Шәһри Казан

КАРАТЭ – тормыш фәлсәфәсе ул

Каратэ турында күпләр кинофильмнардан карап беләләр һәм аны Көнчыгыштагы сугыш төре дип саныйлар. Әмма каратэ әле ул, сугыш сәнгате булудан бигрәк, тирән фәлсәфәгә нигезләнгән яшәү рәвеше. Бу хакта күбрәк мәгълүмат алыр өчен, кара пояска ия булган галим, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Олег Ришат улы ХИСАМОВка мөрәҗәгать иттем.

- Олег абый, каратэга күпләр сугыш төре, һөҗүм алымнары җыелмасы итеп карый. Бу дөреслеккә туры киләме?
- Күпләр, каратэ белән шөгыльләнә башлаганда, үз алларына нинди дә булса хыялны тормышка ашыру максатын куялар. Мәсәлән, физик яктан бик көчле булу. Әмма каратэ кешегә һөҗүм итү, аны җәберләү өчен файдаланылырга тиеш түгел. Аның вазифасы - сугышканда дошманыңның, ярышларда исә көндәшеңнең һөҗүмнәреннән саклану, кирәк булган очракта, дөрес итеп җавап кайтара алу. Башка төрле әйтсәк, үз тәнеңә үзең хуҗа булу, аның белән идарә итү. Фәлсәфи яктан килсәк, беренче чиратта хакыйкать эзләү: гомернең күп өлеше үз-үзең өстендә эшләү - шөгыльләнү белән үтәргә тиеш. Чөнки физик күнегүләр генә түгел, рухи уйланулар да кешене көчле, сынмас рухлы, курку белмәс итә. Бу үзенә күрә бер эчке психология, тормыш итү фәлсәфәсе һәм шул ук вакытта үз-үзеңне тоту этикасы синтезы да.
- Безнең илгә каратэ ничегрәк үтеп кергән?
- Советлар Союзына каратэның ничәнче елларда үтеп кергәнен төгәл генә әйтеп булмый. Берәүләр, алтмышынчы-җитмешенче елларда, диләр. Әмма, 1930 елларда ук НКВД каратэ белән таныш булган, диючеләр дә бар. Шунысы хак - Советлар Союзында халык каратэ турында беренче тапкыр кинофильмнардан карап белә башлады («Не бойся, я с тобой»). 1980 елларда каратэны өйрәтү һәм куллану закон тарафыннан тыелган була.
- Татарстанда, аерым алганда Казанда каратэ белән шөгыльләнү ничек тора? Күбесенчә ничә яшьлекләр һәм кайда шөгыльләнәләр?
- Каратэ белән төрле елларны төрлечә шөгыльләнделәр. Мәсәлән, мин шөгыльләнә башлаганда - 90 нчы елларда аңа күбесенчә олылар, яшь егетләр, студентлар тартыла иде. Балалар төркемнәре бик аз булды. Булсалар да, аларга алты-җиде кеше генә йөрде. Ул заманда шөгыльләнгән егетләр инде үзләренең балаларын алып килә башладылар. Хәзерге вакытта каратэ белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе - 6-10 яшьлек балалар. Зурлар да шөгыльләнә. Миндә, мәсәлән, биш яшьтән башлап шөгыльләнүчеләр дә, илле яшьлекләр дә бар. Кызлар да тартыла.
- Поясларны ничек алалар?
- Каратэда ун кью, ягъни разряд бар - шәкертләрнеке һәм осталарныкы. Аларның һәрберсе билгеле бер төс белән билгеләнә. Дөресен генә әйткәндә, Япониядә элек андый бүленеш булмаган, ак пояс кына кулланылган. Шуннан соң остаз шәкертенә билгеле бер вакыттан соң кара пояс биргән. Ләкин Европа халкының менталитеты башка. Аларга үзләренең нәрсәгә ирешкәнлекләрен белеп торырга кирәк. Шуңа күрә төсле пояслар системасы Европа кешеләре өчен кертелә. Хәзер инде бу Япониянең үзендә дә кулланыла. Һәрбер дәрәҗәнең үзенең таләпләре бар, син моңа әзерлегеңне күрсәтергә тиеш. Кара пояска имтихан тапшыру 7-8 сәгатькә сузыла, кайчакта хәтта берничә көн буе тапшыралар. Нинди разрядка икәнлегенә карап, осталыгыңны да күрсәтергә тиешсең. Кара пояска тапшырганда 20-30 кешегә каршы торалар.
- Каратэ белән шөгыльләнү балаларга күпмегә төшә?
- Төрле мәктәпләрдә, түгәрәкләрдә төрлечә. Миндә, мәсәлән, атнага өч тапкыр - сишәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә Химиклар мәдәният сараенда шөгыльләнәләр. Ул сәгать ярым бара, аена 1500 сум. Бу - бүгенге көндә иң арзан мәктәпләрнең берсе. Атнага өч тапкыр шөгыльләндерүче мәктәпләр Казанда гомумән сирәк очрый, күбесендә атнага ике генә мәртәбә. Күнегүләр сентябрь аеннан башланачак.
- Каратэда җәрәхәтләр алу ягы ничегрәк тора, Олег абый?
- Каратэ белән дөрес итеп шөгыльләнсәң, тиешле саклану чараларын куллансаң, травма алу футболга караганда да азрак. Чөнки каратэның кагыйдәләре безне зур, авыр җәрәхәтләрдән сакларга ярдәм итә. Башка кул белән сугарга ярамый, аяк белән тибү исә шактый авыр һәм аннан саклану да җиңел. Аркага сугу тыела һәм башкалар. Шуңа күрә дә җитди, авыр травмалар алу бездә бик аз. Әмма 1990 елларда җәрәхәтләр алу күп була торган иде. Чын-чынлап, кинәнеп сугышырга ярата, аннары бөтен кагыйдәләрне дә белеп бетерми идек. Ә хәзер, япон осталары килгәч, безгә, каратэ иң беренче чиратта сәламәтлекне саклау өчен кирәк, дип өйрәтәләр. Әгәр сез кем дә булса һөҗүм иткәндә сакланасыз икән, бу үзегезнең сәламәтлегегезне саклау өчен. Өйрәнүнең максаты да шунда. Һәм шул ук вакытта тилеләрчә, уңны-сулны карамыйча сугышу - сәламәтлекне бетерү, зыян, аның кирәге юк. Японнарда беренче кагыйдә - сәламәтлек.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: