Шәһри Казан

Каһарманны хәтерлимсең, авыл?

Безнең авылда Советлар Союзы Герое Галләм Морзаханов яшәгән. Йорты әле дә исән, әмма сугышта катнашкан якташыбызның батырлыклары турында күпләр белми, үзебезнең авылда да аның исемен мәңгеләштерү буенча берни эшләмиләр. Авылның бер урамына аның исемен биреп булмыймы икән? Бәлки, Советлар Союзы Героеның исемен мәңгеләштерү өчен, йортына элмә тактаны яңартып куяргадыр? Яшел...

Безнең авылда Советлар Союзы Герое Галләм Морзаханов яшәгән. Йорты әле дә исән, әмма сугышта катнашкан якташыбызның батырлыклары турында күпләр белми, үзебезнең авылда да аның исемен мәңгеләштерү буенча берни эшләмиләр. Авылның бер урамына аның исемен биреп булмыймы икән? Бәлки, Советлар Союзы Героеның исемен мәңгеләштерү өчен, йортына элмә тактаны яңартып куяргадыр?

Яшел Үзән районы, Татар Наратлысы авылы халкы.


Укучыларыбыздан шундый эчтәлектәге хат алгач, Татар Наратлысы авылына юл тоттык. Бу кечкенә генә авыл табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Сулыклар, наратлар, таулар... Герой йортын эзләп йөргәндә, каршыма очраган малайлар: «Аның турында профессор хатыны күбрәк белә», - дип, мине мәчет янындагы йортка җибәрделәр. Баксаң, олуг галим, академик, бүген инде мәрхүм Миркасыйм Госманов бу авылда йорт алган булган икән. Аның хатыны Салисә ханым җәй айларында биредә яши. Әлеге очрашу, авылның проблемалары турында тәфсилләбрәк сөйлик әле.

Галләм Морзаханов йортында

Районда бармак белән генә санарлык Советлар Союзы Геройлары арасында Галләм Гыймади улы Морзаханов турында үз авылында белүче сирәк. Аның турында ерак туганы Әлфия апа сөйләгәннәрдән һәм интернеттагы мәгълүматлардан укып белергә туры килде. Галләм абзый дүртенче сыйныфтан соң колхозда тракторчы булып эшләгән. Кечкенәдән сугышның михнәтен тоеп үскән, әтисе - Беренче Бөтендөнья сугышы ветераны, күрсәткән батырлыклары өчен көмеш Георгий тәресе белән бүләкләнгән булган. 1943 елда Галләм абзый армиягә алына. Ул хәрби диңгез флотында хезмәт итә. Матрос Галләм Морзаханов Белоруссиянең Пинск шәһәре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Шуннан ерак түгел Припять елгасында десант операциясендә катнаша, алар иптәшләре белән дошман ягындагы күперне һәм 300 машинадан торган автопаркны кулга төшерә, дошманның биш ут ноктасын юк итә, немец солдатларын әсирлеккә ала. Бу бәрелешләр вакытында Галләм абзый төрле тән җәрәхәтләре ала. Башына аеруча зыян килә, ул госпитальдә дәвалана. 1944 елда, сәламәтлеге аркасында, хезмәттән азат итәләр. Галләм Морзаханов 1945 елның 7 мартында Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач, Татар Наратлысы авылында яши. «Комсомолец» колхозында ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, гаиләсе белән Казанга күченеп төпләнә. Берничә ел ТАССР Югары Шурасы депутаты булып тора. 1990 елның 25 маенда бакыйлыкка күчә. Ул Ленин ордены, 1нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, башка медальләр белән дә бүләкләнгән. Сүз уңаеннан, Миркасыйм ага Госманов Казандагы Татар зиратында Галләм абзый Морзаханов кабереннән ерак түгел җирләнгән.



Галләм абзый, Казанга күченеп киткәч, туган нигезен нык сагынган, йортының язмышы өчен борчылган, дип искә ала авыл халкы. Бүген герой нигезендә Сөнгатуллиннар гаиләсе яши. Йортның тышына фотосы белән «Бу йортта 1955-1988 елларда Советлар Союзы Герое Мурзаһанов Гәлләм Гыймадеттин улы торды» дигән элмә такта куелган. Тик ул кара фондагы язуны гына укуы авыррак. Анысын да геройның балалары үзләре генә ясатып куйганнар икән. Моңа кадәр йортта агач такта эленеп торган.



Бүген биредә яшәүче Фирдинә апа белән Рәхмәтулла абый йортны төзекләндергәннәр, тышлаганнар.

- Элек герой йортын күрергә күрше авыл мәктәпләреннән укучыларны алып килеп, экскурсияләр уздыралар иде. Шуңа да өйне матур тотарга тырышабыз. Тик менә йортка су кермәгән. Суны күрше авыл чишмәсеннән ташыйбыз, юл юк. 2014 елда юллар салганда, нәкъ менә герой яшәгән йортка килеп җитәрәк кенә асфальт бетте. Аптырагач, үзебез бер «КамАЗ» машинасы таш алып кайтып салдырдык, - ди Сөнгатуллиннар.

Батырлык хакы

Татар Наратлысында 60 хуҗалык исәпләнсә дә, җәй көне азмы-күпме җанланып алган авыл кышын тагын тирән йокыга тала. Агачлар арасыннан кулдан язылган элмә тактасы гына күренеп торган мәдәният йорты (ул агачтан), аннан ерак түгел тәрәзә пыялалары ватылып беткән фельдшер-акушерлык пункты ачык һавадагы музейны хәтерләтә. Медицина пункты күптән гамәлдә түгел икән инде. Шәфкать туташы күрше Рус Әҗәле авылыннан велосипед белән килеп йөри. Ә клубта эшләргә кеше юк.



Тирә-якка нур чәчеп утырган мәһабәт мәчеттән ерак түгел академик Миркасыйм ага Госмановның йорты.
- Миркасыйм бу йортны 1991 елда ук алган иде. Дусты Рәис Боһараев: «матур, тыныч урын бар», - дигәч, шушында килдек. Шәһәрдән 100 чакрым ара. Ерак та түгел, бик якын дип тә әйтеп булмый. Миркасыйм белән апрель аеннан сентябрьгә кадәр биредә яши идек. Хәзер дә балаларым белән кайтып йөрим. Авыл үзгәрде. Бөтен Татар Наратлысына Әлфиядә генә сыер бар. Шул сыер сөтенә чират, - ди Салисә ханым.

Реклама



Миркасыйм ага бу йортын бик яраткан. Авылга кайткан саен, балыкка йөри торган булган. 70 яшьлек юбилеен да күп кенә күренекле шәхесләрне: Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Гәрәй Рәхим, Илһам Шакиров һәм башкаларны чакырып, биредә уздырган.

Татар Наратлысыныкы булмаса да, Салисә ханым авылның киләчәгенә битараф түгел. Авылның имам хатибы Рәхимулла абый, авылга кайтып йөрүче Рәшидә апа белән берләшеп, Галләм Морзахановның исемен мәңгеләштерү буенча төрле җитәкчелеккә хатлар юллаган. Нәтиҗәсе дә булмый калмаган. Быел бу эшкә алынырга теләк белдергән иганәчеләр табылган. Алар ярдәме белән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары хөрмәтенә ясалган обелискны яңартканнар. Ярдәм иткән төзүчеләргә бик рәхмәтле авыл халкы. Обелискта сугышта һәлак булганнар исемлегенә Советлар Союзы Герое - Галләм Морзахановның исемен дә өстәргә җыеналар. Әлегә нинди формада, ничек язылачагы төгәл генә билгеле түгел. Шулай да быел геройның исеме мәңгеләштерелер, дип ниятлиләр.

Галләм абзый яшәгән урам Трудовая исемен йөртә. Аны Морзаханов урамы итеп үзгәртү турында авыл җыеннарында да фикерләр яңгыраган булган. Әмма Татар Наратлысы авылын үз эченә алган Рус Әҗәле авылы башлыгы Гөлнара Семахина аңлатуынча, бу бик мәшәкатьле эш, шактый чыгымнар таләп итә.



- Урам исеме үзгәргәч, анда яшәүчеләрнең теркәлү урыны үзгәрә, документларны алыштырырга кирәк була. Шуңа да, иң яхшысы - Советлар Союзы Героеның исемен мәңгеләштерү максатында, аңа элмә такта куюдыр, мөгаен, - ди авыл башлыгы.

Геройның сигез баласыннан бишесе исән-сау. Авылда яшәүче туганнары да бар. Кызганыч, алар белән күрешә алмадык. «Дәүләт күләмендә ярдәм булмагач, геройның исемен мәңгеләштерүдә авыл халкының, туганнарының теләгеннән ни файда?» - ди наратлылылар.

Тарих киләчәк буыннарга саклансын өчен, иң гади нәрсәләрдән башларга кирәктер: үз урамыңнан, үз авылыңнан, үз геройларыңнан... 100ләп кенә кеше яшәгән авылга күп функцияле үзәкләр салдыру отышлы да түгелдер, бәлки. Тик Советлар Союзы Герое яшәгән йортка 300 метр чамасы асфальт юл салдыру, батырның исемен күрсәтеп элмә такта кую район хакимияте өчен артык зур эштер дип уйламыйм. Гомерләрен аямый сугышкан якташларыбызның батырлыклары шулай түбән бәяләнүе аяныч. Авыл кечкенә булса да, аның герое бар бит.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: