Шәһри Казан

Исмәгыйль Шәңгәрәевнең балалары кыен хәлдә калган Россия командасына ярдәмгә килгән (ВИДЕО)

Биатлон буенча Россия командасы шушы көннәрдә дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Бүләкләү тантанасында оештыручылар Россия гимны урынына иске Россия гимнын куйган (М.И. Глинка көе, 1990-2000 еллар). Башка гимн ишеткән спортчылар, җанатарлар аптырашта калган. Сәхнәгә комментатор Дмитрий Губерниев йөгереп менеп, безнең командага микрофон бирергә мәҗбүр булган иде. Нәтиҗәдә егетләр зал белән...

Реклама

Биатлон буенча Россия командасы шушы көннәрдә дөнья чемпионатында алтын медаль яулады. Бүләкләү тантанасында оештыручылар Россия гимны урынына иске Россия гимнын куйган (М.И. Глинка көе, 1990-2000 еллар). Башка гимн ишеткән спортчылар, җанатарлар аптырашта калган.

Сәхнәгә комментатор Дмитрий Губерниев йөгереп менеп, безнең командага микрофон бирергә мәҗбүр булган иде. Нәтиҗәдә егетләр зал белән бергә гимны үзләре җырлады.

Аларга кушылып Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милли җанлы эшкуар Исмәгыйль Шәңгәрәевнең балалары һәм оныклары да җырлаган. Бу хактагы видео аның инстаграмдагы аккаунтына куелган иде. Россиядән читтә, бөтенләй башка мохиттә яшәүче балаларның "ялт" иттереп Россия гимнын җырлавы соклану уята. Ә без, Татарстанда яшәүчеләр, Россия һәм Татарстан гимнын беләбезме соң?

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    36
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ