Шәһри Казан

Маймылга әйләнмәгәек...

Парадокслар дөньясында яшибез, җәмәгать. Үзебез «бүген сабыйлар университет бетереп туа» дип тел шартлатабыз, яшьләрнең акыл куәсе муллыгына сокланабыз, шул ук вакытта надан белгечләр артуына уфтанабыз. Икесенә дә мисаллар очрап тора шул. Менә галимнәрнең башына да кешенең белем дәрәҗәсе елдан-ел кими бара дигән борчу төшкән әле. Сүздә генә калдырмыйча, шикләрен исбатлап...

Реклама

Швециянең Умео, Ирландиянең көллият тибындагы Корк һәм Амстердам университетлары галимнәре хәзерге заман кешеләренең белем сыйфатын 1837-1901 елларга туры килгән викториан чоры вәкилләренеке белән чагыштырып карарга уйлаган. Нәтиҗәләр генә бер дә сөендермәгән. Бактың исә, гасыр ярым элек кешеләр күпкә акыллырак, уйлап табу сәләте буенча да алга киткәнрәк булган икән. Чагыштыруларның авторы Майкл Вудлиның әйтүенчә, моны ачыкларга кешеләрнең реакция тизлеген анализлау ярдәм иткән.
Кешеләрнең IQларын чагыштырып кына нинди дә булса нәтиҗәгә килү гадел булмас иде, бүгенге технологияләр үткән заманныкыннан нык аерыла бит. Ә реакциянең акрынаюы акыл коэффициентының кечерәюен күрсәтә икән. Викториан чоры кешеләренең архивларда сакланып калган психофизиологик белешмәләрен анализлау өчен галимнәр махсус программадан файдаланган. 1889 елда ир-атларның реакция тизлеге 183 миллисекундка тигез булса, хәзерге көчле җенес вәкилләренеке 253 миллисекундны тәшкил итә. Хатын-кызларның реакция тизлеге 188 миллисекундтан 261гә кадәр арткан. Математик булмасаң да, саннар арасындагы аерманы чамаларга мөмкин.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, һәр ун ел саен IQ дәрәҗәсе 1,23 баллга кими икән. Кешенең маймылдан килеп чыгуын исбатларга тырышучылар белән бәхәсләшергә була әле булуын, менә кая тәгәрәвебезне фаразлыйсы да килми. Болай дәвам итсә, иң гади приматлар дәрәҗәсенә калмагаек әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: