Шәһри Казан

Җир һәм җыр яратучы егет

Динар РӘФЫЙКОВны дуслары фәлсәфәче дип йөртә. Үзе белән очрашып сөйләшкәч, әлеге сүзләрнең хаклыгына ышандым: фикере төпле, сүзләре мәгънәле, тормышка үз карашы бар. Авыл хуҗалыгы университетында укучы Азнакай егете сәнгать белән дә «җенләнгән» икән. Читтән торып КФУның сәнгать факультетына керүе ниятләренең гади кызыксынудан артыграк булуы турында сөйли.

- Азнакай шәһәрендә тусам да, үземне кала егете димәс идем. Әти-әниемнең туган авыллары Уразай белән Карамалыга кайтып йөрим. Бала чактан шунда эшләп, җирнең тәмен тоеп үстем. Җирдә эшләргә яратам, - дип аңлата Динар үзенең авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча китүен.
- Ә сәнгатькә мәхәббәт каян килә?
- Әтидән дип уйлыйм. Ул 18-19 яшьләрдә гитарада уйнарга өйрәнгән. 14 яшь тулгач, мин дә әтинең гитарасын кулыма алдым. Шуннан башланып китте инде. Беренче җырларым рус телендә, «блатной» җырлар булды (көлә). Гитарадан кала, татар һәм башкорт кураенда, тальянда уйныйм, бераз баян шыгырдатам. 2008 елда дустым Альфред белән «Хаклык» дип аталган рэп-төркем оештырдык. Аның эшчәнлегенә ныклы игътибар бирмәдек, мөмкинлек тә булмады, шуңа күрә елга бер генә җыр чыга иде. Хәзер «Хаклык» тулысынча дустым җилкәсендә дисәң дә була. Никтер Динар әфәнде ялкауланды әле, язмый башлады. Бу вакытлы тукталыш кынадыр дип уйлыйм. Җырдан кала, бераз гына рәсем ясыйм, шигырьләр язгалыйм.
- Бу «бераз»лар рәтенә театрны да өстәргә буладыр...
- Театрда уйнау - минем хыялым. Кызганыч, тормышка ашмас, ахры. Югыйсә безнең университетта бер дигән театр бар. Тик никтер мине анда алмадылар, шунысына аптырадым. Сиңа «театральный»га барасы булган, синдә талант, дип әйтәләр әйтүен...
- Син читтән торып сәнгать факультетында да укыйсың. Якыннарың әлеге карарыңны ничек кабул иттеләр?
- Мин КФУга әти-әнидән качып кына кердем (көлә). Бәлки, хәзер дә әйтми йөргән булыр идем. Шулай бервакыт өйдә утырабыз. Әни минем сәнгатькә битараф булмавымны белеп тора бит инде. «Карале, бәлки, киләсе елга «музыкальный»га да керерсең?» - дип әйтеп куйды. Ә абый минем укырга кергәнне белә - тотынды бит көләргә! Мин дә аңа кушылдым. «Нәрсә, әллә инде кердеңдәме?» - ди әни. Шул чагында аңа дөресен әйтергә туры килде. Барысын да яхшылап аңлаттым, музыканың бары тик яраткан шөгылем генә булуын төшендерергә тырыштым. Алай ук каршы килмәделәр тагын.
- Авылдан килеп, шәһәрдә укый гына башлаган яшьләр рус теле йогынтысына тиз биреләләр. Син татарча чип-чиста сөйләшәсең, сөйләмеңдә сирәк очрый торган татар сүзләрен дә кулланасың...
- Гаиләдә без татарча сөйләшәбез, ә болай мин рус мәктәбендә укыдым. Татар теленә мәхәббәтнең кайчан уянуын төгәл генә әйтә дә алмыйм. 2008-2009 елларда хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Үпкәм тишелеп, бик озак вакыт җырларга ярамады. Менә шул вакытта дөньяга, тормышка үз карашым барлыкка килде дә инде. Китапханәгә еш йөри башладым, сүзлекләр алдым. Кеше кайда туган, шунда кирәк, дип әйтәләр бит. Татар булып туганмын икән инде, димәк, мин татарча сөйләшергә, татарча яшәргә тиешмен.
- Киләчәктә үзеңне кайсы өлкәдә күрәсең?
- Авылга кайтырга, төп алган белгечлегем буенча эшләргә ниятлим. Авыл хуҗалыгына үземнән нинди дә булса өлеш кертәсем килә. Ә сәнгатькә килгәндә... Авылда курай түгәрәге ачып җибәрер идем. Җырларбыз да, уйнарбыз да инде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: