Шәһри Казан

Март аена сынамышлар

Март башында тамчы тамса, җәй яхшы килә.

Мартта җылы булса, җәй салкын була.
Мартта күк күкрәсә, салкыннар көтегез.
Күк күкрәмичә генә яшен күрсәгез, җәй салкын булыр.
Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.

Реклама

Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә - яңгырлы җәй
билгесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: