Шәһри Казан

Иртәнге ашка – пыяла, кичкесенә – кадак

Дөньяда нинди генә авыру юк! Без гади генә «грипп» дип йөри торганының да берничә дистә төре билгеле икән. Анысы ярар әле, менә бик сирәк очрый торган, күп очракта табибларга да таныш булмаган диагноз-синдромнар да бар бит. Аларның сәерлегенә, серлелегенә бер тел шартлатсаң, дәвалап булмавын белеп, тагын бер кат баш чайкап...

Реклама

«Чит ил акценты» синдромы вакытында сөйләмнең бозылуы күзәтелә. Интонация, сүзләрне әйтү тизлеге һәм басым кую үзгәрә, шул сәбәпле, авыруның телен аңлау кыенлаша. Башта булган травмалар яки инсульт шушы хәлгә китереп җиткерергә мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Мондый авырулар бик сирәк очракта гына кире үз халәтләренә кайта, күпчелеге гомере буе җәфалана икән. 1941 елда Норвегиядә бомбага тоту вакытында бер хатынның башы яралана. Берникадәр вакыттан соң ул, алман акценты белән сөйләшә башлап, якташларын гаҗәпләндерә.
«Котылгысыз йокысызлык» - нәселдән килә һәм дәвалап булмый торган сирәк авыру санала. Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген 40 гаилә әлеге чирдән интегә. Кеше торган саен азрак йоклый башлый, шунлыктан, бик нык арый, башы чатный, күзенә әллә ниләр күренә. Синдром, гадәттә, 50 яшьтән соң барлыкка килә. Бу авыру белән 7-36 ай яшәргә мөмкин. Чамадан тыш ару үзенекен эшли - үлемгә китереп җиткерә.
Тәннең авыртуны сизмәве, бер караганда, бик әйбәт кебек. Тик аның куркынычы зуррак: теләсә кайсы вакытта киселергә, сугылырга-бәрелергә мөмкин, ә моның бик үк яхшы тәмамланмавы бар. Бу синдромга ия кеше тормыш өчен мөһим буыннарын имгәтергә һәм шуны сизмичә, үзенә тагын да зуррак зыян салырга мөмкин. Бер авыртуны да сизми торган кечкенә балаларның үз күзләрен чокып чыгару, тешләрен һәм тырнакларын суырып алу, иреннәрен чәйнәп бетерү кебек күңелсез очраклары мәгълүм.
«Мебиус» синдромы йөз мимикасының бөтенләй дә булмавын аңлата. Бит мускуллары өчен җавап бирә торган нервларның зыян күрүе китереп чыгара моны. Андый авырулар елмая да алмый, төкерек йоту да җиңел бирелми.
«Убыр» синдромын фәндә «гипертрихоз» дип атыйлар. Авыруның билгеләре: кешенең бөтен җирендә йон үсә башлый. Әлеге чир күбрәк хатын-кызларда очрый һәм, гадәттә, нәселдән күчә икән.
Тагын бер сирәк очрый торган авыру танылган әдәби герой исеме белән аталган - «Мюнхгаузен» синдромы. Күпләребезнең табибка барырга, укол кадатырга, хирург пычагы астына ятарга коты алынып торса, бу чир ияләре медицина тикшеренүе үтү өчен махсус авырган булып кыланалар икән. Кеше, чирләгән кыяфәт чыгарып кына калмаска, үз-үзенә чыннан да зыян салырга мөмкин. Бер хатын эче авыртуны шул кадәр оста итеп уйнаган ки, табиб кичекмәстән аңа операция билгеләгән. Ә аңа кадәр авыруның шул ук җиренә 40 тапкыр хирург пычагы тигән булган инде. Гадәти булмаган ләззәткә өстенлек бирүче хатын хастаханәдә 500 тапкыр ятып чыгарга өлгергән.
Аллотриофагия - ашамый торган нәрсәләрне ашыйсы килүдән гыйбарәт булган авыру. Бу синдромга ия кешеләр кәгазь, балчык, күмер, җилем ише әйберләрне татып карарга омтыла. Пыяла, кадак, энә кебек кирәк-яракны йотып, күңелсез хәл китереп чыгару очраклары да булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: