Шәһри Казан

Крокодил нигә елый?

Сөйләмебездә «крокодил күз яшьләре» дигән гыйбарә бар. Күчерелмә мәгънәдәге бу әйтем, һичшиксез, Африка һәм Америка халыкларыннан килеп чыккан. Чөнки безнең ерак бабаларыбыз биләгән Идел-Алтай киңлекләрендә крокодиллар беркайчан яшәмәгән. Шуңа күрә, бу сүзләрнең хикмәти мәгънәсен белеп тә бетермибездер бәлки! (Шул сәбәпле аңа Н.Исәнбәтнең «Татар теленең фразеологик сүзлеге» китабында да урын табылмаган).

Реклама

Елатырсың ди ерткыч крокодилны! Әлеге кызыклы гыйбарәнең мәгънәсе турыдан-туры биологик бер факторга барып тоташа. Крокодил, кошлардан кала, йомырка салучы бердәнбер җанвар. Йомырка салган вакытта ана крокодил эре-эре күз яшьләре белән «елый»... Нәрсә, авыртудан яисә бер-бер «сагыш» кичерүдән елыймы ул шулай? Һич кенә дә! Бөтен хикмәт шунда: барлык крокодилларның да «перископ»тай күзләре, су астында да ачык күрү өчен, элпә белән капланган. Көчле киеренкелек вакытында, ягъни йомырка салган чагында бу ерткычның әлеге элпәләре шартлый һәм сыеклык рәвешендә, нәкъ күз яшедәй тышка агып чыга.
Ә хәзер, әйдәгез, крокодилларның тарихи язмышын - шәҗәрәсен күздән кичерик.
Хәзер сулыклы һәм сазлык урыннарда яшәүче бу җан ияләренең гомере куркыныч астында. Аларны Кызыл китап кына коткара алмый.
Ите-сөяге юньләп бернигә ярамаган һәм котсыз бу аллигаторны кешеләр ни өчен рәхимсез аулый соң? Никадәр гади һәм сәер тоелмасын, бу очракта гаепнең иң зурысы ... мода җилкәсенә төшә! Әйе-әйе, хатын-кыз сумкалары, аяк киемнәре, портфель, чемодан, пута, бил каешы, акча янчыгы, тагын шуның ише көнкүреш әйберләре ясау өчен, крокодил тиресе кирәк. Ихтыяҗ ифрат зур, чөнки ул - калын, чыдам һәм сыйфатлы.
Браконьерлар табигатьнең ерак почмакларына гына түгел, хәтта дәүләт карамагындагы милли парк һәм тыюлыкларга кереп тә кыралар крокодилларны. Үлемнән дә, штрафтан да курыкмыйлар, менә бит кәсеп нишләтә! Парк сакчылары заманча техника белән коралланган булса да, «маскировка» осталарын фаш итү бик кыен. Тотылган очракта да, аларга салынган штраф браконьерларның «кара табышлары» янында чүп кенә.
«Чудаки украшают мир», - диләр. Бу хыял-фантазиягә бай кешеләрне күздә тотып әйтелгән, билгеле. Таиланда әнә шундыйлар җөмләсеннән бер кеше яши. Ул - Утап Йоугларбакорн.
Крокодиллар фермасына нигез салучы һәм аның хуҗасы, мәкальдәгечәрәк әйтсәк, берьюлы «ике куян» ата: югары табыш алуга ирешә һәм крокодиллар нәселен саклауга зур өлеш, яңалык кертә. (Әйтик, хәзер аныкы кебек крокодиллар фермасы тагын өч илдә - Куба, АКШ һәм Япониядә бар.)
Таиландтагы бу бердәнбер ферманың эшчәнлеген күз алдына китерү өчен, сүзне, әлеге дә баягы, крокодилларның йомырка салуыннан башларга кирәк. Йомырка салганчыга кадәр, ата һәм ана крокодиллар «гаскәрен» тупларга кирәк бит әле. Метр ярым озынлыктагы 3-4 яшьлек крокодил тиресе иң югары сыйфатлы күн санала. Ә җенси тормыш өчен крокодиллар 10-15 яшьтә генә өлгерә. Бер фермер эшне әнә шундый җитлеккән крокодиллар тотудан башлый... Аның фермасында хәзер 12дән 35 яшькә кадәрге 200 крокодил яши. Аларны бетон стена белән урап алынган ике буада асрыйлар. Ашау ризыгы, нигездә, балык калдыклары. Андый азыкны балык эшкәртүче заводлардан күпләп табарга мөмкин.
Йомырка салыр өчен, буаларда диаметры дүрт метр зурлыктагы 50 оя камерасы урнашкан. Буа җанварлары урын өчен талашмасын өчен, камерага керү ишегенең диаметры 60 сантиметрдан артмый. Оя ясар өчен кирәкле булган ләм, ком, бурсыган яфрак ише материалларны ферма хезмәткәрләре алдан ук әзерләп куя, әлбәттә. Ана крокодил бер атна чамасы әнә шулар белән кайнаша, арткы аякларын эшкә җигеп, җылылык ролен башкарачак оя әмәлли. Вакыты җиткәч, биш минут эчендә 20дән алып 90га кадәрле йомырка сала. Аннары инде, койрыгы белән көрәп, 60 см биеклегендәге инкубатор ясый. Шуның белән аның миссиясе үтәлә.
Туачак токымнарның язмышын алга таба кешеләр кайгыртачак. Чөнки бу вазифаны ул әнкә крокодилга караганда күпкә тырышыбрак башкарачак. Чүмәлә-инкубатордагы дымлылык һәм температураның табигый шартларга туры килүен дә ферма хезмәткәрләре кайгыртачак.
70-80 көн дигәндә, йомыркадан крокодил балалары үрмәләп чыга. Аларның бер партиядәге саны меңнән дә артып китә, шуңа күрә, аларны бүлеп-бүлеп, 10-15 данәдә кечкенә бетон чаннарга урнаштыралар. Әлеге чаннар, кояш кыздырудан һәм вак чебеннәрдән саклау өчен, өстән пальма яфрагы белән каплана. Берничә атнадан соң, бер үк үлчәмдәгеләрен сайлап-сайлап, аларны иркенрәк бассейннарга җибәрәләр. Бассейндагы 200ләп бала бер-берсен кыерсытмасын өчен шулай эшләнә бу.
Әнә шундый кайгыртучанлык, яхшы тәрбия бирелүгә карамастан, үрчемнең 20-30 проценты беренче елда ук үлеп бетә. Фермадагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, йомырканың да 50-60 процентыннан гына яшәүгә сәләтле һәм тиресе сыйфатлы саналган өч-дүрт яшьлек крокодиллар үсеп җитә. Табигать шартларында бу хәлләр тагы да начаррак булыр иде, чөнки оядагы температура тирбәнешләрен көйләүче юк. Крокодил йомыркасын яратып ашаучы гиена, мангут кебек корткычлар да җитәрлек. Яңа туган балаларны бөркет, ябалак, грифлар да аулый. Ачрак вакыты булса, ана крокодил хәтта үзе дә баласын ашарга күп сорамый.
Кагыйдә буларак, табигый шартларда йомыркаларның яртысы диярлек һәлак була. Ә инде йомыркадан чыкканнарының бары тик биш-ун проценты гына үсеп җитлегә һәм нәселен дәвам итә. Менә шуңа күрә, крокодил фермаларының күбрәк булуы аларның нәселен саклауга хезмәт итә, хуҗаларына зур табыш китерә. Фермалар җитештергән крокодил тиреләре бик күпкә сыйфатлырак та. Бу - браконьерлык белән шөгыльләнүчеләрнең базары төшә дигән сүз.
Таиландтагы эшмәкәр фермасы крокодил күрергә килүчеләр һәм туристлардан да табыш ала, билгеле. Вакытсыз үлгән крокодил балалары да юкка әрәм-шәрәм ителми. Аларның киптерелгән карачкысын, сувенир буларак, күпләп сатып алалар. Фермада крокодил тиресен салдыру белән үз эшенең чын осталары шөгыльләнә. Кыйммәтле тиреләр тозлы су салынган тәпәннәргә җыйнала. Җитәрлек дәрәҗәдә туплангач, аларны тире эшкәртү фабрикасына озаталар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: