Шәһри Казан

Хатын-кыз нинди секс ярата?

Якынлык кылуда ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да төрлелек ярата. Без гүзәл затларның секста иң яраткан биш төрен ачыкладык. 

1. Йокы аралаш якынлык кылу. Хатын-кыз – күз явын алырлык зат. Аның белән көн-төн сокланырга мөмкин. Ә йоклаганда, ул тагын да чибәр күк тоела. Шуңа күрә яраткан кешегез назлый башласа, карышмагыз.

2. Кыргый секс. Һәр ир-ат эчендә җанвар утыра. Әгәр ир кеше, киресенчә, йомшак булса, хатын-кыз дилбегәне үз кулына алырга мөмкин. Гүзәл затлар бик еш азгынлык элементлары белән якынлык кылырга тели. Бу факт расланган.

Реклама

3. Тиз секс. Статистикага күз салсак, күп кенә парларның кием-салым кибетендә кием кию бүлмәсендә, лифтта һәм машинада мәхәббәт белән шөгыльләнергә яратуы мәгълүм. Кайвакыт якынлык кыласы килә, әмма вакыт ягы кысан була. Андый чакта кая туры килә, шунда мәхәббәт белән шөгыльләнү мөнәсәбәтләргә ялкын һәм дәрт өстәячәк.

4. Романтик секс. Монысын һәр хатын-кыз ярата. Ваннага роза таҗлары салып, күбек җибәреп, шәмнәр кабызып, салмак музыка куйсагыз, теләсә кайсы хатын-кыз эриячәк. Ә инде икәү ваннада яту хатын-кызны тагын да дәртләндерәчәк. Нәкъ менә Голливуд фильмнарындагы кебек үк.

5. Секс-марафон. Якынлык кылуның бу төреннән дә хатын-кыз баш тартмаячак. Сөйгәнегезнең тирә-як мохитен алмаштырыгыз, аны шәһәр ыгы-зыгысыннан урлап, тыныч урынга алып барыгыз һәм рәхәтлек бүләк итегез. Төне буе икәүдән-икәү калып, яратканыгызны иркәләгез, назлагыз.

Айсинә КАМАЛОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: