мөһиме - вакыт. Билетларның берничә төре бар: 30 минутка, 90 минутка, бер тәүлеккә һәм өч көнгә. Билетлар универсаль, барлык төр транспортта да вакыты чыкканчы яраклы. Аларны автоматлардан алалар, шуннан соң автобус, трамвай эчендә яисә метрога керү юлында урнашкан махсус сары «тартмалар»да «компостировать» итәләр. Гаҗәп, әмма никадәр йөрсәк тә, билетларыбызны тикшерүче булмады. Прагада рәхәтләнеп бушка йөреп була дигәнне ишеткән идем, шулай да «куян» булып карарга кыймадым. Түләү системасы халыкка ышануга корылган бит. Шәһәр читенә барганда да транспорт белән мәшәкать юк. Мәгълүм булганча, Чехиядә замоклар күп. Алар ил буенча таралган. Шуларның берсенә электричка белән бардык. Прага Чехиянең читендә, Алманиягә якын урнашкан. Шуңа да автобуста барып, алман шәһәрләрен күрү мөмкинлеге дә бар. Европада илләр арасында автобус системасы көйләнгән. Автовокзалга барып, теләгән юнәлеш буенча бер яки ике якка да билет сатып аласың да, утырып китәсең.

Кемне генә сәяхәттә бәдрәф мәсьәләсе борчымый икән? Прагада исә алар түләүле, хәтта Макдоналдста да. Безнең акча белән 18 сум тирәсе тәшкил итә.
Акча алыштыру мәсьәләсе дә актуаль. Чехия акчасын - чех кронасын шәһәр үзәгендәге Вацлав мәйданында «обменник»ларда сатып алып була. Ләкин монда да сак булырга кирәк, алдану ихтимал. Гадәттә, юлга чыгар алдыннан мин интернеттан күп кенә киңәшләр укыйм, шул уңайдан акча алыштыру мәсьәләсенә кагылышлыларны да. Халык гарәпләр тота торган «обменник»ларны табарга куша. Анда акча курсы югары, комиссия юк диләр. Вацлав мәйданында бер үк банкның берничә бүлекчәсен очратырга туры килде. Юри генә башымны тыгып, крона бәясенә күз салдым. Бәясе яхшы, нишләп гарәпләрне эзләргә кушалар инде, дип уйга калдым. Шул вакытта кассада акча алыштыручы бер парның аңламыйча чекка карап торганын күрдем. Үзем дә сизмәстән абзыйның кулындагы чегына карадым. 270 евро югалкан икән! 20 процент комиссия алган моннан банк. Комиссия барлыгы таблоның иң астында вак хәрефләр белән кеше күрмәслек итеп кенә язылган. Эзли торгач, гарәпләр дә табылды, акчаны шуларда алыштырдым. Башкалар да теге пар ялгышын кабатламасыннар иде.

Күпчелек Европа шәһәрләрендәге кебек үк, Прагада да урамнарда теләнүчеләр еш очрый. Ләкин ни кызык, алар үзләре генә түгел, берәр эт белән утыралар. Күзгә карамыйлар, башларын җиргә игәннәр. Халык этләрне жәлләп бирер дигән өметтәдер инде.

Монда оригиналь һәйкәлләр күп. Мәсәлән, пес итеп торучы ир-атлар. Бер-берсенә каршы басып, җенес әгъзаларын тотып пес торалар, әгъзалары селкенә дә әле. Аннан соң танылган язучы Франц Кафкага һәйкәл дә миңа кызыклы булып тоелды. Ул башсыз ир‑ат җилкәсе өстендә утырып торучы кешене тасвирлый. Әлеге һәйкәл Кафканың «Бер көрәшне тасвирлау» әсәре героена таянып эшләнелгән.

Чех теле рус телен белүчеләргә аеруча кызык булып тоела. Славян телләре группасына керә, әмма рус теле белән чагыштырганда, чех теле төп славян тамырларының күплеге белән аерыла. Түбәндә, кайбер «кызык» сүзләрнең тәрҗемәсен китерәм:
Pozor (позор) - игътибар
Mladenec (младенец) - өйләнмәгән ир
Vedro (ведро) - эссе
Úžasný (ужасный) - искиткеч
Potraviny (потравины) - азык‑төлек товарлары
Čerstvý (черствы) - яңа, саф
Bydlo (быдло) - гомер
Počítač (почитач) - компьютер
Letadlo (летадло) - самолет
Bydliště (быдлиште) - яшәү урыны

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: