Шәһри Казан

Илфак Шиһаповның сөйләшәсе килә, тик...

«Җүләрләнде бу яшьләр, дигән иде моннан берничә ел элек бер авылдаш абзый. Үз-үзләре белән сөйләшеп йөри башладылар хәзер».

Абзый бик яхшы ишетсә дә, начаррак күргәнгә, яшьләрнең үз-үзләре белән түгел, кесә телефоныннан сөйләшеп йөргәнен чамалап бетермәгән бугай.
Аннан соң берничә ел үтте инде. Инде хәзер ул телефоннардан сөйләшеп кенә калмыйлар, уеннар уйныйлар, язышалар, тагын әллә ниләр эшлиләр... Заманасы шул дияр идең дә - ачу килә: берәү белән дә иркенләп, кешечә аралашып булмый хәзер. Тәмләп сөйләшеп кенә утыра башлыйсың - әңгәмәдәшеңнең телефоны чиелдап ала: ниндидер хәбәр килгән, димәк. Һәм кеше синең белән сөйләшер урынына, ашыгып, шул каһәр суккыры аппаратында казына башлый, ашыгып нидер яза... Чирмешәндә бер кызның ике бармак белән телефонында SMS язганын күреп шаккаткан идем мин. Бер генә редакциянең машинисткасы да андый тизлек белән эшли алмыйдыр ул. Тегеңә җавап бирәләр. Бу тагын баса. Шактый озак дәвам итте язышу. Иң кызыгы соңрак беленде: баксаң, кызыйның иптәш кызы шул ук бинада утырган икән... Нигә очрашып кешечә сөйләшмәскә?! Аптыраган...

Реклама

Телефонга бөтенләй битараф булган бик яхшы танышым бар. Язучы Марат Кәбиров ул. Еш кына телефонының кайларда аунаганын да белми. Көне буе шалтырат син аңа - алмый һәм бетте. Марат - туктаусыз яза, эшли торган кеше. Аның белән очрашып сөйләшү рәхәт ичмасам. Беркем бүлми, телефон чиелдамый. Рәхәтләнеп, тәмләп сөйләшәсең. Ниндидер уртак идеялар туа... Рәхәт... «Кирәк булсам, адресны беләсең», - генә ди ул. Тик Марат кебекләр сирәк. Күбебез шул телефон чиелдаган тавышсыз яши дә алмыйбыз бугай инде.
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: