Шәһри Казан

Хәзер яшьләр «культурно» өйләнешә

Чувашиядәге татар авылларында әле хәзер дә кыз урлыйлар икән. Комсомол районының Тукай авылы кызлары кияүгә бары тик шулай гына бару яклы ди. Ни өчен дигәндә, аның бер кызык кына хикмәте бар. Ир белән хатын арасында аңлашылмаучанлык яки тавыш чыкмый тормый, әлбәттә, менә шул вакытта әйтеп кара инде син аңа «ник...

- Урлап кайту бит ул ике төрле, чынлап торып һәм кызның үз ризалыгы белән. Ә сездә ничек? - дип сорыйбыз тукайлылардан.

- Алдан сөйләшеп куеп, билгеле. Егет кызны өенә алып кайтуга ук артларыннан мулла белән кызның әти-әнисе дә килеп җитә. Алар рөхсәтеннән башка булмый бит инде.

Никахны аларда ике тапкыр укыталар икән. Урлап кайткан төнне һәм кунаклар җыеп, зур мәҗлес ясап.

Ә менә үзебезнең Балтач районында исә урланган кыз белән иптәш кызы да кайта торган булган. Дусты егет белән кыз арасында бернәрсә дә булмавына шаһит сыйфатында кайткан. Ә инде икенче көнне кызның әти-әниләрен, мулланы чакырып, никах укытканнар. Иптәш кыз туйда да шаһит булган.

Биектау районыннан бер танышым, безнең якта кызны урлап өйләнсәләр, туй үткәрми торган булганнар, дип гаҗәпләндерде. Аның әнисен дә урлаганнар. Кызның әнисе, ничек инде мин бердәнбер баламны туйсыз бирим дигәч, туй мәҗлесен кыз ягында гына уздырганнар.

Кайчандыр Питрәч районының Шәле авылында кыз урлау йоласы бик популяр булган. Тумышы белән шул авылдан булган Сания ападан шул йола турында сораштык.

- Хәзер бит кызны әти-әнисеннән сорап алу модада. Минем үземне дә урлап алып кайттылар дияргә була. Булачак ирем авылыбызның бер башында, мин икенче башында яши идек. Очрашып йөри башлагач, әле безнең яктагы урамнарда йөрибез, әле алар ягына чыккалый идек. Ул якка барган саен, хәзер үзебезгә генә алып керәм, дия иде. Ризалыгымны бирмәдем. Беркөнне күрше әбигә кереп чыгыйм әле дип, аның ишегалдына кереп киттек. Шунда капканы бикләде дә куйды. Менә хәзер син минеке инде дип, өйгә җибәрмәде. Күрше әбиең белән алдан сөйләшеп, аны үзләренә кунакка озаткан булган.

Сания апаның кызын да урлаганнар.

- Әтисе белән икәүләп төне буе тәрәзә яныннан китмичә, аның кайтканын көттек. Иртән-иртүк, кеше кара күргәнче, булачак кода белән кодагый килеп җитте. Никах турында сөйләштек. Аннан улым да киленне урлап кайтты. Очрашып йөргән кызының мунчадан чыгышы икән, дуслары белән урлаганнар да киткәннәр. Мунчадан чыккан халаты белән килеп керде булачак киленебез. Мин йокларга җыенып йөри идем, караватыма бер менәм, бер төшәм - нәрсә эшләргә дә белмим. Балалар мине тәмам каушатты. Шуннан бирле бер гаилә булып яшибез. Хәзер инде егетләр «культурно» кыланалар: кызның әти-­әнисенә барып өйләнешергә ризалык сорыйлар. Кыз урлау йоласы бетте...

Кыз сорау дигәннән, күршем - өч кыз үстерүче Асия апа кыз бирүләр бигрәк кыйммәткә төшә инде дип зарланып утырды.

- Кызны сорарга ки­ләләр - бер әзерләнәсең. Бирнә әзерлисең - ике. Никах уздырасың - өч. Туй көнне кыз яңадан өйгә кайтып утыра да кыз озату йоласын башкарасың - дүрт. Туйны хәзер өйдә түгел, ресторанда, әллә кайларда уздыралар - анда акчаны егет белән кыз икегә бүлеп түлиләр, биш булдымы? Кайберәүләр никахлашып бер-­ике ай, кайберләре берәр ел яшәгәч, туй үткәрә. Шуннан соң кабат ата-анасы йортына кайтып, кызны яшереп куеп, егетне эзләтеп, тиз генә бирмибез дип аптыратып бетерәләр. Бу нәрсә инде. Ярый әле кияү, кызыгыз үзегезгә булсын алайса дип, кайтып китми...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: