Шәһри Казан

Нейрохирургларга ярдәмгә – телефон

Америка белгечләре баш миенең өстенлек итүче ярымшарын ачыклауның тиз һәм гади ысулын тәкъдим иткәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый тикшерүне уздырганда тән тиресенә һәм лайлалы тышчага бернинди дә зыян салынмый. Әлеге тәҗрибә ишетү һәм сөйләм үзәкләренең кайсы якта урнашуын ачыкларга булыша, димәк, нейрохирургия операцияләрен планлаштырырга ярдәм итә. Яңа ысулның әллә...

Реклама

Хәзерге вакытта, баш миенә операция ясаганда өстенлек итүче ярымшарда урнашкан сөйләм, ишетү һәм хәтер үзәкләренә зыян килмәсен өчен, Вада тестыннан файдаланалар. Ул эчке йокы артерияләренә аминал-натрий кертүдән гыйбарәт. Тик бу ысул белән эш иткәндә, авыруның тормышына билгеле бер куркыныч яный.
Ә америкалыларның күзәтүләреннән күренгәнчә, кешенең телефонны кайсы колагына куеп сөйләшүеннән дә барысын да белергә була. Мондый нәтиҗә ясау өчен аларга күпсанлы сораштыру-тикшерүләр уздырырга туры килгән. Вада тестын башларыннан кичергән биш меңнән артык кешене сораштырганнан соң, аларның нибары 9 процентының гына сулагай, калганнарының уңагай булуы ачыкланган. Уңагайларның 68 проценты телефонны - уң, 25 проценты сул колагына куеп сөйләшә, 7 процентына кайсы булса да барыбер икән. Сулагайларның 72 проценты - сул, 23 проценты уң колагына өстенлек биргән, 5 проценты «миңа барыбер» дип җаваплаган. Бөтен нәтиҗәләрне чагыштыра торгач, белгечләр өстенлек итүче ярымшар белән кәрәзле телефонны кайсы колакка китерү арасында нык элемтә булуын исбатлаган. Ачыш авторларының берсе Майкл Зейдманның әйтүенчә, бу ысул йөз процент гарантия бирә дигән сүз түгел, шулай да куркынычсыз һәм күпчелек очракта дөреслеккә якын булуы белән игътибарга лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: