Шәһри Казан

Әмирлек

Серле гарәп иле белән кызыксынуым кайчан башланганын төгәл генә әйтә алмыйм. Әбием сөйләгән «Мең дә бер кичә» әкиятләрен тыңлаганда ук күңелемдә туды бугай бу якларны күрү теләге. Адәм баласын ризыгы, эчәсе суы йөртә. Ходайга рәхмәт, безнең дә җыясы ризык­ларыбызның беразын гына булса да Гарәп Әмирлегенә илтеп куйган.

Хыялый чынбарлык
Самолетка утырып, карлы салкын Казаннан күтәрелдек. Дүрт сәгать ярымнан безне бөркү Дубай төне каршы алды. Иртәгесен кунакханәдән чыгып карасам, үз күзләремә үзем ышанмый торам, урамнарда ямь-яшел пальма агачлары. Бөтен нәрсә тузанга баткан. Монда яңгыр бик сирәк - елына ике-өч тапкыр гына ява икән. Чүл уртасына урнашкан шәһәргә килүебезне шунда гына аңлап алдым. Өйләгә таба кояш тагын да ныграк кыздыра башлады. Һава температурасы 31 градуска кадәр җитте. Декабрь аенда бит ул. Ходайның барлыгына, берлегенә тагын да ныграк инана башларлык. Диңгезгә киттек. Декабрь кояшында рәхәтләнеп кызынып, Фарсы култыгында коенып кайттык. Суы җылы, рәхәт. Өнемме бу, төшемме дигәндәй, тагын бер тапкыр телефонымның календарена карап куям: «5 декабрь, 2016 ел».

Еш кына шулай була: хыял белән чынбарлык һич кенә дә тәңгәл килми. Әй кыен була да инде шул чакта. Ләкин Дубайда андый хис кичермәдек. Кай ягына гына карасаң да - күктерәү йортлар. Үзеңне фантастик фильм герое итеп сизә башлыйсың. Ә инде Гиннесслар китабына дөньяның иң биек бинасы булып кергән 828 метрлы, 162 катлы Бурдж Халифә янында үземне чүлдәге ком бөртеге итеп тойдым. Аннары, ул бинаны биеклеккә кеше акылы күтәргән бит, дип тынычландым. Аны боз кушылган махсус измә ярдәмендә төнлә генә төзегәннәр. 2004 елда салына башлап, 2010 елның гыйнварында ачылган бу гаҗәп бина, төзелеп беткәнче үк инде (2007 елда), дөньяда иң биек бина дип табылган.

Дубайның җырлап биюче фонтаннары гына да ни тора! Кичке җидедән ярты сәгать саен үзләренең чыгышын карарга дөньяның бар илләреннән килгән туристлар алдында шулай тантана итә су агымы.

«Җәннәттә түгелме без?»
Дубайга барганчы ук маршрутны сызып, ниләр караячагыбызны планлаштырып куйдык. Алар арасында Чәчәкләр паркы да бар иде. Җәй көне монда 50 градустан артык эссе һәм коры булганга, әлеге парк шул кыш айларында гына ачыла икән. Аның матурлыгыннан күзләр камаша. Бездә дә уңган хуҗабикәләр бакчаларында үстерә торган петуньяның нинди генә төслеләре юк. Чәчәк түтәлләренең тавис кошы, сәгать һәм хәтта самолет рәвешендәгесе дә бар. Утлар кабынгач, бу гүзәллек тәмам әкияти тылсымлыга әйләнә. Арыган аякларыңны ял иттерәсең килсә, рәхим ит, утыр - йомшак түшәкләр дә әзер. Теләсәң, ятып та тора аласың. Гөлләр арасында ял итеп утыра идек, моңлы азан тавышы яңгырады. «Без җәннәттә түгелме ул?!» - дип, ирем Сирин белән бер-беребезгә карашып куйдык.

Реклама

Дубайның туристларны үзенә тартып тора торган тагын бер урыны - Глобал Виллидж (Зур авыл). Авыл дисәң дә, дөньяның бөтен илләрен диярлек үзенә җыйган бер олы ярминкә ул. Шушыннан беркая да китмичә генә дә Һиндстандагы «Таҗ Махал»ны, Франция­дәге «Эйфель» манарасын һәм дөньяның тагын бик күп могҗизаларын күрергә була монда. Хәтта Мәскәү «Кремлен» дә. Аның капкасыннан кереп, башкорт балы белән чәй дә эчеп чык­тык. «Япония»дә, «Кытай»да да булдык. Сугыш барган «Сүрия»нең дә хәлен белештек. Монда кеше бик кызык хисләр кичерә икән. Үзеңне дөнья кендеге итеп тоя башлыйсың.



Чын чүлгә сәфәр
Чүлнең төп сыйфаты - сусызлык. Бәлкем шуңадыр, Дубайда йөргәндә, аның чүл уртасындагы шәһәр икәнен уйлап та карамыйсың. Чөнки монда почмак саен фонтаннар, кибетләрендә хәтта шарлавыкларга, акулалар һәм башка океан балыклары яши торган олы аквариумнарга кадәр бар. Чын чүлне күрәсе килә инде үзе. Безгә чүлгә сәфәр тәкъдим иткәч, иң беренче элек монда булган бер танышымның: «Уф, үлә яздым, әҗәлем шул дип торам...» - дигән сүзләре исемә төште. Каршы килергә уйлаган идем дә, иремә машина җене кагылган, барасы килә. Кунакханә ишек төбеннән джип килеп алды. Без кереп утырганда, анда индус гаиләсе бар иде инде. Шәһәрне чыгып озак бармадык, юлның кырыенда сап-сары ком басуы күренде, кәкре-бөкре үскән саксаул куаклары аның чүл икәнен исбатлап тора иде. Тагын бераз баргач, без чын чүлгә җиттек, икенче махсус машинага күчеп утырдык, ком өемнәре -барханнар өстеннән сәяхәтебезне дәвам иттек. Куркыныч килгәндә, һәркем бер төрле чыелдый икән. Рәхәтләнделәр индуслар кычкырып. Ә юл, чынлап та, куркыныч. Биек ком тауларыннан выжылдап менеп китәсең дә иң текә җиреннән аска очасың. Ярый әле килеп җиткәнбез икән. Туктадык. Монда безне дөяләр көтеп тора иде. Акча түләсәң (анда дирхәм дигән берәмлек. 1 дирхәм 17 сумнар чамасы), чиратсыз гына озаклап йөри аласың дөядә. Без дә утырдык. Әй кызгандым да инде хайванны. Өстенә адәм баласы менә алсын өчен, башта ул ал аякларын чүгә, аннары арткыларын. Мескеннең тез башлары сөялләнеп каткан. Һәр 5-10 минут саен шул бер үк хәрәкәтләрне башкарып туеп беткәндер инде ул.



Барысы да кеше өчен
Кунак аз торыр, күп күрер дигәндәй, безне дә бер атна эчендә гаҗәпләндергән, сокландырган әйберләр шактый булды. Шуларның берсе - метро. 75 чакрымга шәһәрнең буеннан-буена сузылган ул. 2009 елның 9 сентябрендә 9 сәгать 9 минут 9 секундта ачылган. Әмирлектә шулай дөньяны шаккатырырга, саннар белән уйнарга яраталар икән. Әлеге метродагы вагоннар йөртүчесез эшли. Юлның күп өлеше җирнең астыннан түгел, өстеннән узганга, вагоннарга утырып, рәхәтләнеп, шәһәрнең матурлыгына сокланып бара аласың. Метрода чисталык, тәртип. Балалы хатын-кызлар аерым ишектән керә. Бу илдә аналарга һәм балаларга мөнәсәбәт әйбәт икәнне аэропортта ук сизгән идек инде. Кечкенә балалары булган гаиләләрне чик аша чиратсыз гына чыгардылар. Метрода да шундый ук мөнәсәбәт. Байлар өчен дә аерым алтын вагоннар бар. Анда башлыча озын ак күлмәкле, чалмалы (мин аларны шәехләр дип атадым) ир-атлар йөри. Кулларында - тәсбих. Тагын шунысына игътибар иттек: беркем беркая ашыкмый. Бездә генә ул бер-беребезне этешә-төртешә чапкан булабыз. Ә болар кабаланмасалар да, калышмаганнар дөньядан. Дубайда һәр кешегә сигез җиңел машина туры килә, диделәр. Анысына бик исем китмәде. Берьюлы сигезендә дә йөреп булмый бит аның. Берсе төзек булып, кирәк җиреңә алып барып кайтса, шул җиткән. Илләрен яратулары, патриотик тәрбиянең көчле булуы да сизелеп тора. Моңа Төркиядә бер шаккаткан идем инде. Анда ил байрагын бала арбасына да элеп куйганнар. Монда да шуннан ким түгел.

Урамнарда тыныч. Полиция, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре дә бик сирәк күренә. Кеше дә бик күп димәс идем, шул безнең кебек туристлар гына инде. Эссе булгач, кондиционерлы йортларыннан чыкмыйлар бугай. Кунакханә бүлмәләрендә дә кондиционер: җиләс, хәтта бераз салкынча. Метрода да шулай. Җылынырга урамга чыгасың. «Дубай мал»га (мал - кибет дигәнне аңлата) кереп җиткәнче, шәһәрнең матурлыгын әйләнеп-әйләнеп карый аласың. Җитмәсә, атлап торасы да юк, эскалатор үзе алып бара. Карап сокланырга өлгерсәң, шул җитә. Дубайда карлы кыш бөтенләй юк. Ләкин ил халкы кар бәрешеп уйнау рәхәтеннән мәхрүм калмасын өчен, «Эмират мал» дигән икенче бик зур бер кибеттә тау чаңгылары комплексы ачканнар. Хәтта канатлы юлы да бар.

Чит илләргә чыксаң, озак торма
Гыйбрәт алыр өчен чык икән, дип бик дөрес әйтелгән. Без дә хыялдагы бу илдә бер атнадан артык тормадык. Бер илдә дә бер атнадан артык торганыбыз юк. Нинди генә рәхәт булса да, өйгә кайтасы килә башлый. Ел әйләнәсе җәйләре дә, диңгезләре-комнары да үзләренә булсын! Ничек кенә матур булмасын, ул безнеке түгел.

Казанда, самолеттан төшүгә, безне чын кыш каршы алды. Аяк баскан саен ак карның шыгырдавы ук күңелгә шигырь булып языла. Үпкәләргә салкын саф һава тулгач, рәхәт булып китте. Менә монысы безнеке инде, ү-зе-без-не-ке!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: