Шәһри Казан

Холкын беләсең килсә – ашатып кара

Психологлар кешенең нинди ризык яратуыннан чыгып аның холкын белеп була дигән фикергә килгәннәр. Кеше тормышының авыр мизгелләрендә моңарчы өнәмәгән ризыкка тартыла башларга мөмкин икән. Мисалга, берәүне хатыны ташлап китә яки эштән кыскартуга эләгә ди. Моңа кадәр кабып та карамаган торт кисәген авызына озату барышында анда: «Ни булды икән миңа?» -...

Клиентларының нәрсә ашауларын һәм аларның тормышларында килеп туган хәлләрне озак еллар дәвамында күзәтүләрдән чыгып галимнәр ризык, кешенең кәефе һәм характерының үзара тыгыз бәйләнештә торуын ачыклаганнар. Моны исендә тоткан кешеләр үзләренә кунакка килүчеләрнең тормышларында нәрсәләр көтеләчәген күрәзәчесез дә әйтеп бирергә мөмкин хәтта. Мисалга, кунаклар арасыннан берәрсе өстәлдәге яшелчә яки җиләк-җимешләрне генә «себереп сала» ди. Димәк, үзе сиздермәскә тырышса да, аның тормышында зур үзгәрешләр чоры башланган. Бәлки ул кемгәдер гашыйк булып, мәхәббәт утында янадыр. Норвегия университеты профессоры Олаф Линдстрем сүзләренә караганда, көтмәгәндә генә үтереп кишер кимерү теләге туган очракта үзегезнең караңгы уйлар «тоткыны»на әйләнгәнегезне белегез. Алма күрүгә авызыгызга сулар килә икән - сездә җиң сызганып эшкә чуму теләге уянган. Ризыкның куелыгы-сыеклыгы да әһәмияткә ия. Шулпа яки аш кебек сыеграк нәрсә ашыйсыгыз килеп куйса, сез үзегезне ялгыз хис итәсез дигән сүз. Инде бутерброд кебек нык һәм салкын ашка тарта икән - җаныгызга тынычсызлык, хәвефләнү оялаган.
Ризык кешенең сексуаль потенциалын да билгели икән. Гашыйклар тәмлерәк һәм үзенчәлеклерәк тукланган саен аларның матур гаилә корып, балалар үстерү мөмкинлеге арта. Мондый сәер бәйләнешнең сәбәпләрен Американың туклану институты табиб-диетологы Стив Ганье болай аңлата: «Тәмле ризыкны ашаган чакта киткән импульслар, сексуаль канәгатьләнүнеке кебек үк, баш миенең бер үк өлешендә эшкәртелә. Моннан тыш хатын-кызга карындагы баланы таза итеп үстерү өчен яхшы туклану да кирәк. Тәмле ризыкка өстенлек бирүче парлар бер-берсен шулай аңасты дәрәҗәсендә дә сайлыйлар». Ә аз ашаучыларга карата аңасты дәрәҗәсендә ышанычсызлык уянуын да белеп тору зыян итмәс. Баш миенең бер почмагында барыбер «Әллә чирлеме икән бу?» - дигән сорау тумыйча калмый. Шулай булгач, кешенең кемлеген белү өчен аның белән разведкага барып торасы да юк, ризыктан сыгылып торган өстәл артына утыртып сыйларга гына кирәк икән. Шунысын да әйтергә кирәк, ризыктан тәм табып, рәхәтләнеп ашаучылар белән чагыштырганда, сайланып кына тегене-моны чемченеп утыручыларның характерлары бик төрле. Беренчеләре шат күңелле, ягымлы, мәхәббәт өлкәсендә дә хисләрен яшермәүләре белән аерылып торса, икенчеләре сөйгәннәренең җан эреткеч сүзләренә дә салкын кала ала икән. Салкынлык шулай ук вегетарианнарга да хас. Психологлар монысын аларның иттән ваз кичүләренә бәйләп аңлата.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: