Шәһри Казан

Марат Кәбировның Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре: «Габделхәй абыйның концерт алдыннан аны тамашачылар белән очраштырмаска тырышуының сәбәбе бер генә түгел иде»

Башкортостанда соңыннан бик популяр булып китәчәк "Атна" гәзитенең баш мөхәррире булып, беренче саннарын әзерләп йөргән вакыт. Танылган җырчы белән әңгәмә кору исәбеннән Хәния Фәрхигә шалтыраттым. Ләкин сөйләшү бөтенләй бүтәнчә юнәлеш алды.

- О-о, Марат! Әле үзем сине эзли идем. Безгә алып баручы кирәк бит.

Шушы арада гына Чаллыда концертлары буласы икән. Шунда чыгыш ясарга чакыра. Ошаса калырсың, ди. Трубканы куйганда ук ошый башлаган иде инде. Мин тагы бер кат бизмән тартып карадым да Чаллыга җыендым. Әлбәттә, баш мөхәррир булып кул астындагы берничә кеше белән "командовать" итеп утыру да начар түгел. "Кем булып эшлисең?" - дип сорасалар да көчле яңгырый. Ләкин Хәния Фәрхи дәрәҗәсендәге талант белән бергә эшләү күпкә кызыклырак тоелды: өйрәнер җире дә бар, аралашу даирәсе дә киңрәк. Бары тик үземнең чыгышларны гына ошатсыннар.

Шул рәвешле, Татарстанга, чын мәгънәсендә татар иҗат дөньясына, мине Хәния Фәрхи чакырып китерде. Иҗат дәрте ургып торган вакыт. Нинди темага җыр тексты, юмор, гомумән, нәрсә кирәк - минут эчендә. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап торабыз. Һәм мин аның бер сүзен бик ярата идем, соңыннан үземә дә йокты ул. Хәния апа нәрсәнедер аңлата да иң соңыннан сорап куя:

- Аңлата алдыммы?

- Аңлата алдың, - дип моңсу елмаям. Ул җиңел суларга да өлгерми, өстәп куям: - Мин генә аңламадым.

Ул ихлас күңелдән, дөнья яңгыратып көлеп җибәрә. Аңлата ала иде, әлбәттә. Ул үзенә нәрсә кирәген, нәрсәне ничек итәргә теләгәнен яхшы белә, шуңа күрә аның белән эшләү җиңел иде.

Реклама

Ә инде яңа программа әзерләү вакытларында... Хәния апа залга төшеп утырдымы, ул яу кырындагы генерал шикелле тоела. Бернәрсә дә аның карашыннан читтә калмый, кечкенә уңышларны да, уңышсыз моментларны да күрә, йә тагы да дәртләндереп җибәрә, йә киңәш бирә. Нәтиҗәдә, бөтен программа бербөтенгә әйләнә, үзенә күрә бер спектакль сыман була. Гомумән, Хәния апада театраллык көчле, ул һәрбер җырын спектакль итәргә сәләтле иде.

Ансамбльдә кеше кадерен белү, һәр талант иясен хөрмәт итү көчле булды. Бу үзара мөнәсәбәтләрдә дә, матди мәсьәләләрдә дә чагылыш таба иде. Кемнеңдер тормышында ниндидер проблема бар икән, әйт кенә, ансамбль җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә әзер. Читтән караганда кырыс, усал сыман тоелса да Габделхәй абый да нечкә күңелле, кешелекле, олы йөрәкле шәхес. Ул Хәния апаның гына түгел, коллектив әгъзаларының да терәге, таянычы. Шуңа күрә, монда һәрвакыт талантлы егет-кызлар килде, озак еллар эшләде. Яхшы җирдән кемнең китәсе килсен инде. Ансамбль коллективын берләштерүче төп нәрсә бер-береңә булган хөрмәт һәм Хәния Фәрхи иҗатына мәхәббәт иде бугай.
Хәния апа тәвәккәл, чая йөрәкле шәхес иде.

Кайда икәнен хәтерләмим инде. Бер концерт вакытында янгын сигнализациясе кычкыра башлады. Хәния - сәхнәдә. Мин әйбәт алып баручы буларак, хәлне ачыкларга чаптым. Әйләнеп килүгә, сәхнә артында Габделхәй абый өзгәләнә... Музыкант егетләр җайлап кына җырчыны сәхнәдән алып чыгарга тырыша... Моны аңлап алган Хәния шундук кырт кисте:
- Егетләр, туктагыз! Залдан соңгы тамашачым чыгып китмичә, сәхнәдән бер адым да атламыйм.



Егетләр урыннарына басты. Хәния бер кистереп әйткән икән, димәк, шулай булачак - моны барыбыз да белә идек. Тынгысызлана башлаган халык туктап калды... Ул арада мин сәхнәгә чыгып, борчылырга бернинди дә сәбәп юклыгын хәбәр иттем. Сүземне бетерүгә, ялгыш кушылган сигнализацияне аердылар. Халык озак итеп алкышлады. Ә Хәниянең сүзе гомерлеккә хәтеремдә калды: "Соңгы тамашачым чыгып китмичә..." Батыр йөрәкле иде ул. Ирләрнең дә күбесенә тәтемәгән егетлек бар иде җанында.

Габделхәй абый аны концерт алдыннан җанатарлары белән бик очраштырмаска тырыша: "Концерттан соң", - дип аңа якын җибәрми иде. Моны гаепкә санап, төрлечә үпкәләп, гайбәт таратып йөрүчеләр дә булгалады бугай. Ләкин шефның (без аны үзара шулай дип йөртә идек) бу гадәтен без аңлый һәм аның белән килешә идек.

Өч сәгатьлек концерт программасы тулысынча диярлек Хәния иңендә. Халык аны күрергә, аны ишетергә килә. Ә Хәния Фәрхи концертта бик тә ихлас, тулысынча, хәтта кирәгеннән артык ачылып бетә. Ул сәхнәдә генә түгел, тамашачылары белән аралашканда да ярты җанын бүлеп бирергә әзер. Ә сәхнәдә инде... Бу читтән караганда, бәлки, бик җайлы кебектер. Ә асылда, тамашачыны ияртеп үз дөньяңа алып кереп китү һәм шунда сәяхәт иттерү өчен талант өстенә бик зур рухи көч тә кирәк. Аны гадәттә энергетика дип атыйлар. Якты энергетика. Бәхет инде, гади генә әйткәндә. Ә тамашачыңны бәхетле итү өчен үзеңнең дә, һичьюгы тамаша вакытына гына, бәхетле булуың зарур. Шуңа күрә, тамаша алдыннан артистны борчырга ярамый. Ул тынгылыкта, үз уйлары белән калырга һәм күңелен алдагы эшенә көйләргә тиеш.

Ләкин Габделхәй абыйның концерт алдыннан аны тамашачылар белән очраштырмаска тырышуының сәбәбе ул гына түгел. "Хәниякәем" дип кергән кешеләрнең дә төрлесе бар. Абайламыйчамы, әллә махсус рәвештәме, начар хәбәрләр ишеттереп чыгып китүчеләр дә булгалый. Концерт буена борчыла, өзгәләнә инде Хәния. Әлбәттә, моны ул тамашачыга сиздерми. Үзе өзгәләнә. Энесенең үлеме турында да концерт алдыннан хәбәр иткәннәр. Бу вакытта без бергә эшләми идек әле. Ләкин күз алдына китерү кыен түгелдер. Сине ел буе сагынып көткән тамашачың зал тутырып кул чабып утыра. Аның алдына чыгарга санаулы минутлар калган. Һәм шунда бертуган энеңнең үлем хәбәрен китерәләр... Күп еллар узгач ул чаклар турында сөйләгәндә дә Хәния апаның тавышы тетрәнеп китә иде.



Якын бер дустын, гаилә дуслары иделәр, җирләп килгәннән соң ничек чыгыш ясаганын үзем дә күрдем. Елый-елый да үзен кулга алып сәхнәгә чыгып китә, анда бераз онытылып тора. Сәхнәнең авыртуны баса торган кодрәте бар бугай инде аның. Ләкин чираттагы җыр белән бәйле рәвештәме, ниндидер сүздәнме кабат исенә төшерә дә ярасы кузгала... Сәхнә артына чыгып яшьләрен сөртә һәм кабат үзен кулга алырга тырышып тамашачы алдына атлый. Барсын да аңлап, күреп торгач, хәтта безнең күзләргә яшь килә. Әлбәттә, тамашачы бу юлы да берни сизмәде...

Әлбәттә, мондый чакларда концертны өзү, яки башка көнгә күчерү турында да тәкъдимнәр булмады түгел. Ләкин Хәния Фәрхи һәрвакыт диярлек: «Кеше кырык эшен ташлап, планнарын үзгәртеп килгән бит. Өметләнеп килгән. Аны ничек кире борасың», - дип каршы төшәр иде. Бәлки, ул хаклы да булгандыр. Җырчыны хәтта «ашыгыч ярдәм» алып киткәндә дә ямьсезләшеп йөрүчеләр, гайбәт таратучылар булгалый иде.
Бәлки, бу очраклылыктыр, бәлки, һәрвакыт юлда, гастрольләр белән йөрүдәндер, әмма туганнарының, дусларының, якыннарының кара хәбәре Хәния апага гел концертлар вакытында килеп ирешә иде. Габделхәй абый аны менә шундый кара хәбәрләрдән, күңел кителерлек сүзләрдән, үзе дә сизмәстән яра сала торган саксыз кешеләрдән вакытлыча гына булса да курчаларга тырыша иде. Бу җиңел түгел. Чөнки Хәния Фәрхи үз-үзен саклап, бикләнеп утыра торган зат булмады. Үзен аямады ул. Йөрәге тормышка һәрвакыт ачык иде.

Боларның барсын да күреп-белеп торгач, мин кайчагында: «Йөрәге ничек чыдый икән моның?.. дип аптырый идем. Һәрвакыт шат, ихлас, дәртле. Рәхәтләнеп бер зарланмый да бит, ичмасам.» Мин аны аңламый идем...

Һәм көтмәгәндә... Үзәк өзгеч хәбәр... Бөтен татар дөньясын тетрәндерде... «Хәния киткән бит... Йөрәк...»

Бу хәбәрне ишетү белән ни өчендер Хәния апаның ихлас тавышы челтерәп киткәндәй тоелды:

- Аңлата алдыммы?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 май 2018 - 16:10
    Кичер, улым! Һәр авылның акылга зәгыйфь яки гарип кешесе була. Кемдер алардан курка, читләшә, кемдер, киресенчә, изге җан дип, хәер сузып китә. Безнең авылда да бар ул. Көн саен авыл урамнары буйлап акрын гына атлап, һәр кеше белән исәнләшеп, тирә-якны барлап йөри.
    280
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:59
    Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм» Гөлназ АСАЕВА – моңлы тавышлы яшь җырчы. 16 яшеннән бирле ялгызы гына концертлар куя. Сәхнәдә ул тыйнаклыгы һәм бай репертуары белән аерылып тора.
    668
    0
    4
  • 23 май 2018 - 14:47
    Доктор Комаровский: «Картлыгыңда 20 оныгың булганчы, бер бабаең булсачы» Кичә Казанда танылган табиб Олег Комаровский булып китте. Ул ике көн дәвамында семинар уздырды, әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, балалар сәламәтлеге турында сөйләде. Доктор Комаровскийның киңәшләрен “ШК” сатында биреп барырбыз.
    208
    0
    1
  • 23 май 2018 - 14:33
    Нут ашы пешерү ЫСУЛЫ Аның өчен 4 литр суга 400 гр фарш, 1 стакан нут, 3 бәрәңге, 1 кишер, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, 1 болгар борычы, 2 аш кашыгы томат пастасы, үсемлек мае, тоз, борыч кирәк.
    104
    0
    0
  • 23 май 2018 - 14:18
    Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Мин – Сөембикәнең җанатары» Бу көннәрдә Саба районының Сатыш авылындагы фермада булырга туры килде. Шунда, очраклы гына дисәм дә була, бер абзый белән таныштым. Ул Юлбат авылының тарих укытучысы Илдар Сафин булып чыкты. Шул ферманың бер амбарында аның аты тора икән.
    198
    0
    2
  • 23 май 2018 - 13:44
    «Репетицияләргә йөри-йөри бер дә сөйләшми торган балабыз сөйләшә башлады» Хыялга юл. Камал театрының зур залында Баулының нәни артистлары күрсәткән сәхнә күренеше нәкъ менә шулай дип атала. Хыял чынбарлык булсын өчен күпме сабырлык, тырышлык, үҗәтлек кирәк.
    108
    0
    0
  • 23 май 2018 - 13:00
    Өйдә тортлар пешереп, аларны социаль челтәрләр аша саткан декреттагы әниләргә Президент ярдәм итәргә җыена Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы республикадагы үзмәшгульлек белән кызыксына башлаган. Бу хакта Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
    141
    0
    0
  • 23 май 2018 - 10:26
    «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк» Бергә эшли торган иптәш хатыным: «Ялга чыксам эшләмим, оныкларымны гына сөеп ятам», – ди торган иде.
    304
    0
    0
  • 23 май 2018 - 10:21
    Габделбәр Илдарханов: «Урман сукмакларыннан гел узсаң да, адаштыра да, авырганда дәвалый да» Кызыл Яшьләр авылы бик матур урында, урман янында утыра. Авыл урамында нарат, агач исе... Биредә Лаеш урманчылыгының Питрәч участок урманчылыгы урнашкан.
    97
    0
    1
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    207
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:57
    «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе җиңүчесе кем? «Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Быел гына яңадан оешып, гөрләтеп эшләп киткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге активистлары да нәкъ шул максатны күздә тотып оештырдылар «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесен. Беренче тапкыр гына үтсә дә, «коймак» төерле булмады.
    244
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:44
    Даниярга аякка басарга ярдәм итегез! 28 апрель – Мөхетдиновлар өчен авыр көн. Берничә ел элек шул көнне әбиләре вафат булган, 2016 елда Алсу бала тудыру йортына сабыен табарга киткәч, бабайлары бакыйлыкка күчкән.
    268
    0
    1
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 23 май 2018 - 10:54
    Кәгазе яңача булса да, түләве искечә калачак
    Россия халкы 1 июньнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа квитанцияләр алачак. Әлеге яңа түләү кәгазьләре искесеннән нәрсә белән аерыла һәм анда төп игътибарны нәрсәгә юнәлтәчәкләр?
    125
    0
    1
  • 23 май 2018 - 16:10
    Кичер, улым! Һәр авылның акылга зәгыйфь яки гарип кешесе була. Кемдер алардан курка, читләшә, кемдер, киресенчә, изге җан дип, хәер сузып китә. Безнең авылда да бар ул. Көн саен авыл урамнары буйлап акрын гына атлап, һәр кеше белән исәнләшеп, тирә-якны барлап йөри.
    280
    0
    0
Ночной режим