Шәһри Казан

КЫТАЙ БӨҖӘК АШЫЙ ДИЕП...

Киләчәктә нәрсә белән тукланырбыз?! Азык-төлеккә көннән-көн бәяләрнең күтәрелүе, халык санының ишәюе, әйләнә-тирә мохитнең яңадан-яңа проблемалары туып тору сәбәпле, бу сорау урынсыз түгел һәм кайбер дәүләтләрне чын-чынлап борчуга салган.

Галимнәр исәпләвенчә, 2050 елда җир йөзендә халык саны 9 млрдка җитәчәк. Әгәр бүген елына 228 млн тонна ит җитештерелсә, 9 млрд халыкны туендыру өчен бу күрсәткеч кимендә 463 млн тонна булырга тиеш. Хәзер көтүлек җирләре барлык коры җир территориясенең 30 процентын тәшкил итә, киләчәктә бу мәйданны тагын да арттырырга туры килер иде, әмма алар, киресенчә, кими бара. Киләчәктә азык-төлек проблемасы хайваннарның үзләренә үк кагылачак. Кыскасы, тагын берничә дистә елдан чынлап торып ит кризисы башланачак һәм ул деликатес булып калачак.
Шул ук галимнәр әйтүенчә, җирдәге климатның үзгәрүенә дә, дөресрәге, аның начарлануына хайваннарның йогынтысы зур. Атмосферага бүленүче парник газларының 18 проценты «дүрт аяклы дусларыбызга» туры килә - бу җир йөзендәге барлык машина газларыннан да күбрәк. Димәк, лапаста мышнап күшәп яткан сыер урамдагы машинага караганда күбрәк зыян сала. Адәм ышанмаслык хәл инде, әмма нәкъ менә күшәүче хайваннар парник эффекты файдасына «эшли».
Тагын бер-ике дистә елдан икътисади хәл һәм әйләнә-тирә мохит кискен үзгәрәчәк һәм галимнәр моннан чыгу юлларын эзлиләр. Аларның кайбер тәкъдимнәре 20-30 елдан инде гадәти бер әйбер буларак кабул ителер, ә бүген әле күзләр маңгайга менәрлек. Әйтик, берәүләр әлеге проблемаларның чишелешен ит урынына бөҗәк белән туклануда күрәләр. Вагенинген университеты (Голландия) галимнәре белдергәнчә, бөҗәкләрдә, гадәти ит белән чагыштырганда, аксым күбрәк һәм алар туклыклырак икән. Шул ук вакытта, мөгезле эре терлек асраганга караганда, бөҗәк асрау күпкә отышлырак - алар аз ашый, суны да азрак бетерә. Әгәр 100 грамм сыер ите «үстерү» өчен бер кило азык кирәк булса, шул ук күләмдәге азыктан 600 грамм бөҗәк «ите» алып була.
Бүген ашарга яраклы бөҗәкләрнең 1400 төре билгеле. Алар белән Азия һәм Африканың байтак илләрендә күптән тәмләп сыйланалар. Теләсәк-теләмәсәк тә, бу бөҗәкләр акрын гына безнең тарафка да «үрмәли». Дөрес, мыеклары тырпаеп торган тараканны иртәгә үк шикәргә катырып та, тозлаган килеш тә ашый алмабыз анысы, әмма аны ваклап, төрле тәмләткечләр белән бутап биргәндә, без моны сизми дә калачакбыз һәм тора-бара шуңа өйрәнәчәкбез. Аларның кайберләрен бүген үк инде рәхәтләнеп ашыйбыз. Игътибар итсәгез, күп кенә ризык һәм эчемлекләрнең составында Е120 дигән язу бар. Ул биредә кармин буягычы барлыгын аңлата. Кармин Әрмәнстан, Әзәрбайҗан һәм Польшада тереклек итүче кошениль исемле бөҗәктән ясала. Ә иң «затлы»лары Мексика кактусларында көн күрә. Азык-төлек сәнәгатендә бу бөҗәкләр инде бер гасырдан артык кулланыла. Бер кило кармин ясау өчен, 150 мең данә кошениль кирәк. Карминны колбаса, алкогольле эчемлекләр, лимонад, конфет һәм косметика ясауда кулланалар. Кайбер таблеткалар, конфет-дражелар һәм сагыз составында булган Е904 кушылмасы да бөҗәкләрдән ясала. Тик менә шунысы кызык, спортчыларга әлеге кушылмалар булган азык-төлекне кулланырга рөхсәт ителми. Бу очракта кемгә ышанырга да белмәссең, азык-төлек җитештерүчеләр әлеге буягычларны зарарсыз дип бара, ә спортчылар өчен ул тыелган. Кайбер ризыктан тыелсак та, бу кушылмалардан бөтенләй үк котылып булмаячак - хатын-кызларның иннекләренә дә кармин кушылган. Хәер, бәлки, тараканнар белән туклана башлаганда, үбешүнең дә кызыгы калмас инде?!
Спорт дигәннән, ризыкта үзләрен тыймаган кытай спортчылары соңгы берничә елда дөньякүләм уңышларга ирешеп киләләр. Әллә соң бөтен хикмәт тә шул дөрес тукланудамы? БМО вәкилләре һәм Көнбатыш Европа илләренең әйдаманнары, «киләчәктә нәрсә ашарбыз», дип баш ватканда, Кытай инде бүген үк моңа чишелеш тапкан, бу илдә сыйфатлы, табигый булган, аксымга бай продуктлар рационга кергән. Иманым камил, әлеге өлкәдә аларны уздыра алучы булмас, гомер бакый һәрбер селкенгән нәрсәне ашаган бу халык бөҗәкләрнең ниндиен генә тәкъдим итмәс тә нәрсә генә ашатып бетермәс. Башкалар бөҗәкләрне кулында әүмәләп: «Кайсы ягыннан ашый башларга», - дип аптырап утырган бер вакытта, Кытайның бөҗәк колбасалары дөнья базарын басып алачак. Әлеге ил бүген ит җитештерү буенча дөньяда беренче урында, шул ук вакытта ул итне алыштырырлык башка продуктлар җитештерү өстендә дә уңышлы эш алып бара. Тора-бара мондый ризыкларны ясарга башкалар да өйрәнәчәк, әлбәттә, әмма дөнья базарының күп өлкәсендә «ай үсәсен көн үсеп» икътисади хәле тотрыклыга әйләнгән Кытай күрсәткеченә ирешүе, ай-һай, бик җиңел булмас шул.
PS. Безнең буын ит ашар әле. Аллаһы Тәгалә гомерләр биреп, онык һәм оныкчалар белән кафеларга йөрергә насыйп булыр, шәт. Андагы менюлар хәзерге белән чагыштырганда күпкә озынрак булачак. Хәзер төрек, үзбәк кафеларына кереп: «шурпасы нәрсә», «шаурмасында нәрсәләр бар», дип, үзбәк белән төрекнең башын катырган кебек, ул вакытта, «кайсы таракан тәмлерәк», дип сайланырбыз. Анда сыер һәм сарык сөякләре музейдагы динозавр калдыклары белән янәшә торыр инде... Димәк, авылга печән чабарга да кайтасы юк. Хәер, ул чагында авыллар да булмас, тегендә-монда фермер өе булыр да, янәшәсендә берничә таракан фермасы кукыраеп утырыр...

Бигрәк тәмле... чикерткә
Австралиядә Bogong курчагын пешереп, бөтен килеш ашыйлар, шулай ук алардан кекс пешергәндә куллану өчен паста да ясыйлар. Ә карамель әзерләгәндә исә бал кырмыскалары кулланыла.
Бали. Әлеге утрауда инә карагы кыздыру бик популяр. Аларны, кокос мае һәм шикәр белән бутап, конфет та ясыйлар.
Нигериянең Квара штатында кыздырылган термит, чи килеш чикерткә, тирес корты ашау киң таралган.
Япония. Японнар шөпшә һәм бал корты личинкаларын, чикерткә, ефәк кортын бик яратып ашыйлар.


Йолдызлар ничек туклана?
Актриса Мила Йовович: «Һәрбер ризыкның кадерен белергә һәм дөрес бәяләргә кирәк. Әгәр миңа бөҗәк ашарга тәкъдим итәләр икән, мин, һич шикләнүсез, аларны ашаячакмын».
Җырчы Жанна Фриске сүзләренә караганда, ул инде тозланган чикерткәләрне авыз итеп караган. «Алар, чынлап та, бик тәмле, гадәти түгел, кыздырган көнбагышка охшаган», - ди ул.
Голливуд йолдызлары Сельма Хайек һәм Анджелина Джоли иртәнге ашка чикерткәләр ашарга яраталар икән. С.Хайекка шулай ук кыздырылган кырмыска һәм төрле суалчаннар да ошый.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: