Шәһри Казан

Мин, үземне узып, башка берәү – Үземә ят кеше булалмыйм...

Кызлар пешергән ризыкка фәрештә бер канатын, ирләр әзерләгән сыйга ике канатын да тыга, ди. Юкка гына рестораннарда, кафеларда бу эшне ир-егетләр кулына биреп бетермәгәннәрдер. Татарстанның халык артисты Георгий ИБУШЕВ пешергән бәлешләрне, өчпочмак, пәрәмәчләрне дә кемнәр генә авыз итмәде икән инде. Яңа Савин районындагы мәдәният сараенда концерт була-нитә калса, Георгийның эшкә...

Кызлар пешергән ризыкка фәрештә бер канатын, ирләр әзерләгән сыйга ике канатын да тыга, ди. Юкка гына рестораннарда, кафеларда бу эшне ир-егетләр кулына биреп бетермәгәннәрдер. Татарстанның халык артисты Георгий ИБУШЕВ пешергән бәлешләрне, өчпочмак, пәрәмәчләрне дә кемнәр генә авыз итмәде икән инде. Яңа Савин районындагы мәдәният сараенда концерт була-нитә калса, Георгийның эшкә барышлый мичкә бәлешен тыгып китә торган гадәте бар. Ә концерт бетүгә, артистлар шау-гөр килеп, аларга кайта. Подъездга керүгә, бәлеш исе таралган була инде ул чагында. Үзе сулагай, үзе нигә тотынса, шуны коеп куя торган талант иясе ул. Дөньякүләм мәшһүрләр Анатолий Соловьяненко, Зураб Соткилава белән Мәскәүнең Колонналар залында чыгыш ясаган җырчы. Елына 200дән артык концертта чыгыш яса да, шуның өстенә шигырьләр, мәкаләләр, нәсерләр яз, рәсемнәр яса! «Рәхмәт сиңа, җыр» дигән шигырьләр җыентыгы чыгу (2007 ел) аны җырчы дип кенә белгән тамашачы өчен үзе бер ачыш булды.
...Ашыкмый-кабаланмый гына кухняда сөйләшәбез. Тәрәз төбендәге чәчәкләр дә тамашачылар рәхмәтен ирештерәсе килгәндәй, торымнан торымга үрелеп, бу якка карыйлар күк. Ә кунакчыл хуҗам, «камыр бик юка булырга тиеш» дия-дия, чәй янына кыстыбыйлар ясый. Әлбәттә инде, мин: «Гомумән, Сезнең күңел ятмаган, кул тартмаган эш бармы соң?» - дип сорарга мәҗбүрмен.
- Нишләп булмасын, ди. Машина, мотоцикл йөртә алмыйм. Куркам. Мал чалмыйм. Әллә нигә бер тавык суярга туры килгәндә дә, иманнарымны әйтә-әйтә, күзләремне йомып, бик авырлык белән генә эшлим. Салатлар ясарга, рассольник пешерергә тотынмыйм - аларга хатыным Әдилә бик оста. Ә камыр эшенә: «Мин эштән кайтканчы, монысын гына, тегесен генә эшли тор», - дип алдый-алдый, кечкенәдән әнием Елизавета Захаровна өйрәтте. Минем үземнең улларым да теләп башкара мондый эшләрне. (4-5 яшьтән подгруппага йөри башлап, 13 ел укып, консерватория каршындагы скрипка классын тәмамлаган алар. Алексейга - 23, Сергейга 22 яшь. Икесе дә Идарә һәм хокук инситутын сайлаганнар. - Р.Ф.) Үзебез исә гаиләдә ишле үстек. Әни мине, үзе әйтмешли, уңайсызланып кына, 47 яшендә бишенчесенә «Амар коесыннан» алып кайткан. Кыз гына булса ярар иде, дип теләгән.
- Сезне балачакта сакау булган, диләр. Ничек җырлап китәсе иттегез?
- Чыннан да, сакау идем. Шулай да, җырлаганда ни хикмәт - хәрефләрнең ник берсе төшеп калсын - бөтенесе дә чыга иде! Шуңа күрә миңа гел: «Син җырла гына - сөйләшмә», - ди торган булганнар. Туган авылым Владимирда (Мамадыш районы) төп йортта бертуган абыем Михаил яши. Менә ул артист булырга тиешле кеше иде. Хәзер дә бик матур җырлый. Аннан әтием Мефодий Степанович тальянда үзе уйнап җырлый иде. Ә мин кечкенәдән ни күрсәм, шуны көйгә салып борын астыннан гына көйләп йөргәнмен. Шигырьләрне 5 нче класста укыганда гына кәгазьгә төшерә башладым. 7 нчедә укыганда «Яшь ленинчы» газетасында беренче шигырем басылып чыкты. Тора-бара газетаның 50 еллык юбилеена чакырдылар. Мактау кәгазе тапшырдылар. Минем кебек авыл баласы өчен зур этәргеч булгандыр инде ул. 10 нчы класста укыганда «Комсомол җыры-75» фестивлендә катнашып, дипломант булдым. Шунда Миңгол абый Галиев күреп, Казанга укырга чакырды. Килүен килдем, тик мине берәү дә көтеп утырмаган - имтиханнар әллә кайчан беткән булып чыкты. Уттай печән өстендә кем инде имтихан эзләп йөри? Шулай да 2 сентябрьләргә килеп кара, дип кайтарып җибәрделәр. Тагын килдем. Комиссиягә җырлап күрсәтергә кирәк. Р.Яхинның «Күзләрем тик сине эзлиләр»ен җырлыйм дим. «Нинди тональностьта җырлыйсың?» - диләр. Тональностьның ни икәнен дә белмим. Укырга кергәнне белгәч, бөтенләй пошаманга калдым. Торыр җирем юк, Миңгол абый үзләренә алып кайтты. «Русчам да юк, тулай торак та юк. Каян фатир табыйм», - дидем дә аңа әйтми генә авылга сыздым. Аннан армия. Армиядән кайтып, Түбән Камада заводта компрессор машинисты булып 7 ай гына эшләгән идем, Миңгол абыйдан телеграмма килеп төште: «7 июнь көнне имтиханнар. Килеп җит.» Каян тапкан диген син аны! Тагын килдем. Нәҗип Җиһанов: «Качкын керәшен, кая китеп югалдың? Бер алдык бит инде без сине», - дип каршы алды. Имтихан тапшырырга килгән 20дән артык кешедән икебезне генә алдылар. Бик яхшы тәмамладым консерваторияне.
- Армиядә дә җырладыгыз инде...
- Хәрби оркестрга кушылып. «Смуглянка», «Соловьи» - берсе дә калмады. Баянга җырлап та гөр китердек. Командирыбыз: «Ну, Георгий, сине яраталар монда. Якташларың күп», - ди торган иде. Берсендә ял вакытында егетләр тәмәке тартып калды, ә мин хисләнеп, читтәрәк җырлап йөрим икән. Мине тыңлап торган командирның егетләрне бик каты ачуланып, кул селтәп киткәне истә: «Әнә кешенең җаны бар ичмасам, ә сез өелешеп тәмәке тартып ятасыз...»
- Өе барның - көе бар, дибез. Георгий, сезнең өйдә нинди язылмаган законнар хакимлек итә?
- Миңа бөтен әйбер үз урынында булсын. Ничек куям - шулай алам. Һәр көн иртән идәннәр бер кат дымлы чүпрәк белән сөртеп алынырга, урын-җир җыюлы булырга тиеш. Еш кына үзебезнең балачакны искә алам. Бигрәк тә кыш көннәрендә көрткә батып-чумып кайтып керәсең, ә әни мич тутырып бөккән куйган булыр. Өйгә шуның кадәр рәхәт булып яшәү исе чыга. Өйдәге менә шушы яшәү исен яратам. Ашлы өйдә, чыннан да, бәрәкәт бар. Гаиләм дә шуны белеп, тоеп яши.
- Ә сез яраткан иң тәмле ризык нәрсә инде ул?
- Балан дурчмагы. Әни моның остасы иде. Бик мәшәкатьле үзе. Чөгендерне киптерәсең. Арыш онын су белән сыеклап, тиешенчә шикәр комы салып, шуңа чөгендер оны белән баланны болгатып, мичкә төчеләндерергә куясың. Эшләп карадым - барыбер әнинеке кебек килеп чыкмады. Ә безнең туй табынында шушы балан дурчмагы, карабодай бәлеше булды.
- Хәзер аның ягарга миче дә юк бит инде...
- Мич бар. Ул яктан бик бәхетле мин. Үземнең туган авылымда төп йорт белән янәшә генә өй сатып алдым. Абый мич чыгарып бирде. Кайткач, мичне ягып җибәрәбез. Малайларның икесен ике якка утыртып, гәп корабыз. Озакламый өйгә без кечкенәдән белгән яшәү исе тарала. Тагын бер өй аркылы гына икенче туганым - Николай яши. Алар, пенсиягә чыккач, Түбән Камадан кайтып шунда тора башладылар. Туганнар белән бик тату яшибез. Этле-мәчеле яшәүчеләрне гел аңлый алмыйм. Мин - 54 яшьлек төпчек малай, һаман алар арасындагы бер сабый кебек. Гаҗәп инде! Аларның ярдәме белән әле менә мунча җиткердек.
- Кайтып киләм әле, сагындырды
Туганнарны йөреп чыгармын,
Чат тавыннан җиләк җыярмын...

- дип, үзегезгә кайтасыз инде алай булгач? Өй булгач, кадак-чүкеч тә тотмый булмый бит әле.
- Дөресен генә әйткәндә, өйләнгәнче, сыерчык оясыннан башканы ясаганым юк иде. Без яши башлаганда әйбер юк заман туры килде. Өйдәге менә бу шкаф, сервант, караватларның барысын да үз кулым белән ясадым. Мин рәсем төшерә белмим. Ул болай гына. Кулга каләм алып ясый башласам, бер бинаны чыннан да ахыргача «төзеп» бетермичә, урыннан кузгала алмыйм. Кадакланган кебек утырасың. Башта мин аның нинди буласын да белмим. Ул шакмаклы дәфтәр битендә детальгә деталь ялгана-ялгана үзеннән-үзе бара. Әлеге эскизларны консерваториядә укыган чагында төркемдәшләр, аннан филармониядәге хезмәттәшләр үзләренә ошаганнарын гел ала барды.
- Ә шигырьләр ничек туа?
- Килеп терәлгәч кенә языла ул.
- Мин беркемгә зыян китермәдем,
Дан, дәрәҗә даулап тормышта, - дисез.

- Дөресе шул. «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелүен дә бер атнадан соң гына белдем. Танышларымның урамда очраган бере котлый башлады берзаман. Мин исә, телевизордан концертымны күргәннәр дә шуңа котлыйлар, дип уйлыйм. Алар исә исем бирелү уңаеннан котлый икән.
- Георгий, гаиләгездә бер җырчыга өч скрипкачы. Бергәләп сәхнәгә чыкканыгыз бармы? Сәхнәгә чыгу сезнең өчен гадәти нәрсәме, әллә...
- Әдилә Республика татар симфоник оркестрында скрипкачы. Аның белән чыккан бар. Улым Алексей институт тәмамлап эшли. Шул ук вакытта чегән ансамблендә скрипкада уйный, кечкенәсе IV курста. Әлегә алай җыйнаулашып чыккан булмады. Сәхнә - минем өчен бер аңлатып булмый торган мәйдан. Чыккан саен ниндидер бер пәрдәне ертып килеп чыгам төсле мин анда.
- Георгий, сер булмаса, гаилә ядкаре итеп улларыгызга, оныкларыгызга нәрсә тапшырыр идегез икән?
- Минем өчен китаплар бик зур байлык. Аннан менә бу көмеш челтәргә төренгән пыяла савыт безнең өчен бик кадерле. Хатыным Әдиләнең әнисе - Рәмзия Рәхимова истәлеге. Ул бик белемле табибә, үтә чиста җанлы, итагатьле кеше иде. Матур яшәдек. «Минем балам - син», - дип, ул миңа бик риза-бәхил булып китте бу дөньядан.
Менә бу уч төбенә сыярлык кечкенә икона шулай ук кадерле. Аны миңа шактый еллар элек урамнан табып алып Римма Ибраһимова бүләк иткән иде. Мин аны чистартып, калай кысага утырттым... Балаларга иң мөһиме - күңел байлыгыбызны калдыра алсак икән...

Реклама


* * *
Кыстыбый өлгергәч, Чат тавыннан җыелган җиләк белән чәй эчә-эчә әнә шулай шактый сөйләшеп утырдык. Георгий Ибушевлардан чыкканда күңелдә кабат «Әллүки», «Җанкай-җанаш», «Шахта» көйләре яңарды. Ә бит ул хаклы: «Зөлхиҗә»не, «Гөлҗамал»ны, «Уел»ны, «Рәйхан»ны халык күңеленә ирештерерлек ничә генә бөртек җырчыбыз бар соң? Ләкин ул җырлар яңгыраган вакытта да бик күпләрнең аларны ахырына кадәр тыңларга түземлеге җитми. Без моңлы-эчтәлекле җырларны тыңлаудан бизә барабыз. Әйе, андый моңны кабул итү өчен аз гына уйланырга, күңелне ачып, аңа үтеп керергә, җырчыны хөрмәт белән тыңларга өйрәнергә кирәк. Без бәгырьнең түреннән, йөрәк аша ургып чыккан бу изге аһәңнең җан авазы икәнен оныттыкмы әллә?»

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: