Шәһри Казан

Чиреңә карап холкыңны әйтә алам

Ни өчен мин нәкъ менә шушы авыру белән авырыйм. Сәбәбе генетикадамы? Тормыш алып бару рәвешендәме? Тәмәке тарткангамы? Ни өчен? Чирләп ятканда бу сорауны үз-үзенә бирми калмаган кеше юктыр. Бактың исә моның сәбәбе, психологлар әйтүенчә, характер белән дә бәйле икән.

Реклама

Психолог Марианна Леденева сөйләвенчә, соңгы вакытта популярлашып киткән «психосоматика» дигән термин үз эченә физик авыруларны гына түгел, авыруның психологик чагылышын да берләштерә. Кыскача гына итеп әйткәндә, холкыңа хуҗа була белмәсәң, үзеңә тиешле авыруны да эләктерәсең. Ничек итепме? Моны характер үзенчәлекләре белән аңлатып китик.
Күзнең күрү сәләте белән бәйле авырулар кешенең киләчәге нинди булачагын күз алдына китерә алмау, аңа ышанычы булмау белән аңлатыла. Аның борчылу-бәргәләнүе күз мускулларының кысылуына китерә. Мондый кешеләргә, дөньяны ничек бар, шулай кабул итәргә, киләчәккә куркып түгел, ә өмет белән карарга өйрәнегез, дияргә генә кала. Хроник ларингит, фарингиттан җәфаланучыларның, гадәттә, якыннары яки хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре киеренке була. Тамак авырулары әйләнә-тирәдәгеләргә мөнәсәбәтегезне үзгәртүне сорый, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтегез.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары дан-шөһрәт ярату һәм үз-үзеңә артык таләпчән булу кебек сыйфатлар белән бәйле. Проблемалар булганда ярсып китү, ачулану кебек гадәтләр аеруча куркыныч. Мондый реакция инфаркт куркынычын арттыра. Табиблар хәтта гипертоникның психологик портретын да булдырган. Аларның характер үзенчәлекләре булып үзсүзлелек, кабынып китү, кирелек, бөтен нәрсәдән канәгать булмау, башкаларны өйрәтергә ярату тора. Нәтиҗә бер генә: әйләнә-тирәдәгеләрне ярату, аларга карата сабыр булу йөрәгегезне саклар, тормышта уңышка ирешергә ярдәм итәр.
Ашказаны авыртучылар үз-үзләрен ашый. Озак вакыт хроник стресста булу да гастритка китерә. Ашказаны-эчәклек авырулары белән интегүчеләр, гадәттә, эмоциональ, хисчән кешеләр.
Аркасы авыртуы аның хуҗасының үз өстенә күп вазифа алуын күрсәтә. Якыннары турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтүчеләрдә дә була ул. Ә менә мөстәкыйль булмаучыларга астма, үпкә авырулары яный. Радикулит, артрит һәм артроз, шулай ук кариес «юк» дип әйтә белмәүчеләрдә очрый. Кешеләрнең үтенечләрен кире кагарга өйрәнсәгез, характерыгыз гына түгел, сәламәтлегегез дә ныгыр.
Мигрень, ягъни баш өянәге үпкәчел, оялчан, намуслы кешеләрдә кузгала.
Симерү инстинктив рәвештә күңел бушлыгыннан, ялгызлыктан сакланырга омтылучы кешеләргә яный. Яңа дуслар тапсагыз, мәхәббәтегезне очратсагыз, тормышка кызыксыну белән карасагыз, артык килограммнарыгыз да югалыр.
Болардан нәтиҗә бер генә: сау-сәламәт булуыбыз күпмедер дәрәҗәдә үзебездән, холкыбыздан, кешеләргә карата мөнәсәбәтебездән дә тора икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: