Шәһри Казан

Халык зары: Аксакаллар шурасына аерым бина кирәк

Күп еллар эшләп килә торган Татарстанның Аксакаллар шурасы турында күпләрнең ишеткәне бардыр.

Башта аны Рафик Хәмидуллин җитәкләде, аннары запастагы хәрби полковник, журналист Вакыйф Галимов идарә итте. Хәзер бу вазифаны 70 яшеннән узган Рәүф Ибраһимов башкара. Оешмага даими 20 кеше йөри. Оешмабызның юридик эшчәнлек алып барырга рөхсәте бар. Кавказ, Урта Азия илләрендә мондый оешмалар гадәттә хөкүмәт белән берлектә эшли, бездә ул дәрҗәгә килеп җитмәгән әле.

Төп максат – хәзерге заманда телебезне, милләтебезне саклап калу, аны киләчәк буынга җиткерү. Кызганыч, соңгы елларда иң активларыбыз Хәмзә Арсланов, Мөбарәк Мусин, Бернард Касыймов, Азат Сафин, Госман Гомәр, Рәфкать Еремеев арабыздан вакытсыз китеп бардылар. Урыннары җәннәттә булсын. Алар рухына һәр сишәмбе утырышта дога кылабыз. Шөкер, телне милләтне саклау турында сорап язылган хатлар җавапсыз калмый.
Республикадагы истәлекле урыннарны барлау, тарихны өйрәнү буенча оешма зур эш башкара. Узган ел Биләргә барган идек. Быел Болгарга сәяхәт кылдык.

Реклама

Шөкер, бу эштә ярдәм кулы сузучылар да җитәрлек. Татар конгрессы автобус белән тәэмин итте. Болгарда татар рухын тойдык. Ак мәчеткә кереп намаз укыдык. Үзгәрешләрне дә күзәттек. Казан ханнарының : Олуг Мөхәммәттән башлап барысының да исемнәрен татарча, гарәпчә язып таш һәйкәлләрдән торган аллея ясаганнар. Болгардан күңелебез булып кайтты.

Элек безнең оешма бинасының урам ягында Аксакаллар шурасы дип язылган элмә такта бар иде. Тик ни сәбәпледер хәзер ул юк. Совет заманында Кремль тирәсендә утырсак, Хәзер Миргазиян мәчетендә сыенабыз. Хөкүмәт безгә аерым урын бүлеп бирмәс микән? Президентыбыз милли мәсьәләләргә зур игътибар бирә, татар телен саклауны максат итеп куйган Аксаллар шурасын да кайгыртыр дип өметләнәм.

Сөләйман Шакиров,
Казан.

Фото: http://dumrt.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 октябрь 2020 - 18:14
    Без имени
    Әҗәле җитеп вафат булучылар вакытсыз китеп бармыйлар, бары тик үз-үзлүәренә кул салучылар вакытсыз китүчеләр.