Шәһри Казан

Казан балыкчысы Урта Кабанда пиранья тоткан

Казанда Урта Кабан күлендә ерткыч балыклар тереклек итә дип кем уйлаган? Балыкчы Андрей Малышев әлеге күлдә пиранья тоткан.

Реклама

Балык гап-гади яңгыр суалчанына эләккән. Балыкчы аның пиранья икәнен казналыгындагы зур тешләре буенча чамалаган. 40 еллык стажы булган Андрей Малышев бу ерткыч балыкны әле өенә дә алып кайткан, тик ашарга гына шикләнгән.
Әлеге балыкның чыннан да ерткыч пиранья булуын КФУның биоэкология кафедрасы доценты, ихтиология белгече (балыкларны өйрәнүче белгеч) Рөстәм Сәйфуллин да дәлилләгән. Көньяк Африканың җылы суларында да нәкъ менә шундый балыклар яши. Белгеч фикере буенча, мондый балык Урта Кабанга бары аквариумнан гына эләгә ала. Ерткыч балыкның инде нәсел калдырган булуы да бик мөмкин, дип хәбәр итә «Эхо Москвы» сайты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: