Шәһри Казан

Марат Кәбиров: «Талантларын күтәрә алган халык кына көчле була ала»

Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы «Нур-маркет» кибетенең цоколь катында танылган язучы, хезмәттәшебез Марат Кәбировның күптән түгел генә табадан төшкән «Китап» исемле яңа китабы тәкъдим ителде.

Шушы уңайдан ул укучылары, фикердәшләре белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде, автограф-сессия ясады.

- Без бүген уникаль китап белән танышырга җыелдык. Аһәңле теле, динамикасы, үзенчәлекле фикере укучылар тарафыннан китапны яратып кабул итәргә мәҗбүр иткәндер дип уйлыйм. Марат үзе дә уникаль кеше һәм ул моны тоя да торгандыр. Ул үзенең үзенчәлекле фикерли алуы белән дә шаттыр дип уйлыйм, чөнки башкалардан аерылып торган фикер йөртү язучылар, журналистлар өчен бик мөһим, - диде Татарстан китап нәшрияты генераль директорының беренче урынбасары Айдар Гыймадиев, язучының яңа иҗат җимешен тәкъдим итеп.

Марат Кәбиров исә әлеге чарага бик дулкынланып килүен әйтте.

- Мин бүген сәеррәк хәлдә. Һәр китабымны киң җәмәгатьчелеккә курка-курка гына тәкъдим итәм. «Нигә яздым икән?» дип уйлыйм, чөнки аларның күбесе укучы укып күнеккән әсәрләр түгел. Мин ниндидер яңарак әйбер белән, безгә ят булган темаларда, жанрларда язам, әйтик, магик реализм, хоррор, фэнтези - болар татар әдәбиятында әле юк иде. Ләкин бу һәрвакыт курку тудыра. «Ничек кабул итәрләр, алучы булырмы, китап киштәләрендә кимсенеп ятмаслармы икән?» дигән борчылу белән тәкъдим итәсең... Аллага шөкер, моңа кадәр булганнарын алдылар... Шуңа күрә, куркуларымны таратып яшәгәнегезгә, рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте язучы укучыларына. - Бу татар әдәбиятында сирәк жанрларның берсе - антиутопия - татарда йөз елга бер тапкыр гына языла, мең елга бер дисәң дә була. Үткән меңьеллыкта Гаяз Исхакый язган иде, бу меңьеллыкта берсен мин яздым, икенчесен язып булмас инде, - диде аннан, аңа үзенә генә хас булган юмор белән. - «Китап нәрсә турында?» дигән сорауга ике сүз белән генә җавап биреп булмый торгандыр. Ул шулай булса, роман язып җәфаланмас та идем. Монда китап беткәннән соңгы чор тасвирлана. Кешелекнең бик җитеш, рәхәт тормышта яшәү турындагы хыяллары чынга ашкан, ләкин аңа нәрсәдер җитми. Моны аңларга, уянырга аңа дөньядагы соңгы язучының соңгы китабы ярдәмгә килә.

«Китап»ның Рэй Бредбери иҗаты белән уртаклыгы
Марат Кәбиров «Китап» әсәренең Рэй Брэдбериның «Фаренгейт буенча 451 градус» роман-антиутопиясе белән уртаклыгы барлыгын белдерде.

Реклама

- Уртаклык кына түгел, бу турыдан-туры Рэй Брэдбери иҗаты белән бәйләнгән, ул миңа нык тәэсир итте. «Әгәр үсеп җиткән балалары әти-әниләре турында онытса, нәрсә килеп чыгар иде?» - менә шундыйрак типта минем әсәр дә «әгәр» дигән сүздән барлыкка килде... «Әгәр Брэдбери татар язучысы булса һәм ул шушы тормышта яшәсә, нәрсә килеп чыгар иде икән?» дигән фикер. Бу идея, бөтен сантыйлык кебек үк, миңа кызык тоелды. Теләсә нинди юләрлек тә башта кызык булып тоела бит. Бер темага язылган әсәрләр күп. Бу урлашу дигән сүз түгел. Бу - Рэй Брэдбери белән әңгәмә рәвешендә эшләнгән роман. Аның әсәрендәге дөнья «Китап» китабында тарих буларак телгә алына һәм аңа турыдан-туры сылтамалар да, искә алулар да, аллюзияләр дә бар. Аермасы менә мондый: «Фаренгейт буенча 451 градус»та китапка каршы көрәшү чоры бара. «Китап»та инде китапларга каршы көрәшүче юк. Монда инде китап беткән. Параллель үткәргән вакытта Рэй Брэдбери әсәрендә атом сугышы дәвере, ләкин кешеләр китапны сакларга тырышалар. Алар белән көрәшүчеләр бар. Ә «Китап»та тыныч, матур, рәхәт тормыш. Шушы дәвердә кеше китапны үзе юкка чыгара. Димәк, бәлки, кешене кулланучылар җәмгыятенә әйләндерү атом сугышына караганда да куркынычрактыр? Ягъни «Китап»та инквизитор - халык үзе. Шундый караш ике романны ике яссылыкка күчерә. Әгәр ике әйбәт язучы бер үк темага тотына икән, ике әйбәт әйбер килеп чыга, - ди автор.


Фирүзә Җамалетдинова, язучы:
- Марат дөньяны азмы-күпме белгән, тормыш фәлсәфәсен аңлаган акыллы кешеләр өчен яза. Ул прозада шул дәрәҗәдә уйный, «Сары йортлар сере»ндәге героеның прототибын табу мөмкин түгел, ә «Елмаю» әсәрендә әйтерсең хатын-кыз аның каршысына утырган да бөтен әйберне сөйләп биргән. Ир-ат бу әйберләрне каян белергә мөмкин? Бу - язучының зурлыгыннан тора. Ул, аерым бер язмышка карап язса да, үзенең зур язучы икәнен исбат итә ала, бөтенләй бернинди язмышка кагылмаса да, җәмгыятьне бөтен хилафлыклары белән күрсәтә ала.


Матрица белән охшашлык
- Матрица белән охшашлыгы да бар. Ул булырга тиеш. Аннан соң матрица үзе үк нәрсә беләндер охшаш әйбер. Ишеткәнегез бардыр, Франция галимнәре бер-берсеннән бик еракта торган кисәкчәләрнең үзара бәйләнешкә керә алуын ачкан. Бу Эйнштейн теориясе белән, кисәк кенә, каршылыкка керә. Шуңа җавап рәвешендә инглиз галиме Дэвид Бом бер галәмнең голографик моделе теориясен тәкъдим итә. Һәм шушы теория буенча шундый нәтиҗәгә килә: бернинди дә объектив чынбарлык юк, бөтен нәрсә - гигант дәрәҗәдәге голограмма. Ул моны аквариум принцибы нигезендә аңлата. Билгеле бер ситуацияне кешенең нинди позициядән күрә алу сәләтенә бәйле. Һәм күпме дәрәҗәдә барлыкка килгән. Менә шушы нигездә барлыкка килгән матрица инде ул. Ул «Китап»та бар. Миңа бу алым ошый, чөнки күп нәрсәләрне аңлатып була.



«Язучы халкыннан ерак китә алмый»
- Миңа җиткергән сорауларның берсе: «Мондый әсәрләр белән дөньяга чыгып буламы?» Бу урында мин дөньяга чыгуны дөнья әдәбиятына чыгып буламы дип аңлыйм. Дөньяга чыгу мөмкиндер ул, чөнки темаларның уртак булуы мөһим түгел. Минемчә, начар темалар булмый. Дөнья әдәбиятын яуларга тырышу бездә бар ул. Мин моңа бик шикләнебрәк карыйм, син кайда - дөнья шунда. Дөнья әдәбияты дигәндә дә, миңа татарлар күз алдына килә. Аерым язучылар гына дөньяга чыга алмый торгандыр. Язучы халкыннан ерак китә алмый, ул йә ерак китми, йә ерак китсә, бөтенләй китә. Бу, гомумән, иҗат кешеләренә дә хас әйбер. Моның иң типик мисалы Рудольф Нуриев булырга мөмкин. Нуриев татардан китте, ләкин зарланып түгел, киресенчә, татарлыгын яшереп йөрмәде. Ә бит яшереп, татарлардан гарьләнеп, рәнҗеп, ачуланып китүчеләр дә бар. Берсен дә гаепли торган әйбер түгел. Рудольф татардан китте, дөньяны яулады, ләкин аңа карап кына без «бүгенге татарның балет сәнгате» дөньяны яулый дип әйтә алмыйбыз бит. Татар балеты бер нәрсә, Нуриев инде икенче мәсьәлә булып кала.

Шулай ук язучылар да. Татар әдәбияты - бер, теге язучының иҗаты икенче төрле әйбер булып кала. Халыкның әдәбияты дөньяны яуласын өчен, ул халык көчле булырга тиеш. Талантларын күтәрә алган халык кына көчле була ала. Дөньяны яулау өчен бер рецепт тәкъдим итә алам: Татарстанда, Россиядә булсынмы, талантларга яшәргә чыдамаслык шартлар тудырырга кирәк. Америкага, Франциягә, Европага чыгып качсын, әмма алар барыбер танылачак, менә шул вакытта без мактаначакбыз: «О, болар татар бит!» - дип. Чит ил әйберләрен кертү һәм үзеңнекен читкә чыгару булырга тиеш».

«Дураклар өчен язарга кирәк»
- Һәрбер язган әсәрем мине күпмедер дәрәҗәдә үзгәртә торгандыр инде. Байый барасыңмы, ярлылана барасыңмы, ниндидер үзгәреш була. Акыл артмый. (Көлә. - Авт.) Мине руслар укыйдырмы-юктырмы, анысын әйтә алмыйм. Ә менә татар укыганын беләм, чөнки кем укый, шул йә мактый, йә тәнкыйтьли. «Мине укыйлармы икән?» дигән шик бар иде, китаплар бетеп бара анысы, әллә чебен үтерергә алалар инде? (Көлә. - Авт.)

Язып тәмамлыйсы берничә әсәрем бар. Мин популяр булырга тырышып язмыйм. Мин ничек популяр булыр кирәклеген беләм. Популяр буласың килсә, дураклар өчен язарга кирәк, чөнки алар күбрәк. Прозага тотыну, бездә моңарчы булмаган әйбер булсын әле, дигән уйдан туган эштер, бәлки. Һәрбер әсәр үзенең бер формасы, стиле белән туа. Илһам ничек киләме? Югары сүз белән әйтәсем килми, эшләү теләге дип әйтергә мөмкин. Миңа илһамны иҗатымны яратучылар һәм хурлаучылар бирә. Мин тере персонажны уйлап чыгарам да шуның артыннан язып кына барам. Ниндидер әзер схемалар буенча эшләү миңа авыр булыр кебек, чөнки монда инде үзеңә эшләргә туры килә. Дөресен әйткәндә, «Китап»ны ике-өч ай эчендә яздым. Китап язылып беткәч, «суынырга» дип салып куям да икенче эшкә тотынам. Аннары онытылганчы, яңа әйбер караган төсле, төзәтеп чыгам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: