Шәһри Казан

Илшат Әминов: «Бер генә татар калса да, ТНВ эшләячәк»

26 августта «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе эшли башлауга 15 ел булды. Шул вакыт эчендә тапшырулар үзгәргән, студияләр яңарган, алып баручылар алышынган, ләкин ничек кенә булмасын, телеканал үз шигаренә тугры кала: «ТНВ берләштерә». Бәйрәм уңаеннан «Шәһри Казан» журналистлары «Яңа Гасыр» телевидениесендә кунакта булып кайтты.

Яңа сезонда - яңа тапшырулар
Телевидениегә эләгүе җиңел түгел, территориягә кергәнче үк, пропуск сорыйлар. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен дә шундый тәртип булдырганнар. Тар гына коридорлардан һәркем каядыр ашыга, күбесенең йөзе таныш. Әнә «Яшьләр тукталышы» тапшыруын алып баручылар Иван Остроумов белән Айзилә Батырханова.

- Яшьләр тапшыруда кү­рер­гә теләгән темаларны социаль челтәрләр аша да юллый, күбесен спорт, блогерлар тормышы кызыксындыра. Сюжетларны хәтта рус телле яшьләр дә карый. Тел, гомумән, безнең өчен проблема түгел. Бүгенге яшьләр төрле телдә сөйләшә, иң мөһиме: ана телен онытмау. Яшьләр белән бер агымда булырга тырышабыз. Үзең теләп эшләгән әйбер тәмле дә була, үзең дә 100 процентка ачыласың, - дип бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләде Айзилә белән Ваня. Яшьләрдән алган энергетика, позитив кәеф белән, лабиринтны хәтерләткән коридордан алга атлыйбыз.

Беренче тукталыш - «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов кабинетында. Ул «Шәһри Казан» газетасы өчен эксклюзив әңгәмә бирде.

- Илшат Юнысович, 15 елга нәтиҗә ясап, бу вакыт аралыгында ирешелгән иң төп уңышларны, каймагын гына җыеп әйтегез әле.
- 15 елга нәтиҗә - ТНВ­ның төп канал буларак танылуы. Аны бөтен дөньяда диярлек карыйлар. Бу - татар халкын бер җеп белән бәйли торган канал, татар дөньясын берләштергән бер ныгытма. Иң авыры - татар телен, милли мәдәниятне сак­лап калу. Мин гел әйтәм: бер генә татар калса да, ТНВ шул татар кешесе өчен эшләячәк. 15 ел - чагыштыр­мача күп түгел. Хәл итәсе проблемалар да бар. Телевидениегә таләп­ләр арта бара. Яңа техник чаралар кирәк. Без НD форматына күчәргә дә өлгермәдек, инде 8К стандарты барлыкка килде. Тиздән телевидениедәге сыйфат фотоаппаратныкыннан да яхшырак булачак. Хәзер традицион формадагы эфирлы телевидение бетеп бара, киләчәктә бар нәрсә смартфонга күчәчәк.

- Телевизорлар бетә дияргә телисезме?
- Телевизор күп функцияле җай­ланмага әйләнер, мөгаен. Анда, кирәк икән, микродулкынлы мич, интернет белән дә идарә итеп булачак. Ничек кенә булмасын, һәрчак төп мәсьәлә - тамашачыга нәрсә тәкъдим итү, без һәрвакыт шул хакта баш ватабыз. Икенчесе - ике телле каналны ничек алып барырга кирәклеге турында 15 ел буе уйланабыз. Килеп җитәр бер вакыт, эфирлы телевидениеләр беткәч, татар телендә генә аерым каналлар булдыру мөмкинлеге туар дип уйлыйм.

Яңа сезон яңалыклары, тамашачыга тәкъдим ите­ләчәк тапшырулар хакында Илшат Әминов үзенең урынбасары - баш мөхәррир Данил Гыйниятов белән бергә сөйләде. «Переведи!» тапшыруын бәйге формасында эшләргә җыеналар. Декабрь урталарында абсолют җиңүчене акчалата бүләк көтә. Татарстанның Мәгариф министрлыгы белән берлектә «Бергәләп өйрәник» грант-тапшыруы әзерләнә. Тамашачыга, яңа форматтагы тапшыру аша, татар телен өйрәнү мөмкинлеге туа.

Иртә белән эфирга чыга торган «Будильник» тапшыруын «Здравствуйте» дип аталганы алыштырачак. «Кай­нар хит» тапшыруының эфир вакытын озайтырга уйлыйлар. Стандарт булмаган клипларга сюжеты, картиналары, эчтәлеге ягыннан белгечләр бәя бирер дип көтелә. Үзенә күрә музыкаль рингны хәтерләткән бу тапшыру «Болгар радиосы»нда эшләп килүче сәнгать советының дәвамы буларак тәкъдим ителә.

Яңа сезонның төп яңалыгының берсе - Ләйлә Дәүләтова ТНВга кире кайта. Ул әлегә декрет ялында булган. Кыскасы, тиздән «Адәм белән һава» тапшыруы кабат эфирга чыгачак. «Кәмит-Җәвит» юмористик шоу тапшыруы да тамашачыны сөендерер, мөгаен. «Башваткыч» тапшыруы аша күпләр яратып өлгергән Җәвит Шакировны да яңа сезонда күреп булыр. Ул бу тапшыруны, капка төбендә барысын да үз янына җыеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыручы образында алып бара. Җәвит Шакиров белән бергә язучылар, музыкантлар, юмористлар, җыр­чылар, мәзәкләр сөйләшеп, инстаграм яңалыкларын барлап утырачаклар.

«Яңа дәвер» тапшыруы татарча альтернатив музыканы танытачак. Сәнгатьнең бу юнәлешен халыкка җиткерергә кирәк дип саный җитәкчелек. «Тапталган темалардан китеп, яңа җырлар иҗат итүне хупларга гына кирәк. Без альтернатив музыканы танытучылар өчен бер трамплин була алсак, начар түгел», - ди Илшат Әминов.

ТНВ акрынлап НD форматка күчә. Гади тел белән әйткәндә, бу югары сыйфат дигәнне аңлата. Барлык федераль каналлар да әлеге форматта эшли. Техник яктан канал моңа әзер. Кайбер тапшыруларны югары сыйфатта күрсәтә дә башлаганнар. Тамашачылар арасында сыйфат яхшырак булганга, футбол матчларын «Яңа Гасыр» аша караучылар арткан икән. «Сыйфат - иң мөһиме. Моңа эчтәлек, техник яктан камиллек тә керә», - ди Илшат Әминов.

Телевидение - тормыш көзгесе

«Телевидениене биш бармагыгыз кебек белеп бетергәнсездер инде?» - дибез 25 елга якын телевидениедә эшләүче Данил Гыйниятовка.

- Белеп бетереп булмый аны. Телевидение - төпсез кое кебек. Гомер буе өйрәнәсең. Тормыш үзгәреп тора. Ә телевидение - тормыш көзгесе. Безгә шул ук вакытта, тамашачыдан ярты гына адым булса да, алда барырга кирәк. Телевизор караучыларны башкача тотып торып булмый, бүген һәркемнең кулында телефон бит, - дип елмая ул.

1990 елларда яңалыклар редакциясендә интернетка тоташкан бер генә компьютер булган заманнарны яхшы хәтерли Данил Гыйниятов. Бүген журналистларга мәгълүмат табу уңайлы, шул ук вакытта катлаулы да. Мәгълүмат чыганаклары күп, яңалыкларны вакытында тамашачыга җиткерергә кирәк. Данил Гыйниятов алып бара торган «Ком сәгате» тапшыруы телевидениенең алтын фонды дисәң дә була. Танылган шәхесләрнең исән чакларында биргән тормыш әңгәмәләре зур кыйммәткә ия. Иң мөһиме: бу бәһа бүгенге көн белән генә бәяләнми, торган саен язмаларның мәгънәсе, кадере арта бара. Тапшыру кичерешләргә бай, ихлас булсын өчен, шәхесләргә беркайчан да сорауларны алдан бирмиләр икән. «Кеше нәрсә сөйлисен алдан уйлап килсә, эчкерсезлек югала», - ди Данил Гыйниятов.



Киләсе тукталыш - яңалыклар редакциясе. Бу бүлмә бал кортлары мыжлап торган ояны хәтерләтә. Журналистларның кайсы съемкадан кайтып керә, икенчесе сюжет төшерергә чыгып чаба. Редакция­дә телефон тынмый. Электрон поч­та аша көн саен 400ләп хат кабул ителә икән.

- Бу көн яңалыкларын без инде кичтән әзерли башлыйбыз. Килгән хатлар, чакырулар, вакыйгалар барлана, төп темалар билгеләнә. Иртән исә, «Татарстан хәбәрләре», «Новости Татарстана» программалары продюсерлары, координаторлар белән яңадан җыелып, көн картинасын тулыландырырга тотынабыз. Программаны баету өчен, төбәкләрдә эшләүче хезмәттәшләребезне дә җәлеп итәбез. Хәбәрләрнең тәҗрибәле ике продюсеры бар. Энҗе Шәйхетдинова бе­лән Гөлназ Мирхалилова - минем уң кулларым. Корреспондентларга бурыч куюдан башлап, әзер сюжетларны эфирга тапшыруга кадәр алар җаваплы. Телевидение ул - командалы эш. Ә мәгълүмати хезмәт бүлеге - бертуктаусыз хә­рәкәт ул, монда көн дә, төн дә юк. Сине, сәгать 4тә уятып, юл һәлакәте төшерергә җибәрер­гә дә, йокысыз калдырырга да мөмкиннәр. Безнекеләр моны аңлап эшкә килә, - ди мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программаларның баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина.

Хәбәрләр - аерым бер дөнья. Хәбәрчеләр Гүзәл Алимова, Динә Хисаметдинова репортажларыннан соң, караучылар еш кына шалтыратып рәхмәт әйтә. Әнә Әлки районының Татар Борнае авылында яшәүчеләрнең сусыз тилмерүе турында материал чыгып ике атна узуга ук, су кушканнар. Җәлил бистәсендә ут, су, җылылыксыз тилмергән, балалары була торып та ялгызы гомер итүче әби турында репортаж төшерелгәннән соң, бистә халкы аңа игътибарны арттырган.

«Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова:

- Минем яратып куллана торган бер әйтемем бар: яңалыклар өчен һәр көн мөһим. Безне тамашачы карасын өчен оперативлык, ниндидер карар кабул итүгә тәэсир итәрлек, көндәлек тормыш өчен мөһим темаларга материаллар әзерләү беренче урында тора. Республиканың көндәлек сулышын, яшәешен тоеп эшләргә, бу хакта тамашачыга тулы мәгълүмат бирергә тырышабыз, - ди.

Телевидениегә беренче тапкыр килгәч, ишек ачып керткән «Татарстан хәбәрләре» тапшыруында спорт яңалыкларын алып баручы Илдар Сафиуллинны да яхшы хәтерли әле. «Егетнең кулы җиңел булды», - дип шаярта.

Туры эфир ярты чәчне агарта

Съемкалар вакытында 10 килолы камераларны, штативларны операторлар үзләре ташый.

Реклама

- Хәзер яңа технологияләр заманы. Язмалар махсус флешкаларда саклана. Бик кыйммәтле аппаратураны саклау - безнең төп бурыч. Шул ук вакытта, журналистның нәрсә әйтергә теләгәнен тоеп, сыйфатлы кадрлар төшерү дә мөһим, - ди 20 ел оператор булып эшләүче Сергей Малыгин. Ә менә микрофонны журналистларга ышанып тапшыралар.

«Татарстан хәбәрләре» тапшыруларының барысы да аерым студиядән турыдан-туры эфирга чыга. Монда өч камера урнашкан. Алып баручылар әйтәсе сүзләрен шуннан укый. Элек текстны өстәлдәге суфлёр ярдәмендә үзләре күчерә торган булганнар, хәзер моны алар өчен режиссер ярдәмчесе башкара. Шуңа да ассистентлар белән бер-береңне аңлап эшләү мөһим. Техник сәбәпләр аркасында текст югалган яки экран каралган чаклар була. Мондый вакытта хәлдән кем ничек чыга. «Татарстан хәбәрләре»н алып баручы Айгөл Бәдретдинова: «Текстны, мәгънәсенә карап, үз сүзләрем белән төгәллим», - ди. Эфир алдыннан кайнар баллы чәй, каһвә эчмәү, көнбагыш ашамау - алтын кагыйдәләрнең берсе.





Туры эфир ярты чәчне агарта, диләр. Айгөл дә бу фикер белән килешә. Ул да тынычландыра торган чәйләрне эфирдан соң еш эчә. Элегрәк эфирга чыкканда куллар калтыраса, хәзер үземне тыныч тотарга өйрәндем, ди үзе. Журналистлар еш кына кичке сәгать тугызлардан соң гына өйләренә таралышалар. Ә ТНВ тәүлек буе эшли. Моның өчен хезмәткәрләргә барлык эш шартлары да тудырылган.

Туры эфирда кызыклы хәлләр дә булмый калмый. Берсендә Айгөл өйгә кайтып җиткәч кенә, туры эфирда бер яңалыкны хәбәр итәргә кирәклеге ачыкланган. Айгөл тиз арада студиягә килеп җиткән. Курткасын салса, оектан гына басып тора, итәген кияргә оныткан. Ярый эфирга чыга торган костюмын салырга өлгермәгән. Эфирга шул килеш чыгарга туры килгән. Татар телендәге чыгарылышларны Айгөл Бәдретдинова белән Фәнис Камал чиратлашып алып баралар. Хәзер «Хәбәрләр»дә вакыйга урыныннан туры эфирга еш чыгалар. Әйтик, фестиваль Болгарда бара, тамашачы аны шул ук мизгелдә үз экранында күрә ала. Хәбәрчеләр Гөлназ Сәйфетдинова, Нияз Рахман туры эфирны аеруча ярата. Cюжет ясауга караганда җиңелрәк ул, дип күз кысышалар. Экраннар аша күпләргә таныш Ләйсән Сабирова, Алмаз Гафиятов, Альбина Асылгәрәева, Фәйрүзә Мәҗитова яңалыкларны ике телдә дә әзерли. Алып баручы кызларга, исемсез генә, чәчәк бәйләмнәре калдырып китүчеләр дә була икән. Узган атнага шимбә саен «Адымнар» тапшыруында нокта куялар. Монда инде иң кискен, мөһим темаларны ачып бирүдә Айзат Шәймәрдановка тиңнәр юк. «Яңа Гасыр»дан аерып карап булмаган «ТНВ-планета» каналында эфирга чыга торган «Яңалыклар» тапшыруын журналистлар Гөлназ Гыйниятова, Люция Нотфуллина, Радик Гыймаев әзерли.


«Кунып калган чаклар да булды»
Туры эфирда бара торган тапшыруларның тагын берсе - «Таяну ноктасы». 2004 елда «Тулай торактан күчкәндә» фильмында Венера образын уйнаган Венера Иванова телевидениегә очраклы рәвештә килеп эләккән. Кечкенәдән табиб булырга хыялланган кыз, журналистика өлкәсендә эшләрмен, дип уйламаган да. Хәер, эше табибныкыннан ким түгел. «Җәмгыятьнең проблемаларын, авырткан урыннарын, иң яшерен яраларын ачарга туры килә, ә бу җиңел түгел», - ди әңгәмәдәшем. Венера Иванова - бүген ТНВның йөзен билгеләүчеләрнең берсе.

- Тамашачы минем барлык хаталарымны, уңышларымны күзәтеп торды, мин алар күз алдында үстем. Үземне төрле өлкәдә сынап карадым, хәтта студиядә кунып калган чаклар да булды. Бар көчебезне биреп, онытылып эшләдек. Күпләр, минем җитди тапшыру алып баруымны күреп: «Син блондинка гына түгел, төпле фикерли, уйлый да беләсең икән», - диделәр, - дип елмая Венера.

Аның өчен «кичә тапшыру нинди темага иде?» дигән сорау иң катлаулысыдыр, мөгаен. «Таяну ноктасы»нда көн саен бер-берсен кабатламаган актуаль тема яктыртыла: бүген - кош гриппы, иртәгә - сәяси мәсьәлә, берсекөнгә - абортларның зыяны. «Тормышның пульсын тоеп эшләргә тырышабыз», - ди Венера. «Таяну ноктасы»н тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган көчле команда әзерли. Һәр тапшыруга курс эше язган кебек әзерләнәбез, диләр. Теманы аңлап, белгечләрне сөйләштерә алу да мөһим. Шул чакта гына: «сөйләмим», - дип килгән кеше дә эфир вакытында ачыла, күңелендәгесен чишә.

Венера: «Минем өчен иң авыры - озак сөйләүче кешене туктату», - ди.

- Тәрбиям шундый - олылар сөйләшкәндә кысылырга ярамый. Үземнән акыллырак кешеләрне туктатырга уңайсыз, әмма эфирның вакыты чикләнгән, шуңа да, күз кысу, кул ишарәләре белән, кискен туктату­лар да булгалый. Тәҗрибәдән күп нәрсә килә, шулай да кешене дөрес итеп туктатырга өйрәнәм генә әле, бу үзе аерым бер сәләт, - ди ул.

Алып баручыларның киемнәренә килгәндә, «Таяну ноктасы», «Татарстан хәбәрләре»ндә аерым дресс-код: эссеме, уңайсызмы - алып баручыларга җитди костюмнардан йөрергә туры килә. Иң мөһиме: кием тамашачының игътибарын җәлеп итәргә тиеш түгел.

«Манзара» яңа студиядә чыгачак
Чираттагы тукталыш - иртәнге тапшырулар редакциясе. Яңа сезонда бу тапшыру да тамашачыга яңалыклар әзерли.

- Беренче төп яңалыгыбыз - шәрык стилендә эшләнгән декорация булачак, - ди «Манзара» тапшыруының редакторы һәм алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина.



Газета-журналларны популярлаштыру максатында, «Баш мөхәррир сүзе» дигән рубрика керткәннәр. Өч минут дәвамында редакторлар үз басмалары турында тамашачыны җәлеп итәрдәй мәгълүмат җиткерә алачак. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, район, авыл тарихларын чагылдырган сюжетлар күрсәтергә җыеналар. Җиңелчә сюжетлардан тыш, проблема күтәрелгән материаллар әзерләү, тапшыруны мәгълүмати яктан баету да күздә тотыла. «Догалы җиһан» сәхифәсендә чит төбәктәге дини яңалыклар яктыртылачак. Гомумән, чит илләр, ­Россия төбәкләре белән элемтәләрне тагын да ныгытырга телиләр. Тапшыруда алар белән элемтәгә керү, скайп аша аралашу кебек алымнар да файдаланылачак. Бу үзгәрешләрне тамашачы 4 сентябрьдән үк күрә алачак. Алып баручылар составы шул ук кала: Әдилә Сәфәрова белән Ильяс Шәяхмәтов, Гөлназ Рәхмәтуллина белән Алмаз Гәрәев һәм Илдар Кыямов белән Миләүшә Сибгатуллина. Иртәнге тапшыруларны, гадәттә, радио тыңлаган кебек карыйлар: эш арасында, узып барышлый. «Битен юган арада да кеше безне карап алсын өчен, тапшыруны кызыклырак итәргә тырышабыз. Дөрес, «ТНВ- Планета»да кабатлап күрсәтелгән тапшыруларны утырып караучылар да бар», - ди Миләүшә ханым.

Әдәби һәм музыкаль тап­шы­ру­лар редакциясенең баш мөхәррире, «Каравай» тапшыруының авторы, режиссеры Зөлфия Әсәдуллина әйтүенчә, алар әзерләгән тапшыруларны күбесенчә авыл халкы яратып карый. Ничек тә шәһәр халкын да җәлеп итәсе иде, ди ул. Элек төшерелгән спектакльләр, халык җырларын да тамашачы көтеп ала икән. Күпләрнең яраткан тапшыруы «Башваткыч»ны әзерләүчеләр: монтажлаучы Альберт Осипов, мөхәррирләр Әлфирә Мәһдиева, Миләүшә Гарипова, режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева да биредә булып чыкты. Тапшыруга, тематикасына карап, кроссвордларны үзләре төзиләр икән. Сүзлекләрне актарып, китапханәләрдә эзләнеп, тапшыруга ныклап әзерләнәләр. Һәр уенчы белән бергә сөенәләр, көенәләр. Бер сәгатьлек тапшыру өч сәгать тирәсе төшерелә. Тапшыру эфирга чыга башлаганнан бирле, төп бүләк - автомобильне дүрт кеше откан.

- Моның авырлыгы юк, бары тик Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мә­кальләрен генә укып чыгарга кирәк, - ди Әлфирә апа.

Яңа елга - күчтәнәч
Режиссер Нурания Җамалине дә күрдек. Ул, гадәттәгечә, Яңа елга күчтәнәч әзерли. Биш серияле «Көтелмәгән кунак» фильмы тәкъдим итәргә җыеналар. Сериал пенсия­гә чыккач та рәхәтләнеп яшәп булу турында булачак, ди.

Яшьләрдән башладык, репортажыбызны яшьләр редакциясендә төгәлләрбез дә, ахры. Телевидениедә иң ихлас, иң рәхәт урыннарның берсе ул - балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе. Берләшмәнең җитәкчесе - педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Сәхабетдинова без килгән көнне «Яшь ТНВ» өчен алып баручыларны сынап, барлый иде. Телевидениенең сәләтле яшьләрне туплаган үз базасы бар икән. Кая гына барса да, Рамилә ханым талантлы яшьләрне күзли. Әле яңа проект белән мәшгуль. 15 яшькә кадәрге үсмерләр өчен тәүлек буе эшли торган канал булдырмакчылар. Бу каналда тапшырулар бары тик татар телендә чыгачак, анда читтә яшәүче сәләтле балалар да катнашыр дип көтелә.

Без кермәгән ишекләр, аяк бас­маган урыннар шактый калды әле ТНВда. Чит төбәкләр өчен сулар һава кебек кирәк, бөтендөнья татарларының яңалыклары белән таныштырып барган «Татарлар», «Халкым минем...» тапшыруларын әзерләүче Ләйсәнә Садретдинова җитәкчелегендәге иҗат төркеме белән күрешергә өлгермәдек. Алар турында аерым язарбыз әле. «Яңа Гасыр» җитәкчелеге телерадиокомпания эшчәнлеген оештыру белән генә чикләнми, «Татар җыры», «Татар моңы», «Үзгәреш җиле» кебек музыкаль конкурсларны төшерүдә, хәйрия эшләрендә дә актив катнаша.









Коридорда идән юып йөрүче Татьяна апа белән Саймә апа: «20 елдан артык инде без шушы телевидениедә. Монда эшләү үзе бер рәхәт. Эшебезне яратып башкарабыз», - диләр. Бу сүзләрне гади хезмәткәрдән алып җитәкчегә кадәр кабатлый. Башкарган эшең сыйфатлы, кылган гамәлең нәтиҗәле булсын дисәң, башкача булмый да торгандыр. ТНВ - тормыш кайнап торган үзенә аерым бер дөнья. Ул - безнең үзебезнеке. Киләчәктә дә «Яңа ­гасыр» һәр өйдә яратып карый торган канал булсын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: