Шәһри Казан

«Мәхәббәт – фәннең фантазиядән җиңелүе»

Барысы да эшләгәннең барысын да эшләргә димәгән. * * * Кылган иң зур яхшылыгы - бу тормышта нәсел калдыр­мавы. * * * «Ашыгыч ярдәм» хезмәте: киләбез, бәхилләшәбез, китәбез. * * * Һәр үләннең үз чоры. * * * Калку күкрәк хәтта акыллы хатын-кызны да бизи. * * * Яхшы ирләр...

Реклама

Барысы да эшләгәннең барысын да эшләргә димәгән.
* * *
Кылган иң зур яхшылыгы - бу тормышта нәсел калдыр­мавы.
* * *
«Ашыгыч ярдәм» хезмәте: киләбез, бәхилләшәбез, китәбез.
* * *
Һәр үләннең үз чоры.
* * *
Калку күкрәк хәтта акыллы хатын-кызны да бизи.
* * *
Яхшы ирләр хатыннарына: «Кадакны дөрес какмыйсың!» - дип кисәтү ясамыйлар.
* * *
Минем машинам бик зур. Анда биш кеше һәм хатын сыя.
* * *
Юл полициясе яңа эш алымын үзләштерде. Радар күбрәк күрсәтсен өчен, алар хәзер автомобильгә каршы йөгерәләр.
* * *
Мәхәббәт - фәннең фантазиядән җиңелүе.
* * *
Шуышырга туган җаннар чәчеңне пычратмас.
* * *
Чиксезлекнең иң уңышлы мисалы - адәм ахмаклыгы.



Фото: storinka.com.ua

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: