Шәһри Казан

Фәйрүзә Мөслимова: "Яшьлеккә кайтасым килми, хаталары да күп булды"

Фәйрүзә Мөслимова үзен үрдәк белән чагыштыра: журналист та, шагыйрь дә, прозаик та ул. Күптән түгел Абдулла Алиш премиясенә лаек булды.

Аны балалар әдәбияты үсешенә өлеш кертүче әдипләргә бирәләр. Фәйрүзә ханымның сөенечләре моның белән генә чикләнми: җәй көне үзенең туган көнендә килене онык алып кайткан, ә улы Татарстан китап нәшрияты директоры булып куйды.


«Ярты ел Ашхабадта яшәп, татарчаны оныттым»

- Фәйрүзә ханым, каләмегезне кайчан кыштырдата башладыгыз?
- Мин Актаныш районындагы үзебезнең Иске Балтач авылындагы башлангыч мәктәптә, аннары - Иске Кормашта, 8-10 нчы классларны Актаныш урта мәктәбендә белем алдым. баланың сәләтен укытучы күреп алып, аны үстерә белергә тиеш. Миңа ул яктан әдәбият укытучыларым белән бәхет елмайды. Математиканы да үлә язып яраттым. Укытучыбыз Әминә Муллаәхмәтовна теоремалар сыза башласа, аларны ничек исбатларга кирәклеген алдан белә идем. Ул мине мәктәптән соң математика буенча китәрмен, дип уйлаган. Әдәбиятны сайлап, начар эшләдем, дип уйламыйм.

1972 елда Казан университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга кердем. Татар төркемендә дүрт кыз һәм алты егет идек. Бүген дә бер-беребезнең ничек яшәгәнен белеп торабыз.

- Әдәби хисләрегез журналистикага комачау итмәдеме?
- Юк, борын-борыннан килгән «Әллүки» әдәби берләшмәсенә дә йөрдек. Очрашуга язучыларны, шагыйрьләрне чакыра, бер-беребезнең иҗатын тикшерә идек. Берсендә минем шигырьләр буенча фикер алышу оештырылды. Хәйдәр Гайнетдинов, тегесе дә начар, монысы да начар, дип, бөтен язганнарымны тетеп салды. Берләшмәнең ул вакыттагы җитәкчесе Мөдәррис Вәлиев: «Фәйрүзәнең бер уңай ягын да тапмадыңмыни?» - дип сорады. «Бар, ләкин мин кимчелекләренә генә тукталдым», - дип каушап калды.

Мәктәптә укыганда Актанышның «Игенче даны» газетасына барып йөргәндә, мәрхүм журналист һәм шагыйрь Рифкать Закиров миңа эшнең җаен аңлатып, юнәлеш күрсәтүче кеше булды. Әдәбиятка кереп китүең кемгә юлыгуың һәм аралашуыңнан тора. Фәннүр Сафинның машинкада басылган шигырьләре үзе яшәгән тулай торак бүлмәсенең тәрәзә төбендә аунап ята иде. Ә мин әсәрләремне дәфтәргә, куен дәфтәренә язып, аларның машинкада басылуына кызыктым.

- Шәһәргә күченеп килгән авыл баласы, гадәттә, башкалар арасында акцентлы сөйләшүеннән, киенүеннән, үз-үзен тотышыннан берара кимсенеп йөри. Сездә дә андый комплекс булдымы?
- Булмады, русчаны гомергә әйбәт белдем. Өченче класста укыганда ярты ел әнкәйнең туганнарында Ашхабад шәһәрендә яшәдем. Шул вакыт эчендә татарчаны оныттым. Шуңа кимсендем. кышын әнкәй алырга килгәч, ул миңа татарча әйтә, ә мин русча җавап бирәм. Туган телемдә сөйләшә алмам, дип курыктым. Авылга кайтып җиткәнче, бер сүз татарча эндәшмәдем. Барлык туганнарыбызга күчтәнәчкә уенчыклар алган идек. Шуларның берсенә баргач, туганнан туган сеңлем Фәүзиянең колагына: «Бе-ез сез-гә-ә ал а-йу ба-ла-сы а-лып кайтты-ык», - дип иҗекләп әйттем. Шуннан ул: «Әни, әни! Нәни апа татарча сөйләшә бит», - дип кычкырды. Хәзер русча яза алсам да, акцент белән сөйләшәм.

«Балаларым укырга тиешле әсәрләрне үзем укып, эчтәлеген сөйли идем»

- Өченче курста укыганда кияүгә чыккансыз. Кая шулкадәр ашыктыгыз?
- Ул вакытта тулай тораклар аз һәм бик сирәк кешегә эләгә иде. Мин Париж Коммунасы урамында танышларыбыз Гайшә апа һәм аның кызы Регинаның бер бүлмәле фатирында тордым. Алар мине үз кызлары шикелле якын күрде. Әнисе белән кызы - бер караватта, мин икенчесендә йокладым. Ике елдан чыгып киттем. Кияүгә чыксам, тормыш көйләнер, ир кеше җаваплылыкны үз өстенә алыр кебек тоелды. Тормыш иптәшем Камил белән Бауман урамында тавышы беткән, пенсиягә чыккан җырчы Рәшидә апа Таминдарованың кечкенә фатирында яшәп тордык. Аннары Кызыл Маяк урамыннан берәүләрнең утын белән ягыла торган йортына күчтек. Камил телевидениедә эшләп йөрде. Әнкәй Казанга гел килеп торды, ул вакытта Актанышка самолет оча торган иде. Колхоздан Казанга машина барасы булса, бәрәңгесен дә, башкасын да төяп җибәрә иде.

Реклама

- Яшьлеккә кире кайтасыгыз киләме?
- Кайтасым килми, хаталары да күп булды. Яшьлектә акыл булмый, акыл булгач, яшьлек булмый, диләр.

- Балаларыгызга җитәрлек дәрәҗәдә тәрбия бирә алдым, дип уйлыйсызмы?
- Син теләгәнчә генә тәрбияләп бетереп булмый. Кешенең үз акылы, карашлары бар. Аталар һәм балалар арасында һәрвакыт нечкә конфликт була. Әнкәйнең дә таләпләре һәм тәрбиясе кырыс булды.

- Ни дәрәҗәдә кырыс?
- Аның мине бервакытта да кочаклап үпкәне, иркәләгәне булмады. Бер караганда, ул бит миңа ахирәт түгел, әнкәй. Аның белән килешмәгән очракта, алай түгел, дип каршы әйтә алмыйсың. Үләренә күп тә калмаган иде, бервакыт икәү диванда утырабыз. Ул иелде дә аягымны сыйпап куйды. Миңа әллә ничек булып китте, җыерылып, аякны алып куйдым. Аның үзенчә иркәләве булган икән. Әнкәй, нишлисең, дип куйдым. Нәзһәрия кызларын иркәли бит, диде. Безнең каршыда Нәзһәрия апалар тора иде, ул кызларын гел кочаклап, үбеп каршы ала иде. Әнкәй дә аларны күзәтеп торган, күрәсең. Ул бит Нәзһәрия апа, дип кенә әйтә алдым. Үз балаларымны артык иркәләдем сыман тоела. Хәзер оныклар белән кочаклашам.

- Балаларыгызны китапка ничек ияләштергән идегез?
- Улым Илдар белән кызым Диләрәнең арасы алты ел. Илдарга Советлар Союзы гимнын көч-хәл белән ятлаткан идем. Рус телендә калын булып татар халык әкиятләре басылып чыккач, Илдар шуның аша уку белән мавыгып китте. Университетта укыганда, аның өчен кайбер әсәрләрне укыйм да эчтәлеген сөйли идем, Диләрә белән дә шулай булды. Җыр китабын актарып, өчәүләп бөтен җырларны суза идек.

«Татарстан гимнын сөйләмәгән өчен, «ике»ле алды»

- Оныкларыгыз татар телен су урынына эчәме?
- Эчмиләр шул. Ник шулай булганына үзем дә гаҗәпләнәм. Илдар белән Диләрәгә, сез татар телен белү аркасында кеше булып йөрисез бит, дим. Дүрт оныгымның берсе - Азалия белән татарча сөйләшеп була әле. Илсинәгә берсендә Татарстан гимнын ятларга кушканнар. Беренче көнне сөйләмичә, «ике»ле алган. Шигырь ятлаганда, гадәттә, һәр сүзне тәрҗемә итеп, мәгънәсен аңлатам. Бервакыт Илсинәне мәктәптән алып, өйгә кайткач, ишекне эт дигән идем, миңа сәер генә карап куйды. Нәрсә булды, дим. Собака дип әйттең бит, диде. Диләрәнең улы Сәетне хоккейга яздырганнар. Берсендә аны алырга бардым. Чишенү бүлмәсендә эскәмиягә менеп басып, хоккей киемнәрен сала башлады. Сәетнең тешләре алышынган вакыт. Теш ничек, дип сорагач, ул төште тә утырды. Аптырап куйдым. Син миңа үзең слезай, дип әйттең, диде.

- Үзегезне үрдәк белән чагыштырам, дидегез. Шулай да балалар өчен әсәрләрегез иҗатыгызда нинди урын алып тора?
- Балалар өчен үз балаларым кечкенә булган чакта яздым. Соңыннан фотограф Ильяс Гыйләҗетдиновның «Сабантуй» газетасына мәктәп тормышыннан төшерелгән фоторәсемнәрен анда эшләгән Фәридә Вәгыйзова миңа бирә дә шуларга рәсем аслары уйлап чыгарырга куша иде. Мин аларны вакыйга итеп шигырь белән яздым. Бик күп җыелды. Аларны үземнең «Бүләк» китабыма да керттем. Китапның беренчесен Фәридәгә бүләк иттем.

Балалар өчен «Алтын капка» китабым Чаллыда «Аргамак» журналы нәшриятында чыгарга тиеш иде. Аны әзерләделәр, рәсемнәрен ясадылар, макетка салдылар, әмма КАМАЗдагы янгында журнал цехы да янып, китабым чыкмыйча калды. Күпмедер вакыттан соң аны «Аргамак» журналы кушымтасында чыгардылар.

- Сезне «Ялкын» журналыннан башка күз алдына китереп булмый. Хезмәттәшләрегез сүзенә ышансаң, үзегезне динозавр дип атыйсыз икән...
- «Ялкын»да 1982 елдан бирле эшлим. «Яшь ленинчы»дан соң өч ел 22 нче авиация заводы газетасында эшләп алдым. Эшчеләр газетага балалар сыман илаһиландырып карамый. Аннары яңадан балалар матбугатына кайттым. «Ялкын»да эшләгән дустым, якташым Эльмира Закирова, декретка китеп, мине үз урынына чакырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: