Шәһри Казан

«Каберемә чүп-чар өячәкләрен белеп торам»

1943 елда Сталин: «Мин үлгәннән соң каберемә чүп-чар китереп өячәкләрен белеп торам, әмма тарих җилләре аны таратачак!» - дигән. * * * «Победа» автомобилен эшләү барышында аңа «Родина» исеме бирелергә тиеш дип планлаштырылган булган. Бу хакта белеп алгач, Сталин, ирония белән: «Ну и почём у нас будет Родина?» - дип...

1943 елда Сталин: «Мин үлгәннән соң каберемә чүп-чар китереп өячәкләрен белеп торам, әмма тарих җилләре аны таратачак!» - дигән.
* * *
«Победа» автомобилен эшләү барышында аңа «Родина» исеме бирелергә тиеш дип планлаштырылган булган. Бу хакта белеп алгач, Сталин, ирония белән: «Ну и почём у нас будет Родина?» - дип сораган. Шуннан соң машинага «Победа» исеме бирелгән.
* * *
Сталин көненә 300 бит китап укый торган булган. Даими рәвештә белемен күтәрү белән шөгыльләнгәнлектән, бу аның өчен гадәти норма саналган. 1931 елда Кавказда сәламәтлеген ныгытып ятканда да ул Надежда Аллилуевага язган хатында, сәламәтлеге турында хәбәр бирергә дә онытып, үзенә электротехника һәм кара металлургия буенча дәреслекләр җибәрүен сораган.
* * *
Балачакта кулы имгәнү нәтиҗәсендә, 1916 елда ул армиядә хезмәт итәргә яраксыз дип табылган булган.
* * *
Сталин шаяртырга һәм рәсем ясарга яраткан. Кинодагы сексуаль күренешләрне исә җене сөймәгән.
* * *
«Ничек тавыш бирүләре мөһим түгел, тавышларны ничек санаулары мөһим», - дигән фразаны Сталин 1934 елда партия генераль секретарен сайлаулар вакытында әйткән.
* * *
1945 елгы Җиңү парадында Джульбарс кушаматлы мина эзләүче яралы этне, Сталин боерыгы нигезендә, Кызыл мәйдан буйлап аның шинеленә салып күтәреп барганнар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: