Шәһри Казан

Дару урынына – мәче баласы

Казан мәчеләре йога дәресе бирә Көндәлек мәшәкатьләргә чумып, көннең ничек узуын сизми дә каласың. Кайвакыт утырып тын алырга да вакыт булмый. Ә монда бөтенләй башка халәт, әйтерсең вакыт туктаган, шәһәр кешесенең баш бәласенә әйләнгән модалы чир - стресс та ишек төбендә кала. Йорт хуҗалары да үзгә монда: мияубикәләр һәр кунакны,...

Казан мәчеләре йога дәресе бирә

Көндәлек мәшәкатьләргә чумып, көннең ничек узуын сизми дә каласың. Кайвакыт утырып тын алырга да вакыт булмый. Ә монда бөтенләй башка халәт, әйтерсең вакыт туктаган, шәһәр кешесенең баш бәласенә әйләнгән модалы чир - стресс та ишек төбендә кала. Йорт хуҗалары да үзгә монда: мияубикәләр һәр кунакны, аякларына сырылып, үзләренчә җылылык һәм наз белән каршылый. Мине Кефир белән Прәннек (мәче кушаматлары) үз карамагына алды. Бер-ике тапкыр сыйпагач, бөтенләй батыраеп, алдыма ук килеп утырдылар.

Биредә һәр мәченең кеше язмышыннан ким булмаган үз, кызганыч тарихы. Барысы да «Зоозаботы» приютыннан алынган.Алдымда назланучы Прәннекнең тормышы исеме кебек үк баллы булмаган. Приютка аны машина бәрдергәннән соң алып киләләр. Мәченең теш казнасы чәрдәкләнеп беткән була. Волонтерлар аны үз тырышлыгы белән дәвалый, ләкин хәзер дә әле авызы ябылып бетми.

Акыллы карашлы шук йомшаккайларны үзләренә алып китәргә теләүчеләр дә күп. Ләкин һәркемгә дә ышанып тапшырмыйлар. Асрамага мәче алу өчен башта әңгәмә үтәргә, анкета тутырырга кирәк, соңыннан уйларга бераз вакыт бирәләр. Кафе хуҗасы Алинә Зәкиева белдергәнчә, мәчеләр кафесы ач­каннан бирле алар инде 50дән артык мияубикәне йортлы иткән.

Бүлмә тулы мәче булган (кафеда 13 мәче яши!) залда йога белән шөгыльләнү мине башта шикләндергән иде. Мәчедә нинди генә чир булмас! Ләкин җитәкче тынычландырды. Атна саен ветеринар килеп тикшереп китә икән. Приютта да прививкалар кадап, юып, чистартып торалар үзләрен. Ашау, юыну вакытлары да график буенча. Ә кунакка килүчеләргә, бүлмәгә керүгә, кулларын антисептик белән чистартырга кушалар. Кафеның үзендә дә бернинди «мәче исе» юк, бөтен җир чиста-пөхтә. Яңа дуслар белән уйнап туйгач, йогага да вакыт җитте.

- Мәчеләр - йоганы энәсеннән җебенә кадәр белгән бердәнбер хайван. Алар нинди генә халәткә керми, кайвакыт әллә нинди асаналар (поза) ясап бетерә. Аларның бөтен тормышы медитация­дән генә тора бит. тагын нинди хайван бар мәшәкатьләрен онытып, тәүлегенә 23 сәгать йоклый ала? - ди тренер Антон Яковлев.

Йомшаккайлар кешеләргә дә яхшы тәэсир итә, тынычландыра торган мохит булдыра. Йоганың бу төре безгә Америкадан килгән. Диңгез арты халкы арасында мәчеләр белән йога аеруча да популяр.

Мәчеләр кешенең борчуларын, күңел тынычсызлыгын, тынгысыз уйларын шунда ук сизеп ала. Хуҗасы нинди, йорт хайваны шундый дип тикмәгә генә әйтмиләр. Йогага керешкәндә дә баштарак йомшаккайлар бик тынгысызланды, бер-берсенә холык та күрсәтеп алды. Без тынычлангач, алар да тынды. Төрле күнегүләр ясаганда йә аяк очына, йә иңбашына менеп утырдылар. Кефир белән Прәннек исә, йога вакытында хилафлыклар кылмасын дип, мине күзәтеп торды. Берсе - аяк очында, икечесе бил кырыенда мырылдады. Мәчеләрнең бу кыланмышы күнегүләр ясарга бер дә комачау итмәде, киресенчә, тагын да киеренке халәткә китерде. Хайваннар авырткан җирне дә тоялар икән. Депрессия, йокысызлыктан да даруханәгә чабасы юк, бу чирләрдән дәва - мәче баласы. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын да 30 процентка киметә алар.

- Көндәлек проблемалар, начар уйлар күңел төшенкелегенә китерә. Йога уйларны контрольдә тотарга, игътибарны аларга юнәлт­мәскә ярдәм итә. Ул физик көч кенә түгел, рухи сәламәтлек чыганагы да, - ди Антон Яковлев.

Йога дәресендә әллә ни авыр күнегүләр дә ясамадык. Ә менә дөрес итеп сулау һәм уйларны контрольдә тоту минем өчен чып-чын сынау булды. Йога белән шөгыльләнгәндә гадәттәгечә күкрәк читлеге белән түгел, ә эч белән суларга кирәк бит. Менә бу иң авыры да инде! Ә тренер, күнегүләр ясаганда берни дә уйламагыз, дигәч, үч иткәндәй, тормыш мәгънәсе, язасы материал өчен кызыклы идеяләр, урамдагы һава торышы турында уйлар баш миен таракан кебек каезлый башлады. Хатын-кыз башында уй бер кузгалса, тиз генә туктатам димә инде аны... Кыскасы, баштагы уй ташкынын мин йога тәмамланганда гына җиңә алдым.

Соңыннан яңа танышкан дуслар белән аерылышасы да килмәде. Кефир белән Прәннек тә, уйнадың-уйнадың да ташлап китәсеңме хәзер дигәндәй, моңсуланып калды. Йогадан соң компьютер алдында утырырга гына ияләшкән буыннар рәхәтләнеп бер сызлап алды, ә йомшаккайлар дәвалаган күңел яңа омтылышларга, җиң сызганып эшкә керешергә янә көч бирде. Чыннан да, мәчеләр дәвалау серенә ия икән бит.

Үзлектән йога белән шөгыльләнәбез

1. Тадасана

Туры басабыз. Аяк табанының баш бармаклары һәм үкчә бер-берсенә тиеп үк торырга тиеш. Тезләр, иңбашлары төз, ә таз сөяге бераз гына алга юнәлгән булу мөһим. Баш түбәсе белән өскә сузылабыз. Бу күнегүне ясаганда куллар, муен, маңгай, күз, каш кырыйлары ял итәргә тиеш. Шушы халәттә 5-7 тапкыр тирән итеп сулыш алырга кирәк.

2. Урдхва хастасана

Бу күнегүне беренче тапкыр ясаганда, диварга терәлеп эшләргә кирәк. Беренче рәсемдә күрсәтелгәнчә, төз басабыз. Тирән сулыш алып, кулларны баш очына куябыз. Берничә минут салмак сулап торабыз.

Реклама

3. Врикшасана

Беренче рәсемдә күрсәтелгәнчә, төз итеп басабыз. Сул аякны уң аякның тез кырыена куябыз. Куллар күкрәк читлеге алдында тора. Аяк шуса, баштарак кул белән тотып торырга була.

4. Ардха пашчимоттанасана

Тезләрне бераз бөгеп, аяк­ларны кочаклыйбыз. Маңгайны тезгә тидерергә тырышабыз. Шул халәттә салмак кына, ашыкмыйча сулыйбыз. Бераздан тирән итеп сулыш алып, үз халәтебезгә кайтабыз.

5. Пашчимоттанасана

Тирән сулыш алганда, кулларны алга сузабыз, сулышны чыгарганда, аска иеләбез. Аяк­лар туры торырга, табан аслары өскә карарга тиеш. Булдыра алганча, шул халәттә торабыз.


6. Матсьясана

Тигез җиргә ятабыз, куллар туры, уч төпләре өскә караган. Шул килеш артка бөгеләбез. Бу күнегүне ясаганда дөрес суларга онытмагыз.

7. Шавасана

Бөтен күнегүләрне ясап бетергәч, тигез җиргә ятып, берничә минут тирән итеп сулыш алырга кирәк.

Әлеге күнегүләр умыртка сөяген турайта, нерв эшчәнлеген, вестибуляр аппаратны яхшыр­та, тынычландыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: