Шәһри Казан

Һәлакәткә юлыккан “Ту-154”тә Казан артисты Владислав Голиков та булган

Россия Оборона министрлыгының "Ту-154" самолеты бүген иртән Сочидан Сүриягә юл алгач, Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыгып, кешеләр һәлак булды.

Анда булган 92 кешедән (шуларның 84е -пассажир) унысының мәете табылган. Анда Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле составында казанлы Владислав Голиков та булганлыгы ачыкланды.

Владислав Голиков Казан музыка училищесында баян классы буенча белем алган, аннары Мәскәүдә вокал классы буенча консерватория тәмамлаган. Россия армиясенең А.В.Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблендә эшләгән.

Моңа кадәр Татарстан башкаласыннан Ралина Гыйльманованың әлеге очкычта һәлак булуы турында хәбәр бирелде.

Реклама

Татар-информ


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: