Шәһри Казан

Ленинның костюмы чит илнеке булган

Владимир Ильич Ленинның вафатына 2014 елның 21 гыйнварында 90 ел булды. Яшь буын инде бу «дөнья пролетариаты юлбашчысы»ның кем икәнлеген юньләп белми дә. Аны яшәгән, яши һәм яшәячәк дип аңласалар гына инде. Бу буш сүзләр түгел.

Октябрь революциясенең 50 еллыгына Ленинга яңа бер костюм тегү өчен генә дә берничә сәнәгать предприятиесе көч куйган. 1924 елдан 1967 елга кадәр, ягъни 43 ел дәвамында табутта үзенең иң яраткан костюмын киеп яткан Ленинны «тынгысызлап», аңа яңа костюм тегәргә уйлыйлар. Жилеты белән пәлтәсен яңартканда да зыян итми икән инде. Җитмәсә, революциянең 50 еллыгы якынлашып килә. Зур бәйрәмдә юлбашчыны иске киемнәрдән калдыру яхшы түгел. Киемнәр исә нәкъ менә искеләрен кабатларга тиешләр. Бу зур һәм җаваплы эш йон үзәк фәнни-тикшеренү институтына тапшырыла. Әмма костюмны тикшергән галимнәр аптырашта калалар - мондый җепләрнең СССРда эшләнгәне булмаган. Ленинның бик яратып киеп йөргән һәм үлгәннән соң табутка да кидереп салынган костюмы, бактың исә, чит илдә эшләнгән икән. Бераз ялтырап торган кап-кара юка тыгыз тукымадан булган ул. Совет тегүчеләренә нәкъ менә шул җиңелчә ялтырауга ирешү иң авыры булган да инде.
Хисап документларында тукыма турында: «Тукыма инглиз системасы белән эрләнгән 100 процентлы кәҗә йоныннан эшләнгән», «Бездәге чимал һәм җиһазлар ярдәмендә мондый тукыма җитештерү мөмкин түгел», - дип язылган. Совет чорында мондый сүзләр әйтер өчен бик зур тәвәккәллек соралгандыр, әмма факт күзгә артык нык бәрелеп торган булса кирәк. Документларның бик озак «Секретно» йозагы астында сакланулары да гаҗәп түгел: СССРда Ленинның буржуаз костюмын советныкына алыштыра алмауларын бөтен халыкка белгертергә ярамый бит инде!
Фәнни-тикшеренү институтында төрле төрдәге йоннарны дистәләрчә вариантта туры китереп карасалар да, берни дә барып чыкмый. Ахыр чиктә үзебездәге ангор йонына махсус заказ белән Яңа Зеландиядән кайтартылган сарык йонын кушып, теләгән нәтиҗәгә ирешәләр. Тукыманы куе кара төскә ману тагын да зуррак кыенлыклар тудыра. Күпсанлы ялгышлар, тәҗрибәләр аша, 705 төрле вариантны сынап карап кына тиешле нәтиҗәгә ирешелә. Ахыр чиктә 6 төрдә костюмлык һәм 6 төрдә пәлтәлек тукымалар җитештерелә. Җыеп кына әйткәндә, костюм һәм пәлтә өчен гектарга якын материал китә. Аннан соң аларны «искертергә» туры килә. Тукыма, буяулар ярдәмендә, саргылт төскә кертелә һәм җиңелчә таушалдырыла. Ленинның яңа гардеробын булдыру өстендә берничә зур фабрика хезмәт куя. Берсендә җеп эрләнә, икенчесендә йомгак итеп чорнала, өченчесендә буяла...
Сүз уңаеннан: дөнья пролетариаты юлбашчысының үлгәннән соңгы тормышын бик актив дип әйтергә дә була. Аның 90 ел дәвамында табутта ятуы чорында костюм вакыйгасы бердәнбер гаҗәеп хәл түгел. Ленин яткан саркофагны да төзекләндерергә туры килгән. 1939 елда Кремль комендантының очлы күзләре юлбашчының гәүдәсенә яктылык дөрес төшмәвен чамалап ала һәм ул бу хакта борчулы рапортлар бирә башлый. Тереләрдән дә тере булып күренергә тиешле кеше, карасаң, мәет тек мәет инде... Әмма сугыш башланып, эшне боза - Ленин гәүдәсе яткан табутны тиешенчә яктыртып маташыр җай калмый. Аны 1943 елда Сталин үзе исенә төшерә. Мастерларны Мәскәүгә эвакуациягә җибәрелгән җирләреннән алып киләләр. Аларны кайнар төшке аш, икмәк белән тәэмин итәләр, телефон линиясе уздыралар. Кремль комендантының боерыгы буенча, яктылык юлбашчының йөзен һәм кулларын гына яктыртырлык итеп төшәргә тиеш була. Белгечләргә, билгеле, Ленин тәненең бу өлешләрен чагылдырган балавыз әйберләр белән генә эшләргә туры килә, сугыш беткәнчегә кадәр, дип, юлбашчының җәсәден Төмәнгә җибәргән булалар. Катлаулы эшне башкарып чыгар өчен, тиз арада Бөтенсоюз электротехника институты каршында сирәк газлар лабораториясен торгызырга туры килә. Саркофаг өчен күзне якты таплар белән чагылдырмый торган махсус пыяланы шунда уйлап чыгаралар. Нәтиҗәдә, күпсанлы көзгеләр ярдәмендәге катлаулы оптик система барлыкка килә. Соңыннан, тонна ярым йөк салынган табутны 20 минут асып торып, ныклыгын тикшереп карыйлар. Кыскача гына әйткәндә, саркофаг өчен миллионнан артык акча түгелә. Моның сугыш барган чор икәнлеген һәм ул вакытта бер «Москвич» автомобиленең 8 мең сум торганлыгын исәпкә алганда...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: