Шәһри Казан

«Мин әле соңгы җинаятьченең кулын кысачакмын

Дөньяда берничек тә җиңеп тә, бетереп тә булмый торган нәрсәләр бар. Кешеләр аның белән көрәшә, төрле кануннар, әхлак нормалары, юк итү кораллары, көрәш технологияләре уйлап чыгара. Аерым төркемнәр генә түгел, тоташ дәүләтләр шул эшкә алына, төрле кампанияләр оештыралар, ә теге җиңелми. Юкка чыкмый. Аз гына яшеренеп тора да кабат үз...

Реклама


Изге китапларда да үтермәскә, урлашмаска, азгынлык кылмаска кушылган. Бер дә юктан гына түгел бит инде, димәк, борын заманда да җинаятьчелек гөрләп чәчәк аткан һәм шуны беркадәр тыю максатында, Алла исеменнән гап-гади итеп: «урлашма, үтермә...» - дияргә мәҗбүр булганнар. Меңләгән, миллионлаган, миллиардлаган кеше дингә бирелгән, шул изге китапларны укыганнар, кечкенәдән үк урлашмаска, үтермәскә кирәген аңлап үскәннәр. Ә җинаятьчелек кимеп тә карамаган. Гаҗәп!

Сталин көрәшкән җинаятьчелек белән. Сатлыкҗаннар, шпионнар, дәүләт милкен үзләштерүчеләрне эзләгән, тапкан... Ярты илне төрмәләргә, лагерьларга тутырып бетергән. Анда сыймаганнарын атып үтергәннәр. Булды, җитте. Бер генә җинаятьче дә калырга тиеш түгел. Калганнары да төзәлеп, кеше малына кырын карарга да куркып торырга тиеш. Ә юк! Җинаятьчелек бетмәгән. Сатлыкҗаннар, шпионнар, дәүләт милкен үзләштерүчеләр рәхәтләнеп күкрәк киереп йөри. Ә Сталин юк.

Башмак тузанын да Америка трибуналарында гына кага торган Никита Хрущев та заманында: «Мин әле соңгы җинаятьченең кулын кысачакмын» - дип вәгъдә биргән. Сүзен җилгә очыра торган адәм түгел бит инде, көчле держава җитәкчеләренең йокысын алган шәхес, әмма ул да булдыра алмады. Хрущев юк, ә җинаятьчелек бар.

Бу хакта бер мин генә баш ватмыйм инде, хәтта Аристотель карт та уйланган. Һәм бик озак уйлый торгач, җинаятьчелек нигезендә әрсезлек, көнчелек, курку, мин-минлек, власть башындагыларның гаделсезлеге кебек тискәре сыйфатлар ята дигән фикергә килгән.
Урта гасырда аны дин белән бәйләп караганнар һәм Иблис котыртуы дигәнрәк нәтиҗәгә килгәннәр. Һәм шайтан коткысына бирелү нигезендә яткан җиде төрле гөнаһ барлыгын ачыклаганнар - тәкәбберлек, комсызлык, власть ярату, көнчелек, бирәнлек, усаллык һәм күңел төшенкелеге.

Дөрес инде бер карасаң.
Менә минем кечкенә малай беркөнне песи баласы күтәреп алып кайткан. Матур гына, кечкенә, мескен генә. Ә өйдә аш пешә, өстәлдә ит утыра. Вәт шул песи баласы аны-моны карап тормый гына шул өстәлгә менеп китте дә итнең бер калҗасын эләктереп тә алды. Күрәләтә көпә-көндез талау бит инде бу. Ну, тал чыбыгына охшаш нәрсә белән куып төшерергә туры килде. Акыллы песи булып чыкты теге, башкача алай итмәде. Без янында чакта өстәлгә менеп тә карамый. Бары тик без юкта гына... берәр нәрсә сөйрәп алып төшә. Карак!

Болай карап торышка үзе бик власть сөючәнгә дә охшамаган, мин-минлеге дә, көнчелеге дә сизелми, бик куркак та, бик әрсез дә түгел, ә җинаять кыла - урлаша. Менә шушы песи баласы Аристотельнең бөтен акыллы фикерен юкка чыгарды да куйды. Әле урта гасыр галимнәренең дә фикерен шик астына куя - усал түгел, тәкәббер түгел, комсыз түгел (үзенә җитәрлек кенә ала), күңел төшенкелегенә дә бирелеп утырмый бугай. Хәер, кем белсен инде песи күңелен.

Карак дип хөкемгә тартып та булмый. Белми ич ул үзенең җинаятьче икәнен. Табигать баласы ич, ризык бар икән - ашарга кирәк, юк икән - табарга. Күсе-фәлән булмаганда, берәр чыпчыкны да эләктереп алырга мөмкин.

Песи турында шулай җентекләп сөйләвем аны бик яратудан түгел. Адәм баласы да табигате белән шуннан ерак китмәгән бит инде дип уйлаудан гына. Сөтимәрләр төркеменә кергән бер җанвар бит инде кеше дә. Һәм урлашу, үтерү - аның табигатендә. Бу яшәү, исән калу өчен көрәшнең бер төре буларак барлыкка килгән инстинкт бит инде.
Әле күптән түгел генә галимнәр агрессивлык генын тапканнар. Менә шул генны тоткарлабрак торсаң, кеше бернинди җинаять тә кылмаячак дигән сүз. Булды ди булмыйни! Бик күп тәҗрибәләр ясый торгач, тагы шул ачыкланган: әгәр агрессивлык генын тыйсаң, кешедәге иҗади эшчәнлек тә тукталып кала икән. Димәк, эш адәм баласының табигатендә генә дә түгел.

Аннан соң, «җинаять» дигән нәрсә үзе дә кызык бит әле ул. Әйтик, патша Россиясе өчен Пугачев - җинаятьче, ә Совет иле өчен каһарман иде.
Өлкәнрәкләр хәтерли торгандыр, элегрәк спекуляция җинаять булып исәпләнә һәм аның өчен җаваплылыкка тарттыралар иде. Хәзер бөтен халык - спекулянт. Һәм без аларны эшкуар дип атыйбыз. Без яшь чакта каратэ белән шөгыльләнү дә - җинаять, аның өчен икешәр елга утыртырга мөмкиннәр иде. Әйткәнемчә, без яшь чакта хәтта олы бурларны да утырталар иде, хәзер «олигарх» дип атыйлар...

Шул рәвешле, бер үк гамәл төрле дәвердә һәм төрле илдә төрлечә бәяләнергә мөмкин. «Җинаять» - объектив төшенчә түгел. Ул хакимнәрнең һәм закон чыгаручыларның теге яки бу гамәлгә карашы белән билгеләнә. Мәгълүмат тарату чаралары тарафыннан халык аңына сеңдерелә. Җинаять чын мәгънәсендә явызлык булмаска да мөмкин. Әйтик, бүген кишер ашауны тыеп, моның өчен җәза билгелиләр икән, иртәгә ул җинаять булып исәпләнә. Шул ук вакытта чын явызлык та җинаятькә саналмаска мөмкин. Хәер, явызлык белән изгелек дигәне үзе дә чагыштырмача күренеш ләбаса.

Хәзер җинаятьчелекне бетерергә тырышмыйлар да бугай инде. Бары тик ул дөньяны тулысы белән басып китмәсен дип кенә тырышалар. Бәлки шулай дөресрәктер дә. Тыюлар да күп бит. «Чит ил агентлары турында» закон бар, сайтларның кара исемлеге турында, яла яккан өчен дә хөкемгә тартырга мөмкиннәр, аерым дәүләт турында хыял йөрткән өчен дә, санкция кертелгән илләрдән товар алган өчен дә, сүгенгән өчен дә, тәмәке тарткан өчен дә, чигүле трусик кигән өчен дә... И саный китсәң, очына чыкмалы түгел. Һәркемне җинаятьче итеп хөкемгә тарттырырга мөмкин.

Кайчагында миңа җинаятьчелекне законнар һәм закон чыгаручылар тудырадыр кебек тоела...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    59
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:57
    «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе җиңүчесе кем? «Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Быел гына яңадан оешып, гөрләтеп эшләп киткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге активистлары да нәкъ шул максатны күздә тотып оештырдылар «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесен. Беренче тапкыр гына үтсә дә, «коймак» төерле булмады.
    114
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:44
    Даниярга аякка басарга ярдәм итегез! 28 апрель – Мөхетдиновлар өчен авыр көн. Берничә ел элек шул көнне әбиләре вафат булган, 2016 елда Алсу бала тудыру йортына сабыен табарга киткәч, бабайлары бакыйлыкка күчкән.
    130
    0
    1
  • 22 май 2018 - 14:38
    Җанатар паспорты белән Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен җанатар паспорты – Fan-IDны күрсәтергә кирәк.
    62
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:28
    Тел өчен көрәш дәвам итә: фикердәшләр арта Милли телләрне укыту тирәсендә кабат шау-шу бара. Бу Россия Дәүләт Думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышевның милли телләрне укыту балалар һәм ата-аналарның үз теләге белән генә булырга тиеш дигән закон проектын тәкъдим итүе белән бәйле.
    87
    0
    0
  • 22 май 2018 - 13:55
    Казанда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихта беренче тапкыр күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте. Күрмәүчеләр өчен бу сезонда барган «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) әсәрен яраклаштыруга бер-ике айлап вакыт киткән.
    104
    0
    0
  • 22 май 2018 - 09:26
    Бәлки сездә салкын тию түгел, ә аллергиядер? (КИҢӘШЛӘР) Әгәр дә һәр яз саен күзләрегез кы­чыта, яшь ага, төчкерәсез һәм томаудан азапланасыз икән, димәк, сездә язга аллергия дигән сүз.
    142
    0
    0
  • 22 май 2018 - 07:21
    Казан марафоны: әбиләр дә, бәбиләр дә йөгерде 1974 елда башланган Казан марафоны инде өч ел рәттән яңартылган форматта үткәрелә. Узган ел әлеге марафоннан соң Казан Россиянең йөгерүче башкаласы исемен алды.
    36
    0
    0
  • 21 май 2018 - 16:43
    40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова: «Көлеп караучылар да булды» Тенеки авылында 40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова яши дигәч, аның белән танышырга теләп, өйләрен эзләп киттем. Әллә кайдан күренеп торган матур йортка күз төшүгә үк, тырыш, булдыклы кеше шушы йортта яшәргә тиеш дип, ишекләрен кактым.
    474
    0
    4
  • 21 май 2018 - 16:19
    «МИН» тапшыруында катнашучылар арасында битләрен бары тик сабын белән генә юучылар да бар» Быелның 8 мартында “Яңа Гасыр” телеканалында өр-яңа тапшыру – “Мин” эфирга чыга башлады.
    858
    1
    0
  • 21 май 2018 - 15:38
    Биш яшьлек Мишага ярдәм кирәк! Благотворительный фонд помощи детям World Vita объявил о начале сбора средств для помощи пятилетнему Мише. У ребенка порок сердца в критической стадии и операция требуется безотлагательно, говорится на странице Миши на портале фонда.
    264
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:07
    Əнвәр Нургалиев: «Яман чирне бергәләп җиңеп чыгачакбыз!» Узган атнаны Əнвәр Нургалиев яман чир белән авыручы кызга акча җыябыз, дигән хәбәр таратты. «Айсылу безнең гаилә өчен якын кеше, аңа чын күңелдән ярдәм итәсе килә», - дигән ул.
    3973
    0
    7
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    59
    0
    0
Ночной режим