Шәһри Казан

Эльмира Шәрифуллина: «Үз илендә кем пәйгамбәр?..»

Моңлы көй Тартыла күңелем Моң тулы залларга. Хәйраннар каламын Тылсымлы көч сеңгән Илаһи җаннарга. Кош кебек тырпылдап, Йөрәк күк сулкылдап, Сабый күк тупылдап Туамы әллә соң Сихери мондый көй? Ничекләр тибрәтеп, Зеңләтеп ала бит, Кояшка күтәрә, Үткелдән үткәрә, Уйларга сала бит. Шуңамы кадерле, Исерткеч хәмерле, Могҗиза ачкычы, Хатирә баскычы -...

Моңлы көй

Тартыла күңелем
Моң тулы залларга.
Хәйраннар каламын
Тылсымлы көч сеңгән
Илаһи җаннарга.

Кош кебек тырпылдап,
Йөрәк күк сулкылдап,
Сабый күк тупылдап
Туамы әллә соң
Сихери мондый көй?

Ничекләр тибрәтеп,
Зеңләтеп ала бит,
Кояшка күтәрә,
Үткелдән үткәрә,
Уйларга сала бит.

Шуңамы кадерле,
Исерткеч хәмерле,
Могҗиза ачкычы,
Хатирә баскычы -
Бу моңлы, җырлы көй,
Бу моңлы, җырлы көй!!!

Нарасыйның сабый чагы

Бала тудыру йорты бу,
Тәрәзәсе - кояш ягы,
Таң сызыла,
Таңның, ахры, бәби чагы.

Галиябану бала тапты,
Тудырганы малай тагы,
Таң ярала,
Таңның әле сабый чагы.

Куенына яткырдылар -
Чын бриллиант, алма багы,
Таң беленә,
Таңның инде әни чагы.

Хәлил булып үссен егет -
Бу бриллиант, алма багы!
Якты язлы тирә-ягы -
Нарасыйның сабый чагы,
Сабый чагы...

Нур йомгагы

Реклама

Тугачтын да сабыйларны
Иркен һава суларга
Кояшка алып чыгабыз,
Күрсәтәбез суларга.

Агымсуга җеп ыргыткач:
«Тотма аны, йотма!» - дип,
Баш очына Коръән куям,
«Төнлә тыныч йокла», - дип.

Аяк астындагы тимер,
Салкын кайчы - дошманга,
Юлын кис, явыз затларны
Якынайтма бу җанга!

Сөеп, сөелеп яшәсен
Газизе яннарында.
Диңгез күзле нур йомгагым -
Кулымда, җырларымда!

Пәйгамбәрләр бармы?

Үз илендә пәйгамбәрләр булмый,
Булалмадым мин дә пәйгамбәр,
Булды алар, булды, тик мин түгел
Өлешенә көмеш тигәннәр.
Халисә Мөдәрисова

Эшләргә кирәк, диделәр,
Эше юкны - күрделәр.
Аны, имеш, бар да белә,
Белсеннәр дип - чөйделәр,
«Иллә дә матур җырлары...» -
Мактадылар, сөйделәр.

Эшләргә кирәк, диделәр,
Эшләгәнем - сүзлеләр.
«Тау кадәрле хезмәт», - диеп,
Бәя бирде күзлеләр,
Ерактан танып, сәламләп,
Узды якты йөзлеләр.

Эшләргә кирәк, диделәр,
«Конфет эзлисең чүптән, -
Ташла инде ул темаңны», -
Көлделәр кайнар хистән.
Ачу тотмыйм, бик күбесе
Чыгып беткәннәр истән.

Эшләргә кирәк, чынлап та,
Эшсез торалмыйм икән.
Шифа бирә, әмма ләкин
Әфлисун бирми юкәм.
Үз илендә кем пәйгамбәр?..
Күнәргә кирәк күптән.

Рухыма шифа

Иртәләрнең чиста һавасы
Күңелләрнең бәйли ярасын.
Сыйпап үтә йомшак таң дымы,
Җанкаема мунча шушымы?

Аңкып тора печән исләре,
Чәчкә генә болын өсләре.
Нуры уйный зәңгәр күгемнең -
Хушлануыдыр бу күңелнең.

Ялкын да,
салкын да сыешлы
Тәкъдир дә, язмыш та язылган
Маңгайга, учтагы сырларга.
Мин дә бит туганмын дөньяга,
Еларга дип түгел, җырларга.

Өтернең, әллә соң әткәем
Ялгышып, урынын күчергән?
Әллә соң әнкәем-бәгырем
Сабырлык сутлары эчергән?

Яхшысын, яманын тутырып,
Җитмеш ел күтәрә бу йөрәк.
Дыңгычлап авырын, җиңелен... -
Типсә дә, үткәрә бу йөрәк!

Ялкын да, салкын да сыешлы,
Тынып та, ярсып та куешлы
Шул йөрәк -
Һаман да бер йөрәк!
Ал дими, ял дими эшләүче бу терәк -
Сиңа да, миңа да бик кирәк!

Өзелә эч-бавыр

Акыллы-акылсыз,
Мәгънәсез тәкбирләр,
Җаныңа кан бөркеп
Ясалган тәкъдимнәр -
Күңелгә уелган,
Йөрәккә җыелган,
Әйтерсең дөньясы
Тик шулай корылган.

Ямалып, сүтелеп,
Тетелеп, тишелеп,
Олтанга салынган киездәй.
Тапталып, тапланып,
Йөзтүбән капланып,
Сөргенгә сөрелгән игездәй -

Яшәве - һай, авыр,
Өзелә эч-бавыр,
Тартыла җан-тамыр...
Кайтаваз фәкать бер:
«Бул сабыр!»

Тургай җыры

Ярсу чакларның чалымы,
Моңсу чакларның чыңы,
Кошлар күкрәгендә мәллә
Җанымның берәр кылы?
Нигә үзәкләрне өзә
Җәйләрдә тургай җыры?

Чишмәләрдән чиләгемә
Тәңкәләр коелгандай,
Сыйпап кына куеныма
Җиләс җил сыенгандай -
Тургайлар аһәң-сазында
Бар дөнья коена ла!

Сайраучы тургай, имеш, мин -
Биектә җырлар сузам.
Синең якты хисләреңә
Сөю сурәтен сызам -
Күңел күгендә парлашып,
Моң сибеп, җырлап торам!..

Аккош күленә

Диңгез яры.
Дулкын яллы
«тулпар атлар»
Ыргыла да ыргыла.
Минем җаным,
Хыял - таңым
Шул дулкындай ургыла.

Тулпарлары бигрәк ярсу,
Бигрәк кыю күренә.
Күбекләнеп кайнап чыккан
Су - тәнемдә сүрелә...

Күз камашырдай гүзәллек
Диңгезләрнең күзендә.
Ә мин боек.
Борлыгуның
Күләгәсе йөземдә.

Кайгыларым бер тарала,
Бер җыела, терелә.
Сау бул, диңгез,
Кайтыйм әле
Үзкәемнең
Якты Аккош күленә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    36
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ