Реклама
Эт белән мәчеләрдән аермалы буларак, кошлар кече йомышларын контрольдә тотмый, алар, кая җитте - шунда бушанып йөри. Британиянең Halfords сату челтәре экспертлары ачыклаганча, канатлы дусларыбыз күбрәк кызыл төстәге машиналарны пычратырга ярата икән. Икенче урында - зәңгәр машиналар, каралары - өченче урында. Ә менә ак, соры һәм көмешсу төсләрне кошлар бик...
Эт белән мәчеләрдән аермалы буларак, кошлар кече йомышларын контрольдә тотмый, алар, кая җитте - шунда бушанып йөри. Британиянең Halfords сату челтәре экспертлары ачыклаганча, канатлы дусларыбыз күбрәк кызыл төстәге машиналарны пычратырга ярата икән. Икенче урында - зәңгәр машиналар, каралары - өченче урында. Ә менә ак, соры һәм көмешсу төсләрне кошлар бик үз итми, ә яшел машиналарга бөтенләй диярлек «тимиләр».
Белгечләр исәпләвенчә, Бөекбританиядә автосөючеләр кош тизәгеннән зыян күргән машиналарны ремонтлау өчен ел саен 90 млн долларга якын акча түгә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз