Шәһри Казан

Казанда атлы һәйкәлләр күпме?

Ат елына аяк бастык. Бу ел барыбыз өчен дә шатлыклы, матур ел булсын, изге теләкләребез чынга ашсын иде! Ат елында Казандагы атлы һәйкәлләрне барлап чыгарга булдык әле. Бу елда алар янына килеп киткән һәркемгә уңыш елмаячак, имеш. Шулай булгач, көннәрдән бер матур көнне атлы һәйкәлләрне барлап чыксагыз, сезгә дә зыян...

Казанда Су ташучыга куелган һәйкәл бар. Бу скульптура шәһәр тормышының гадәти бер сюжетын күз алдына китерә: су ташучы яшь кызның чиләгенә су сала. 1874 елда беренче суүткәргеч барлыкка килгәнче, казанлыларга суны нәкъ менә атлар белән ташып эчергәннәр. Kazancat.ru порталы белдергәнчә, бу һәйкәл баштарак скульптор Асия Миңнуллина тарафыннан эчә торган сулы фонтан буларак уйланылган булган, әмма «Водоканал» җитәкчелеге күңеленә бу идея хуш килмәгән. Алар һәйкәлне ат, су ташучы һәм яшь кыз сыннары рәвешендә ясатырга булганнар.

Татар Пегасына һәйкәл дә бар. Канатлы Тулпар турындагы риваятьтә әйтелгәнчә, гап-гади атлар да, батыр егетләр иярләсә, канатлыга әверелә. Борынгыдан килгән ышануларча, Тулпарның канатларын беркем дә, хәтта хуҗасы да күрергә тиеш булмаган. Юкса, аларны үлем көткән. Казан скульптурачысы Игорь Башмаков бу риваять белән шул кадәр «җенләнгән» ки, канатлы атка иске ипподром янында һәйкәл барлыкка килгән. Бу ат кешеләргә иҗади рух өләшеп торырга тиеш булган. Ипподром инде әллә кайчан яңа урынга күчкән, ә канатлы ат шәһәрлеләрне элеккечә үк сөендерүен дәвам итә.

Казан Кремле янында хәйриячегә куелган һәйкәлне белмәгән кеше юктыр инде. Бронза ат арбасына төялгән балалар арасында скульптор Асия Миңнуллина, алдан уйлап, урын калдырган. Теләгән кеше утырып ял итсен, фотосурәткә төшсен дигәндер, күрәсең. Шәһәр сайтларының берсендә әлеге һәйкәлнең эскизлары бар. Аларда ат янәшәсеннән чабып баручы колынчык та сурәтләнгән, әмма финал вариантына ул кермәгән. Эх, тагын бер атка артыграк буласы икән бит...

Шахмат атына куелган һәйкәл Вишневский урамындагы 31 һәм 49 нчы йортлар арасындагы кечкенә бакчада урнашкан булган. Бакчаның рәсми булмаган исеме дә «Шахмат бакчасы». Эш шунда: кайчандыр монда дүрт шахмат тактасын һәм зур булмаган шахмат атын күрергә мөмкин булган. Кызганыч, гадәти булмаган скульптураларны вандаллар җимергән. Истәлеккә бары фотолар гына калган.

2014 елның төп символы саны буенча Бауман урамына җиткән урам башка юктыр. Сәгатьтән тыш, әле биредә урам башында атлар җигелгән арбаны да күрергә була. Кайчандыр алар ачык графити белән капланган булса, Универсиада алдыннан аларны атлы картиналар белән алыштырып куйдылар. Сүз уңаеннан, Бауман урамында Казан кунаклары Екатерина IIнең 1767 елда Казанга килгән каретасының төгәл күчермәсендә утырып та тора алалар.

Шәһәрнең Бауман урамында урнаштырылган сәгатьтә дә ат бар. Игорь Башмаковның бронза скульптурасын Бауман урамына 1999 елда урнаштырганнар. Композициянең өске өлешендә аттан кала тагын шагыйрь һәм муза фигуралары да бар. Тукай мәйданында урнаштырылганлыктан, сәгатьнең циферблатлары күренекле татар шагыйренең гарәпчә язылган шигъри юллары белән бизәлгән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: