Шәһри Казан

Киемне – ташлап, ашны – түгеп була, ә яратмаган хатынны нишләтергә?

Кирәкмәгән нәрсә һәр­вакыт комачаулый. Аннан нәкъ үз вакытында котылырга кирәк. Кирәкмәгән кием бар икән - аны юк итәргә. Бозылган ашны түгәргә. Иске агач булса - утынга кисәргә. Яратмаган хатын булса - аерырга. Хатын турындагысы, бәлки, бик кискен кебек яңгырыйдыр. Киемне - ташлап, ашны - түгеп, утынны кисеп була. Бу берни...

Реклама

И-и, алай гына түгел ул. Кешеләрнең бик күбесе кирәкмәгән киемен дә ташламый, бозылган ашны да түкми әле. Утын кисү, ә аннан да бигрәк, хатын аеру турында сөйләп тә торасы юк.

Менә минем бер күрше хатыны бозылган ашын гел Фатыйма карчыкка кертеп бирә. 99 яшьтә теге карчык, колагы ишетми, күзе күрми, авызы - тәм, борыны ис сизми. Шуңа күрә, теге ашны авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә бик тәмләп ашый да, рәхмәт әйтеп, дога кыла. Гаепләп булмый инде ул күрше хатынын да. Гөнаһ дип тә булмый. Гомере буе юл буендагы ашханәдә эшләгән - бозылган бер ризыкны да әрәм итә белми, барысын да кемгәдер ашатып күнеккән.

Ә бер танышым кием җыя. Ташламый ул аларның берсен дә. Юк, мин иске колготки эчендә суган саклаган хатын-кызны аңлыйм әле. Иренең трусигын өстәл чүпрәге итүчене дә аңларга була. Өйрәнгән корал кулга рәхәт, диләр бит. Димәк, аңа шулай җайлы. Ә бу танышымны аңлый алмыйм. Моның чоланында капчык-капчык кием эленеп тора. Бу капчыктагыларын беренче зарплатасына сатып алган, бу күлмәген киеп беренче тапкыр үбешкән, бу күлмәген киеп кияүгә чыккан, бу киемен беренче баласын тапканда кигән, ә монысы - икенче баласының беренче күлмәге... Гаеп­ләп әйтү түгел инде, һәркемнең үз тараканы... Әйткәндәй, моның тараканнары да шунда капчыклар тирәсендә яши. Иде. Хәзер юкка чыктылар. Гомумән, соңгы елларда таракан бик дефицитка әйләнде. Әллә үлеп беттеләр, әллә бәхет эзләп, көнбатышка чыгып киттеләр, белмәссең.

Мин үзем кирәксез нәрсәләрдән котылу ягында. Файдасы тимәгән нәрсәнең зыяны тия. Шул ук таракан, мәсәлән. Аның бер файдасы да юк бит инде - ни ите, ни сөте, ә зыя­ны әйтеп бетергесез. Иң беренчесе, әлбәттә, алар төрле пычрак урыннарда йөриләр дә, аякларын да юып тормыйча, өстәлгә менәләр. Ә шуграгы, авызын да юып тормыйча, төннәрен килеп, иренеңне теш­ләп алырга мөмкин. Ә син шул иренең белән үбешергә... Зыяны күп, кыскасы. Яки чебен. Яки черки. Бер файдасы тими, ә колак төбендә безелдәп төн йокысы бирми, ә йоклап китсәң, каныңны эчә. Яки салым инспекция­се. Син үз эшеңне ачасың, сиңа беркем бер тиен акча бирми, берничек ярдәм итми. Ни­һаять, бераз аягыңа басып, түккән көчеңне һәм акчаңны кире кайтарам дип торганда, черки кебек бе­зелдәп, налог инспекциясе килеп җитә: «Башта салым түлә, аннан тыныч йокларсың...» Хөкүмәт... Әй лә, үзебезнең хөкүмәт түгел инде, үзебезнеке әйбәт безнең... Үзебезнең салым инспекциясе дә, хөкүмәт тә әйбәт. Вәт менә, шул чит ил хөкүмәте яман. Бер файдасы тими, ә көн саен бурычка батыра.

Гомумән, табигатьтә файдасы да, зыяны да тими торган нейтраль нәрсә булмый. Зыяны юк икән, димәк, файдасы бар. Файдасы юк икән, димәк, зыяны бар. Икенең берсе генә. Өченче юл юк. Табигать, гомумән, өченче юлны уйлап тормаган, моны уйлап табу өчен, ул кешене яралткан.

Шуңа күрә... Файдасы тимәгән нәрсәдән котылырга кирәк. Моны без барыбыз да беләбез инде. Кирәкмәгән киемне - юк итәргә, бозылган ашны - түгәргә, иске агачны - утынга кисәргә, яратмаган хатынны - аерырга, салым инспекциясен - борчымаска, хөкүмәтне - мактарга...


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: