Шәһри Казан

Күк күгәрчен уйнатам, күккә менсә – югалтам

«Алар бик акыллылар». Владимир Меньшовның «Любовь и голуби» кинофильмында күгәрченнәр турында әйтелгән бу сүзләр күпләргә яхшы таныш. Шушы көннәрдә генә Әгерҗедә күгәрченнәр асраучы Надежда һәм Владимир САЛЬНИКОВларда кунакта булганнан соң, әлеге фикернең хаклыгына тагын бер кат инандык.

Мәхәббәт һәм күгәрченнәр
Беренче карашка әллә ни матур да булмаган бик тә гади бу кошларга мәхәббәт каян килә соң?
- Күгәрчен тотучыларның күбесе бу шөгыльне балачактан үз итә, - дип башлады сүзен Владимир.
Аның үзен бу шөгыль алты яшеннән бирле озата килә. Әтисе ипи пешерү заводында эшләгәндә, анда кечкенә генә бер кош очып керә. Әтисе аны өйгә алып кайта. Володя моңа бик сөенә һәм кошны читлеккә ябып куя. Берничә көннән кош һәлак була.
- Үкси-үкси еладым шул чакта. Аннан соң 60 яшемдә, иң яраткан кошым авырып үлгәч, шулай еладым, - ди Владимир Филиппович.
Шул чакта әтисе, улын тынычландырыр өчен, танышыннан пар күгәрчен алып кайта. Күгәрчен үрчетү белән мавыгу менә шуннан башлана.
12 яшендә Володя әтисе янына эшкә урнаша һәм беренче җиде сум хезмәт хакына күгәрченнәр сатып ала.
Язмыштыр бәхетенә, үзе кебек үк, күгәрченнәр «җене» кагылган Надежданы очрата ул.
- Надяны барлык җан ияләре ярата, - ди Владимир. - Эт-песиләрне әйтеп тә тормыйм инде, ул кошларны да кулыннан ашата. Балык тотканда, аның янына кондыз, ондатралар йөзеп килә. Бервакыт ишегалдына чәшке кергән иде. Надяның кыргый үрдәкне дә ияләштергәне булды. Соңыннан шул үрдәк, бәпкәләрен ияртеп, безгә кунакка килеп йөрде.
Аларның ишегалларында - чирәм келәме. Капкадан чыгуга - елга. Күгәрчен гөрелдәвенә бакалар бакылдавы, башка тавышлар кушыла. Ә сандугачлар ничек өздереп сайрый!
Владимир газ хезмәтендә эшләгән. Надежда - тимер юл кассасында. Эш урыныннан икесенә дә еш кына бушлай юллама тәкъдим итә торган булалар, әмма алар туган як табигатен, яраткан күгәрченнәрен якынрак күрәләр.
Яшка, Мария Ивановна, вертолет
Бүген Сальниковларның 12 токымдагы 150ләп күгәрченнәре бар. Күп еллар декоратив күгәрченнәр тотканнар. Алар арасында күктә уйный торганнары да, очкан чакта күбәләкне хәтерләтүчеләре дә, тәвә кошларына охшашлары да күп. Сорылары, аклары, каралары, чуарлары...
Хуҗалар һәр күгәрченне таный. Кайберләренә кушаматлары белән дәшәләр. Аларга кушаматны кече оныклары Максим бирә башлаган. Ул әби-бабасына кунакка Ижаудан кайтып йөри.
- «Яшка, Мария Ивановна, Вертолет ничек?» - дип сорый телефоннан. Ул да тереклекне бик ярата, ветеринар булырга хыяллана, - ди бабасы.
Күгәрчен тизрәк кайта
2010 елда бер мөһим вакыйга була. Аларның беренче спорт күгәрченнәре барлыкка килә.
Сарапулда күгәрченнәр тотучы берәү Владимирны спорт күгәрченнәре үрчетүгә җәлеп итмәкче була, әмма ул баш тарта. Бу кеше Надеждага ике кечкенә күгәрчен биреп калдыра.
Владимир баштарак аларга игътибар итми. Шулай бервакыт Иж-Бәйкигә китә. Теге күгәрчен балаларын үзе белән ала. Кошларны шунда калдыра да үзе Әгерҗегә «оча». Кайтуына кошчыклар өйдә була инде.
Икенче юлы ераккарак - Красный борга бара. Кама елгасы буенда кошларны иреккә очыра. Үзе янә өенә кайтып китә. Кайтса - кошлар юк. Ныклабрак караса, алар рәхәтләнеп вольерда йөриләр икән инде. Шулай итеп, спорт күгәрченнәре белән кызыксынуы бермә-бер арта. Сальниковлар Ижау спорт клубына керәләр. Күгәрченнәр хакындагы йөзләгән әдәбият янына төрле журналлар да өстәлә. Иң яратканнары «Күгәрчен тоту белән шөгыльләнү» дип атала. Анда ниләр генә юк! Күргәзмәләр, яңа токымнар, күгәрчен тоткан атаклы шәхесләр, ярышларның нәтиҗәләре... Ветеринария медицинасы профессоры Владимир Шумскийның китабын аеруча кадерләп саклыйлар, чөнки ул аны үз куллары белән бүләк иткән.
Алар барысын да аңлыйлар
Владимир Филиппович күгәрченнәр турында сәгатьләр буе сөйли ала. Гадәтләренә килгәндә, ул аларны бик акыллы кошлар дип саный.
Узган ел бер күгәрченгә көпә-көндез карчыга һөҗүм итә. Аны инде терелмәс дип уйлыйлар. Тик күгәрчен кичен кайта. Чирәм һәм куаклар буйлап килүче сынган канатлы кошны күргәч, бермәлгә «өнсез» калалар.
- Алар барысын да аңлыйлар, - дип дәвам итә Владимир. - Әйтик, мин Надяның күгәрченнәре янына керсәм, алар үзләрен башкачарак тоталар. Ә чит кеше керсә, бөтенләй куркып калалар.
Кешеләр кебек үк, күгәрченнәр парлы-парлы яшиләр. Ата күгәрчен иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр йомыркалар өстендә утыра. Калган вакытта - ана күгәрчен. Кечкенә кошчыкларны күбесенчә әтиләре ашата.
Сальниковлар күгәрченнәрнең азыгын төрләндерергә тырыша. Алар, бодай һәм арпадан тыш, кукуруз, борчак, тары, солы, вика, көнбагыш, карабодай бирәләр. Кошларның рационында вак таш та бар хәтта. Ярышларга өч көн кала, җиңелчә генә ашаталар.
Күгәрченнәрне тоту өчен дүрт вольерлары бар. Һәркайсы барлык кагыйдәләргә туры китереп эшләнгән. Аларда күгәрченнәр үзләрен бик иркен хис итәләр.
- Кайберәүләр меңәрләгән күгәрчен тоталар. Болары - күгәрчен үрчетү белән җитди шөгыльләнүчеләр. Кемдер 30-40 белән чикләнә. Ә менә кечкенә генә ояда күп итеп кош тоту - алардан көлү ул, - дип исәпли Владимир.
Аларның вольерларында исә - чисталык һәм тәртип. Һәркайсын чистарту өчен аерым кыргычлары да бар хәтта. Монысы йогышлы авыру эләкмәсен өчен. Күгәрченнәр дә авырый икән. Андый чакларда таныш ветеринарларга шалтыратабыз, белешмәлекләрдә актарынабыз, диләр.
Кошларны карау нечкәлекләренә аларны махсус клубта да өйрәтәләр. Бирегә хәтта Мәскәүдән дә күгәрчен үрчетү белән шөгыльләнүчеләр килә икән.
Сальниковлар күгәрченнәр турында әллә ниләр беләләр. Әмма бер нәрсә алар өчен дә сер булып кала бирә. Ул - меңәрләгән чакрымнар узып, күгәрченнәрнең туган йортларына кайтуы. Монысы әле фән тарафыннан да расланмаган.
Россия чемпионнары
Сальниковларның йортында аерым бер почмак бар. Андагы киштәләрдә күгәрченнәр катнашкан ярышлардан кубоклар, грамоталар, медальләр саклана.
Җәен ярышлар һәр атнаның шимбәсендә үтә. Владимир беренче тапкыр мондый ярышларда 2011 елда катнаша һәм Россия чемпионатында өченче урын ала. Хәзер аларның Надежда белән икесенең дә спорт күгәрченнәрен тоту буенча таныклыклары бар. Соңгы ике елда ярышларда Надежда гына катнаша икән.
- Ул аларны җиңүгә дәртләндерә белә. Очырыр алдыннан, 20шәр минут кошлар белән сөйләшә, гөрләшә, - ди Владимир. - Аның югалтулары да булмый. Ә бит ярышлар вакытында күп кенә катнашучылар 30 процент тирәсе күгәрченнәрен югалта.
Һәр спортчы күгәрченнең үз паспорты, махсус «чип»ы, тәпиендә балдагы бар. Аларның күгәрченнәрне 1200 чакрым ераклыктан - Дон елгасының аръягыннан, Воронеж артыннан да очырганнары булган хәтта. Күгәрченнәр антенналы махсус такта янына очып кайталар икән. Ә анда вакыт билгеләнеп барыла. Нәтиҗәне экспертлар контрольдә тота.

Реклама

Сальниковларның ярышларда җиңгән чаклары күп. Әйтик, Бабай ике тапкыр Россия чемпионатында өченче урын алган. Спартак бер тапкыр Россия чемпионы булган, бер тапкыр Мәскәүдә Бөтенроссия күргәзмәсендә җиңгән. Быел да призлы урыннары бар инде.


- Күгәрченнәрне кешеләр беренче тапкыр моннан биш мең ел элек кулга ияләштергәннәр.
- Күгәрчен элек-электән тынычлык кошы булып санала. Аңа 30лап шәһәрдә һәйкәл куелган.
- Бу кошларның күз күреме искиткеч яхшы. Күгәрченнең күзен кояш та, яшен дә, эретеп ябыштыру аппараты да чагылдыра алмый.
- Күгәрченнәр ерак араларда почтальон ролен башкарган. Аларны хәтта Чыңгыз хан, Юлий Цезарь кебек танылган шәхесләр файдаланган.
- Хәзерге вакытта спорт күгәрчененең бәясе 170 мең евро тирәсе йөри.
- Күгәрчен - тугры кош. Ана һәм ата күгәрчен үзләре яшәгән 20 ел эчендә бер-берсенә тугрылык саклыйлар.
- Дөньяда бу кошларның 700ләп төре исәпләнә.
- Күгәрченнәр ике мең чакрым биеклеккә кадәр күтәрелә ала.
- Марк Бернес, Леонид Брежнев, Нурсолтан Назарбаев, Людмила Зыкина, Валерий Золотухин кебек атаклы шәхесләрнең күгәрчен тотуы мәгълүм.
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    344
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    721
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    359
    2
    2