Шәһри Казан

Гармунчы

«ШК» журналисты республикадагы бердәнбер остадан тальян ясау серләрен өйрәнеп кайтты.

Татарстанда гына түгел, якын тирәдәге чит төбәкләрдә дә бердәнбер оста гармун ясаучы ул Айрат Харисов. Татарстанның халык артисты мәрхүм Рөстәм Вәлиев тә аның гармуннарында яратып уйный иде. Айрат абый турында ишетеп кенә белә идем, быел Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында үзе белән танышырга насыйп булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та аның тальянда сыздыруына сок­ланып, премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка Айрат абыйга ярдәм күрсәтергә йөкләмә биргән иде.

«Беренче тальян 1 миллионга сатылды»
Айрат абый тумышы белән Башкортстанның Борай районы, Кәшкәләү авылыннан. Гаиләдә алар алты бала үсәләр. Әтисе -оста гармунчы Зөфәр абый, улына кечкенә чагында ук «Казан» сүзе язылган гармун бүләк итә. «Шул чакта ук язмышымны Казан белән бәйлисем билгеле булган, күрәсең», - дип елмая әңгәмәдәшем. Балачак истәлекләрен йотлыгып тыңлыйм. Матур сөйләү осталыгы әнисе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәһиҗәт ападан күчкән.

Мәктәпне тәмамлагач та, Айрат, абыйсы юлыннан китеп, рәссам һөнәрен үзләштерә. Олы абыйлары Ринат Харис кебек Россиянең атказанган рәссамы булып китмәсә дә, рәсем ясау осталыгы бар. Шулай да гармунга булган мәхәббәт үзенекен итә.

- Башкортстан дәүләт педагогия институтының соңгы курсында укыганда, диплом эше өчен гармунда уйнаучы бабай сурәтен ясарга тиеш идем. Тик күңел гармунның үзен ясап карарга талпына. Ике дә уйламый, авылга кайттым да, әтинең чормадагы иске гармунын табып, шуны яңартырга керештем. Уфада танылган гармун ясау остасы Җидеяр Мөхәяровның остаханәсе бар иде. Аңа ярдәм сорап бардым, минем төп остазым, үрнәк алырдай кешем ул булды, бүген дә аңа рәхмәтлемен. Виртуоз гармунчы да иде Җидеяр абый. Балачагыннан уйный. Алар нәселләре белән гармун ясау осталары булганнар. Җидеяр абый югары белемле профессиональ музыкант иде. Кызганыч, арабыздан иртә китеп барды, - ди Айрат абый.

Җидеяр аганың фотосы бүген дә әңгәмәдәшемнең бүлмәсендә эленеп тора.

Башкортстанның Дүртөйле районы Исмаил авылында сәнгать мәктәбен җитәкләгәндә дә гармунын кулыннан төшерми Айрат абый. Балаларга үзе ясаган тальяннарын өләшеп, ансамбль оештыра, уйнарга өйрәтә. Мәскәү сәхнәсендә дә чыгыш ясыйлар. Күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулыйлар.

- Беренче гармуныгызны сат­каныгызны хәтерлисезме? Авыр булгандыр?
- Беренче гармуным диплом эше өчен ясалган иде. Аны Җидеяр абый 1 миллион сумга сатып бирде. Ул вакытта «нульләр» бетмәгән иде әле. Авыр кичердем. Һәр гармунны да сатканда кызганыч.

- Иң яраткан гармуныгыз бармы соң?
- Читекченең читеге юк дигәндәй, ышанмассыз, әмма үземнең өйдә бер гармун да юк. Үзем өчен дип ясыйм да сорап алып китәләр. Күргәзмәләргә куяр өчен берничә матур гармун ясыйсы килә дә, вакыт җитеп бетми. Балалар өчен кечкенә гармуннар ясау теләге дә бар.

Реклама

- Айрат абый, гармун сатып баеп буламы?
- Юк инде, хәзер уйнаучысы да аз бит аның. Музыка мәктәпләрендә дә иң сирәк очрый торган уен коралы - гармун. Ихтыяҗ булмагач, фабрикалар да ябылып бетте диярлек. Гармун ясаганда күз нык бетә, станокта эшләгәндә тузан, тавыш.

- Бер гармун ничә сум тора?
- Төрлечә, 40 меңнән башлана.

Гармуныңның төймәләрен ничек белеп басасың...
- Үзегезнең осталыкны башкаларга өйрәтеп калдыру теләге юкмы? Әйтик, гармун ясаучылар мәктәбе булдыру нияте.
- Җидеяр абый Чаллыга күченеп киткәч, мин дә, мәктәпне ташлап (ул чакта укытучы булып эшли идем), артыннан иярдем. Ике ел Чаллы-Исмаил арасын таптадым. Ике ел остазымның өендә яшәп, гармун ясау осталыгына, тальянда уйнарга өйрәндем. Чын-чынлап бу эшнең серләренә төшенергә теләгән кеше үзе эзләп таба ул останы. Минем янга да хәрби пенсионер Хәмит абый килеп йөри, яшь баянчы Фидан Хәлиуллин дәресләр ала. Киңәш сорап шалтыратучылар да күп. Өметле яшьләр булуы сөендерә.

Айрат Харисовның гармуннарын әллә кайдан танырга була. Аларда үзенә генә хас татар рухы саклана. «Татар» дип язып кую гына ул миллилекне аңлатмый, агачтан төрле бизәкләр уеп, гармунга татарлык төсмере өстим», - ди Айрат абый. Аның тальяннарында гына танылган гармун ясау остасы Җидеяр агадан калган үзенчәлекле орнамент сакланып килә. Гармунның һәр детален кулдан ясарга тырыша ул. Һәр тальянына күңел җылысы биреп эшли. Грифларын агачтан ясый, күреген каты кәгазьдән бөгә, тукымасын да үзе ябыштыра, буйый, лаклый, каешларын үзе тегә, кыңгыравын куя, көйли. Бер гармунны ясарга уртача бер ай вакыт китә, ди.

- Гармун матурлыкны ярата. Шуңа да күрекләрен ялтыравыклы итәргә, ташлар белән бизәргә, уен коралына матур «күлмәкләр» кидерергә тырышам, - ди оста.

- Гармун ясауда иң авыры нәрсә?
- Кулдан эшләнгән җиз телле гармунның яңгырашы әллә кайдан аерылып тора. Уен коралы фабрикаларында эш­ләнгән әзер телләр белән эшләүчеләр очрый. Тик телләрне кулдан ясый белүче юк дияргә була. Бу - гармун ясауда иң төп мөһим нәрсә. Минем махсус музыкаль белемем дә юк, нота да танымыйм, беренче тальянымны ясаганда хәтта бер генә музыка уен коралында да уйный белми идем. Телләрне ясаганда, көйне тою, сизгер булу кирәк. Аларны, гадәттә, җиз чыбыктан тапап ясыйм. Бу бик четерек­ле, сабырлык сорый торган эш. Гармун теле артык юан да, нечкә дә булмасын, һәрберсен чиертеп карыйсың, кирәк икән, игәүлисең, кыздырасың, суытасың. Какканда да сак булу сорала. Ахырдан гармунны көйләп бетергәч, беренче тапкыр уйнауга, нәтиҗәсен күрәсең. Бу - иң дулкынландыр­гыч мизгел, бала туганда елап җибәргәндәй, гармун да дөньяга уйнап аваз сала.

- Эшмәкәрләр җыенында Президент сезгә ярдәм күрсәтеләчәк дигән иде.
- Казанга килгәнемә биш ел була. Гаиләм, хатыным Райлә, ике кызым Башкортстанда. Шуңа үзем дә бер аягым белән туган ягымда дисәң була. Остаханәм, станокларым да шунда. Былтыр гармун ясау өчен кирәкле материаллар алу өчен грант откан идем, ләкин эшләр өчен махсус бина булмау эшне тоткарлап килде. Эшмәкәрләр җыенында Президентның миңа игътибар итүе эзсез узмады. Марат Әхмәтов белән очрашып сөйләштек. Шөкер, миңа остаханә өчен бина бирелде. Тиздән шунда күченергә һәм 25 еллык тәҗрибәмне тагын да камилләштереп дәвам итәргә уйлыйм, гармун ясау минем яшәү рәвешемә әйләнде.

Мине озатыр алдыннан әңгәмәдәшем әле яңа гына ясап бетергән тальянын сынады. Гармунның телләренә кагылуга, моңлы көй агылды, Айрат абыйның йөзендә елмаю. Димәк, «яңа туган сабые» өметле. Тик бу гармуны да өендә озак тоткарланмаячак, тиздән аны Туймазыга алып китәчәкләр. «Уйныйм да, җырлыйм да» дип исемләнгән гармунда уйнап җырлаучылар бәйгесендә төп җиңүчегә шәп бүләк булачак бу тальян.


Айрат Харисов үзе ясаган гармунда уйный (ВИДЕО)

Илдар Мөхәммәтҗанов һәм автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: