Шәһри Казан

«Ел остазы» Рабит Батулла: «Башка бер милләтнең дә «Сәләт»е юк!»

Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче республикакүләм «Сәмрух» премиясенең «Ел остазы» номинациясе аерым игътибарга лаек. Шәхеснең шәхес буларак формалашуында иң зур урынны укытучы кеше алып тора бит.

Быелгы премиядә «Ел остазы» исеменә күренек­ле татар язучысы, драматург, публицист Рабит Батулла һәм тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, академик Индус Таһиров лаек булды. Чын остаз нинди сыйфатларга ия? Бүгенге татар мәдәниятен саклап калу өчен, яшьләр белән нинди эшләр башкарырга кирәк? Сәләтнең татар милләте тормышында тоткан урыны нинди? Бу хакта аксакалларыбыз белән әңгәмә кордык.
- Укытучы, мөгаллим, остаз дибез. Бу сүзләрдә, чыннан да, бик зур мәгънә яшеренгән. Бүгенге меңләгән сәләтле яшьләрнең остазы булып торасыз. Сезнең остазларыгыз турында да күбрәк беләсе килә.
Рабит Батулла: - Мин әдәбиятчы буларак сүзнең килеп чыгышына бәйләнәм инде (Көлә.) «Остаз» дигән сүз бар, «остат» дигән бар. Алар бер тамырдан чыккан сүзләр. Остат - шул оста дигән сүздән алынган, һәр эшнең үз остасы була дип сөйләшәбез, һәр эшкә сәләт кирәк дибез. Ә остаз төшенчәсе исә үз эченә «тәрбияче», «укытучы» дигән мәгънәне дә ала. Минемчә, укытучы кеше гадел дә, шул ук вакытта кырыс та була белергә тиеш. Остаз бит ул белем дә бирә, кешене дә тәрбияли.
Индус Таһиров: - Остаз махсус рә­вештә өйрәтми ул. Яши, шул яшәеше белән туры юл күрсәтә. Ул үрнәк, матур бер мисал, өлге кебек. Остаз булу - дәрес бирү генә түгел. Аңа карап яшь буын өйрәнә, үрнәк ала, киңәшенә колак сала, тәҗрибәсенә таяна. Инде бүген үк яшьләр арасында үзебезгә үрнәк кешеләр, сокланырлык шәхесләр бар. Димәк, тормыш дәвам итә.
Р.Б.: - Юлымда яхшы укытучылар күп очрады, шөкер. Үземнең остазым дип Бакый Урманчены саныйм. Гәрчә мин рәссам түгел. Төннәр буе да сөйләшеп утыра ала идек. Мин аның эшләрен, хезмәтләрен дә дәвам иттем. Нәкый Исәнбәт тә минем остазым. Нәкый ага тарих, әдәбият буенча туры юл күрсәтә белде.
И.Т.: - «Сәләт»нең тагын бер укытучысы Әнвәр Хәйрине дә искә алмасак, дөрес булмас. Аның кебек тырыш кешене мин белмим. Әнвәрне бит өйрәтүче булмады, үзлектән иске һәм яңа гарәп графикасын өйрәнде. Белгәнне башкалар белән дә уртаклашырга омтылды. Узган елны «Сәләт» уздырган Әнвәр Хәйри укуларында катнаштым. Искиткеч кичә булды. Фикердәшебезне шулай зурлаганга рәхмәт! Бу укулар киләчәктә дә дәвам итсен иде.
- «Сәләт - кичә, бүген, иртәгә» дигән сүз чыкса, сез нәрсә әйтер идегез?
Р.Б. - «Сәләт»нең күзгә күренерлек нәтиҗәләре бар. Сер түгел, кичәге «сәлкеш»ләр бүгенге көндә зур урыннарда җитәкчеләр. Иҗат, сәнгать, мәдәният өлкәсендә дә адым саен сәләтлеләр. Бу бит нәтиҗә. Үземнең ике улым да «Сәләт»тә үсте. Бик теләп баралар иде, кечкенәдән татарча аралашып үстеләр. «Сәләт» - тоташ агым бит ул, зур хезмәт, киләчәккә өметләр. Башка бер милләтнең дә «Сәләт»е юк! Шуңа куанып йөрим. Биләрдәге Сәләт форумында төшерелгән видеоязмаларны карагач, горурлык хисе туа: андагы сары киемле «сәлкеш»ләрнең күплеге... Бу көч кенә түгел, бу - куәт! Юк, куәт кенә дә түгел әле, бу - кодрәт!
И.Т. - «Сәләт» - телебезне саклау мохите, шунысы белән аеруча горурланам. Ул, чын мәгънәсендә, алга бара торган, татарлыкны ныгыта, телебезне алга сөрә торган җәмгыять. Мөмкинлекләре елдан-ел арта. Биредә тел, рух һәм акыл бердәмлеге, дибез. Бу дөрестән дә шулай. «Сәләт»нең бүгенге яшәеше - татарлыкның чагылышы ул. Татарлар бүгенге көндә Рәсәйдә яшәү мисалын бирәләр, аның терәге булып торалар. Мин ышанам: киләчәктә безнең яшьләребез тагын да зуррак үрләргә ирешерләр әле!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    713
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    188
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    152
    0
    0