Шәһри Казан

Хәния Фәрхи белән соңгы әңгәмә: «Үкенечем – Габделхәйгә малай табып бирә алмадым»

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең "Шәһри Казанда" дөнья күргән соңгы интервьюсын сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

- Тормыш иптәшегез бәйрәмнәрдә сюрпризлар ясый беләме?
- Миңа калса, хатын-кызны шаккатыру җиңел эш түгел. Гадәттә, бүләкләрне бергә алабыз. Бәйрәм иртәсендә ул миңа һәрвакыт ак розалар алып кайта. Табын әзерли. Шашлык пешерә, күмердә балыкны тәмле итеп кыздыра. Моның өчен авылда махсус мич ясап куйды. Учак ягып, шәмнәр куеп, матур кич уздырабыз.

- Кызганычка каршы, тормыш үкенечсез булмый...
- Үкенечем Габделхәйгә малай табып бирә алмавым. Биктаһиров фамилиясе аңарда туктап кала. Иремнең калган туганнары хатын-кызлар - 5 сеңлесе бар.


- Салават Фәтхетдинов: "Бүген кайда карама - йолдыз, җиргә төшеп беттеләр, хәзер йолдызлар өстеннән йөрибез", - ди. Сез бу хакта нинди фикердә? Татар эстрадасында кемнең иҗаты ошый?
- Хәмдүнә Тимергалиеваның энергетикасына, харизмасына шаккатам. Зәйнәпне тыңлыйм. Асылъяр кыю адымнар белән сәхнәгә чыккан иде, кызганычка каршы, югалды. Ул кыз тавышы һәм матурлыгы белән зур җырчы булырга тиеш иде. Эстрадада күпләр җиңел акча өмет итеп, үзләрен юк итә. Бушлай сыр кайда? Әйе, капканда. Бүгенге көндә үзең тырышмыйча зур үрләр яулап булмый. Ир-ат җырчыларга килгәндә, әлбәттә, Салават белән Айдар! Алар белән якын дуслар да мин. Яшьләрдән Раяз Фасыйховның иҗатын яратам, аның таланты күпкырлы.

- Бервакыт Хәния Фәрхи матурлык салоны ачкан икән, дип сөйләделәр.
- Ике куянның койрыгын берьюлы тотып булмау сәбәпле, матурлык салоны ачылырга тиешле бинаны арендага бирергә уйладым. Тотынсаң, эшне җиренә җиткерергә кирәк бит. "Хәниянең матурлык салоны" дигәч, халык миңа дип киләчәк. Ул эшкә мин бөтенләй кереп чумарга тиешмен. Минем уйлавымча, ул "Хатын-кыз клубы" шикелле урын булырга тиеш. Прическа, макияжлар ясаучы гына түгел, ә психологик үзәк итәсем килә. Рәнҗетелгән, кимсетелгән гүзәл затларга ярдәм итү.

- Сезгә бизәнергә күпме вакыт кирәк?
- Өйгә кеше килеп керсә, 6-7 минут та җитә. Машинада да шул вакыт эчендә бизәнә алам. Урамга, кибеткә чыгарга икән, якынча 20 минут вакыт кирәк. Әлбәттә, сүз сәхнә макияжы хакында бармый. Аның өчен профессиональ куллар һәм озак вакыт таләп ителә. Аеруча прическага. Моңа тиклем төркемдәге егет-кызлар прическа ясый иде. Аларны махсус укытып чыгара идек. Биюче егетебез Айрат, Чулпан исемле саксофончыбыз эшләде. Ә хәзер үзебез белән үз эшенең остасы Рәмиләне йөртәбез.

Реклама



- Ялгышмасам, күп еллар бер үк төрле прическа белән йөрисез.
- Бит төзелеше үзенчәлекле, башка прическа килешми. Кыйммәтле париклар да алып карадым. Парикны салгач, хатын-кыз бөтенләй ямьсезләнә икән. Иң яхшысы - табигый кыяфәтеңә канәгать булып, үз чәчең белән йөрү.

- Хәния Фәрхи дә банкетларда җырлыймы?
- Ник җырламаска?! Бу эш бер дә җиңел түгел. Кеше ашап-эчеп утырганда, аларның күңелен күреп кара әле?!

- Ә заказ бирүчеләр Сезнең белән элемтәгә ничек чыга?
- Кесә телефоннары барлыкка килгәннән бирле Габделхәйнең номеры бер дә үзгәрмәде - аның аша. Күп очракта миңа шалтыраталар. Телефон номерымны яшермим, сораган кешегә бирәм. Оештыру, финанс мәсьәләләре буенча сорау яудыра башласалар, Габделхәйгә шалтыратыгыз дип әйтәм.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 декабря 2017 в 19:59
    Шәһәр читендә Чуар тормыш белән яши бу тирә. Биге шыңгырдап ачыла торган сары капкалар, капкасы сугыш елларында утынга ягылып, баганалары гына утырып калган шыр ялангач ишегаллары... Бер якка кыйшаеп бара торган бер катлы иске өйләр, шулар белән рәттән үк диярлек, хәзерге заман архитектурасы буенча фасадына балконнар, ярым колонналар чыгарып салынган өч-дүрт катлы яңа корпуслар. Йомышка-юлга ярый торган «уфалла» арбалары һәм, шоферлары шунда торганлыктан, әллә нидә бер ялтырап килеп чыгучы лимузиннар...
    7
    0
    0
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 10 декабря 2017 в 10:00
    Герой әби Әминә әби Шәфигуллина – «Элекон» заводы тарихында иң беренче Социалистик Хезмәт Герое исемен алган кеше. Аңа кадәр Татарстанда бу югары бүләккә унҗиде кеше генә ия булган, ул – унсигезенчесе һәм иң гаҗәбе – Герой исемен Әминә әби 36 яшендә үк алган.
    188
    0
    0
  • 10 декабря 2017 в 11:11
    Ялт-йолт килеп торсын өчен Хатын-кызларның күбесе ир-атларга аяк киеменең нинди булуына карап бәя бирә. Пычрак яки тузан кунган ботинка кигән ир затына хатын-кыз борын чөереп кенә карый. Кибеттән сатып кына алган вакытта бөтен аяк киеме дә матур булып ялтырап тора. Тора-бара тоныклана, беренчел матурлыгын югалта. Аяк киемен бакслап ялтыратуның да серләре бар.
    159
    0
    0