Шәһри Казан

Качып керсәң, очыртып чыгаралар

Кешенең төрле түләүләре һәм штрафлары бурычлары 10 мең сумнан да артыграк булса, ул чит илләргә туристлык сәфәренә яки командировкага чыгарылмый. Татарстанда әлеге "кара исемлеккә" 65 мең кеше кертелгән.

- Авыру кеше яки аны озата баручы зат бурычлылар исемлегендә торсалар да, чит илгә кичекмәстән дәваланырга баруларын медицина документлары белән расласалар, бу очракларда ташлама ясала. Гадәти очракларда бернинди ташлама юк. Түләү бурычларын кимендә 12 көн алданрак башкару зарур. Чөнки мәгълүмат федераль органнарга барып җитсен өчен билгеле бер вакыт кирәк, - дип искәртте Татарстанның баш суд приставы урынбасары Эльвира Лабашова матбугат конференциясендә.
Яңа ел канинкулы чорында чит илгә ялга кузгалган шактый гына кешеләргә аэропорттан чемоданнарын сөйрәп, кире өйләренә кайтып китәргә туры килгән. Спиртлы эчемлек кулланып автомобиль идарә иткәне өчен штрафка тартылган бер хатын-кыз штрафын быелның 1 гыйварында түләгән. Мәскәүдән 3 гыйнварда чит илгә ялга очасы булган. Ләкин аны самолетка уздырмаганнар, чөнки штрафын түләгәнлеге хәбәре Мәскәүгә әле барып җитмәгән, фамилиясе бурычлылар исемлегеннән сызылмаган.
- Бер заман банк операциясе мәгълүматлары тиешле органнарга минуты-секунды белән дә барып ирешер. Хәзергә бурычларны түләүләрне соңгы сәгатьләргә калдырмау хәерлерәк. "Казан" халыкара аэропортында дүрт кеше, зур булмаган штрафларын шунда ук түләп, чит илгә сәфәргә китә алды, - диде Эльвира Лабашова.
Россиягә, шул исәптән Татарстанга рөхсәтсез кергән чит илләр гражданнарын кире үз илләренә кайтарып җибәрү эшләре суд приставларына йөкләнелгән. Татарстанның суд приставлары узган ел 896 кешене үз илләренә мәҗбүри рәвештә кайтарып җибәргән. Быел да инде унбер кеше очыртылган, тагын биш "чакырылмаган кунакка" билет алынган.
Казанда 2013 елдагы Универсиада вакытында чит илләр гражданнарына таләп ителүче документлары булмаган өч мең кеше ачыкланылып, үз илләренә мәҗбүри кайтарып җибәрелгән. Эльвира Лабашова Футбол буенча 2018 елда узачак дөнья чемпионаты вакытында чакырылмаган кунаклар тагын кискен артып китер, дип, фаразлады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: