Шәһри Казан

Марат Кәбировка: «Үзегез дә тыңлый алмагач, ник яздыгыз соң ул җырларны?» дигәннәр

Җәйге матур кич. Капка төбендә көйрәтеп утырам. Бер ят машина урамнан пипләтеп уза, туктый һәм чигенеп, минем янга килеп баса.

Ачык тәрәз аша минем шигырьгә язылган җыр ишетелә. Хәния. «Китмик әле яшьлек иленнән» Ишек ачылуга ук, бала күтәргән яшь ханым төшә һәм сабыен миңа суза:
- Тот әле.
Гүзәл ханымнарга ни кылса да килешә, ә моның тәвәккәллеге дә та­шып тора. Ике яшьләр тирәсендәге кыз баланы җайлабрак күтәрүгә, ханым «шалт-шолт» фотога төшереп ала һәм руль артындагы иргә эндәшә:
- Чык, давай, нишләп утырасың анда.

Кыюсыз гына күренгән иренә авыз ачарга да ирек бирмичә эткәләп-төрткәләп минем янга китереп бастыра да тагын фотога төшереп ала. Эшен бетергәч, сабыен алып миңа бора:
- Карап кал, кызым. Нык итеп кара. Тере Марат Кәбиров бу! - һәм минем аптырабрак калуны күреп, төшендерә: - Синең менә бу дискыңны ярата, елавыннан туктап тыңлый. Шуңа бала чагының бер истәлеге булсын дим. Ул үсеп җитүгә әллә үләсең, әллә каласың әле.

«Тере» дигән сүзнең мәгънәсе ачылгандай була. Елмаям.
- Кая, икегез бергә дә төшегез инде, - ди ире, аны терсәгеннән алып.
- Кит әле, - дип ханым терсәген тартып ала. - Мин аның поклоннигы түгел. Исем дә китми. Әйдә, кузгалдык...

Мин көлүдән туктаганчы, алар китеп тә өлгерә. Болар таныш түгел, бәлки, кунакка гына килгән кешеләрдер. Үзебезнекеләр болай итмәс иде. Хәер...
Бер мәлне кибеткә килеп керсәм - үлчәм янында «Бердәнбер һәм кабатланмас» китабы ята. Яңарак кына чыккан булса да, таушалып беткән.

- Бетергәнсез бит китапны, - дип шелтәләгән булам сатучы ханымны. Ә аның исе дә китми:
- Әйбәт китап чибәр кызлар кебек инде ул, тиз туза, - дип елмая. - Кулдан-кулга йөри бит.
Үз авылыңда китабыңны кулдан-кулга йөртеп укулары бик начар күренеш түгел. Елмаюны йөздән куып җибәреп булмый.
- Рәхмәт, сөендердең, - дим, авызны җыеп алыр өчен генә.

Реклама

- Үзем дә сөендем әле синең өчен, - ди ул, аналарча кайгыртучанлык белән. - Наканисты, язарга өйрәнеп киләсең.
- Моңа кадәр начар идемени?
- Адәм укырлык нәрсә язганың юк бит инде. Кайда сары йорт, кайда табут. Берсенә дә теш үтәрлек түгел.
- Теш үтәрлек түгел дип... - мин ни әйтергә белмичә туктап калам.

- Мин сиңа кибеттән каткан икмәк биреп җибәргән кебек була бит инде бу. Икмәкне әле хет җебетеп ашарга мөмкин.
Моңа каршы берни дә әйтеп булмый. Ул үзенчә хаклы. Гомумән, авыл кешесе гади генә, сабыйларча беркатлы гына итеп дөресен әйтә белә. Һәм аның белән бәхәсләшеп тә, үпкәләп тә булмый. Аның үз аршыны.

Бер җәйге кичтә яшьләр җыелып алганнар да безнең капка төбендә генә магнитофон акырталар. Бу юлы да минем шигырьләргә язылган җырлар. «Гомер буйлап барам», «Без сезгә кирәк әле» һ.б. Бик үк начар түгелләр бит инде. Башта яратып тыңлыйсың, йокы баса башлагач, ялкыта төшә, ахыр чиктә күпкә китә башлый. Өстәвенә үзләре дә кушылып китәләр... Мин түзеп яттым-яттым да болар янына чыктым:

- Егетләр, йә тавышын ябыгыз, йә бераз читкәрәк китегез...
Тавышын яптылар. Үзләре дә бераз тынычланып калды. Мин тәмәкене сүндереп, керергә җыенганда, берсе тыныч кына әйтеп куйды:
- Марат абый, үзегез дә тыңлый алмагач, ник яздыгыз соң ул җырларны?..

Һәртөрле төче сүзләргә, мактау-хуплауларга өйрәнә башлаган колак өчен мондый сүзләр бәхет китермидер, әлбәттә. Ә бер карасаң, шундый гадел тәнкыйтьчеләрең булу уен эш түгел. Һәм иң кызыгы, шәһәрдә яшәвемә инде егерме биш елдан артык, ә авыл мине һаман тәрбияли. Үз аршыны белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    55
    0
    0